• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474
  • Әлмәттә химия-биологиядән репетитор. ЕГЭга әзерләну. 89179228831 Ләйсән Хәмзовна
  • Снимем 2х комнатную квартиру в центре в Актаныше. На длительный срок. Чистоту и своевременную оплату гарантируем! Тел: 89377786691

 

 

 

 

 
Архив
 

               

16.11.2016 Мәгариф

Укытучыларны нинди үзгәрешләр көтә?

Илебезнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: “Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы”, – дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән?

Очрашканда бу турыда таныш укытучылар белән да әңгәмә корып алабыз, аларның да ышанасылары килми. “Васильевадан башка безнең әле үз республикабызның мәгариф министры, шәһәр мәгариф идарәсе, шулай ук мәктәп директоры бар, – диләр алар. – Аларның бездән ниләр таләп итәсен кузаллавы кыен. Мәскәү ерак, ә болары үзебезнең янда гына, ни генә әйтсәләр дә тыңламый хәлең юк. Аннан болай, укытучы халкы зарланып йөрергә яратмый, бездә сез әйткәнчә түгел бит дип, беркем дә Ольга Васильева исеменә зарлану хаты җибәрмәячәк”.

Әйе, укытучы халкы тыңлаучан инде ул. Элек тә аларның һәрберсеннән агитатор, лектор, пропагандист ясадылар, сайлау комиссияләренә тыктылар, авыл советы депутаты ясап хуҗалыкларның мал санын алдыртып җәфаладылар, гектарлап чөгендер бүлеп бирделәр. Концерт-спектакльләр дә укытучылардан башка үтмәде. Мәктәп директоры әйтсә, кемнәрнеңдер балаларына уку дәрәҗәсенә тәңгәл килмәгән “5”леләр дә куярга мәҗбүр булды укытучы. Беркөнне шулай урамда минем балалар укыган чорда укыткан укытучы туры килде. Ул хәзер бүтән урында эшли инде. “Әйт әле, – дидем мин аңа, – син эшләгән чорда мәктәбегез алтын медальгә тәмамлаучыларны дистәләп кенә штамплый башлады, хикмәт нәрсәдә иде?” “Хикмәт бик гади иде, – дип җавап кайтарды ул. – Кирәкле яисә дәрәҗәле кешеләрнең балалары чыгарылыш чоры елларына җитү белән, мәктәп директоры укытучыларга исемлек җиткерә торган иде. Анда кергән укучыларга начар билгеләр кую тыелды. Дөрес, бу исемлектә чыннан да бик яхшы укучылар да бар, әмма алтын медальгә тарта алмаганнары да җитәрлек. Куясың инде “5”лене, директордан узып кая барасың. Алтын медаль алсын өчен тартырга, сузарга туры килә инде, чөнки югары уку йортына аларны имтихансыз кертергә кирәк. Билгеләрне төзәтә-төзәтә, журналларны өч-дүрт тапкыр киредән тутырган еллар да булды”.

Шулай шул, моңа лаеклы булмаса да, кемнәрдер югары уку йортларына имтихансыз гына кереп утырдылар. Анысы әле яраган аның, хәзер БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итә башлагач, бөтенләй хана. Бит көзен уку йортларына сайлаган һөнәре буенча бернинди дә әңгәмә үтмәгән студентлар килеп җыела. Сайлаган һөнәре дигәч тә, аңлы рәвештә сайламыйлар бит хәзер һөнәрне, БДИ баллары кайсы югары уку йортына җитә, шунда укырга керәләр. Алардан юньле белгеч чыгамы да, диплом алгач эшләячәкләрме – монысын бер Ходай гына белә. Шуңа да мәгариф системасындагы үзгәрешләрнең берсе – чыгарылыш сыйныф укучыларының биш фәннән (рус теле һәм математикадан кала) контроль эш язачагы дөрес кабул ителгән гамәл дип беләм. Югыйсә БДИ тестыннан башка берни белән дә кызыксынмый башлаганнар иде укучылар. Югары уку йортлары да үзләренең профильләре буенча өстәмә имтихан кертергә җыеналар. Монысы да уңай нәтиҗә бирәчәк.

Физкультура дәресләрендә самбога, гольфка өйрәтә башлаячаклар диләр. Самбосы аңлашыла, бала кирәк вакытта үз-үзен якларга өйрәнәчәк. Әмма гольфы безнең уен түгел, анысын нигә керткәннәрдер. 2нче сыйныфтан соң йөзәргә өйрәтмәкчеләр. Монысы тормышта бик кирәк кирәген, тик моның өчен йөзү бассейннары, инструкторлар белән тәэмин ителеш ничек булыр бит, барлык мәктәпләрнең дә мондый мөмкинлекләре юк. Язма башында укытучыларга эш җиңеләерме дигән идем бит, юк, әллә ни үзгәрешләр булмастыр кебек. Кәгазь эше бераз кимесә дә, яңа мәшәкатьләр өстәлер шикелле.
 

Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.11.2016
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments