|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2016 Мәдәният
“Әлифба” Атасы Сәләй Вагыйзовның туган авылында Әлифба музее ачылды (ФОТО)Көн явым-төшемсез булса да, шактый салкынча иде. Шуңа карамастан, Камышлы районының кечкенә генә Татар Байтуганы авылының әле үткән гасырларда төзелгән манаралы мәчете басып торган урамында быел көзен яңартылган җыйнак кына йорт янына иртәдән үк халык җыела башлады. Биредә бу көнне шушы йортта туып үскән, бөтен татар дөньясына танылган якташыбыз, татарча беренче “Әлифба” китабын дөньяга чыгарган Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның музей-йорты ачылды. Тантанага Самарадан, Казаннан, озак еллар Сәләй ага һәм аның хәләл җефете, фикердәше Рәмзия апа яшәгән Татарстанның Арча шәһәреннән, Яр Чаллыдан һәм башка шәһәр-авыллардан мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Шулар арасында Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Ринат Закировның да булуы бу тантананың нинди дәрәҗәле икәнлеген дәлилли иде. Сәләй абый белән Рәмзия апаның уллары Камил аганың да әтисенең туган ягына аның музеен ачарга килүе бәйрәмгә аерым ямь өстәп җибәрде. Рәйсә ТӨХБӘТШИНА, Винер НУРМӨХӘМИТОВ, Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.
--- |
Иң күп укылган
|