|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2016 Криминал
Татарстанда ялган салым инспекторлары тоткарланган
Яр Чаллыда үзләрен салым инспекторлары дип акча эшләүче ике ир-егет тоткарланган. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Алар ның берсенә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу ике кеше кибеткә килеп үзләрен салым идарәсе инспекторлары дип танытканнар, үзләренең планнан тыш тикшерүләр үткәрүләрен әйткәннәр. Сатучыдан сәүдә ноктасы хуҗасының телефон номерын сорап алып, аңа шалтыратып сөйләшкән кебек кыланганнар. Шуннан соң, кибет хуҗасы рөхсәте итте, дип сатучыдан 33 мең сум акча алалар.
--- |
Иң күп укылган
|