поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.10.2016 Мәдәният

«Һөнәр» фестивалендә Россиянең әйдәп баручы педагоглары мастер-класслар үткәрәчәк

VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 19-25 ноябрь көннәрендә узачак. Быелгы фестиваль кысаларында беренче тапкыр Татарстаннан һәм якын төбәкләрдән килгән яшь режиссерлар спектакльләреннән торган традицион программадан тыш, Россиянең әйдәп баручы педагогларының мастер-класслары үтәчәк.

«Һөнәр+» режиссура буенча белем бирү лабораториясенең темасы спектакльнең иҗат төркемен туплауга, режиссерның иҗатташлары: рәссам, хореограф, композитор, яктылык буенча рәссам, мультимедияле инсталляцияләр ясаучы белән хезмәттәшлегенә багышлана. Лабораторияне, традиция  буенча, «Реальный театр» Бөтенроссия  фестивале директоры, Екатеринбург шәһәренең Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары Олег Лоевский җитәкли.

Мастер-классларны һәм семинарларны  заман театрының танылган белгечләре уздырачак. Алар арасында: бөтендөньяга танылган Латвия һәм Россия театрлары режиссеры, МХТ режиссеры, А.А Брянцев исемендәге Яшь тамашачылар театрының иҗади проектлары җитәкчесе Адольф Шапиро (Мәскәү); спектакльләре «Метрополитен-опера» һәм Большой театрларында барган, «Алтын битлек» премияләре лауреаты, опера режиссеры Дмитрий Черняков (Мәскәү); театраль рәссам, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Ксения Перетрухина (Санкт-Петербург) һәм Россиянең әйдәп баручы композиторларының берсе - Александр Маноцков (Мәскәү).

VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән.

Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак.

Фестиваль программасы белән Камал театры сайтының «Проектлар» сәхифәсендә танышырга мөмкин: kamalteatr.ru.


---
Камал театры
№ --- | 24.10.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»