|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2016 Криминал
Социаль челтәрләрдә чыккан низаг аркасында 13 яшьлек баланы үтергәннәрТикшерүчеләр Красноярскиның Свердловск районында 13 яшьлек баланың үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклыйлар, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча бүлеге. Беренчел мәгълүматларга караганда, 45нче санлы мәктәпнең җиденче сыйныфында укучы бала ВКонтакте социаль челтәрендә язылган шәрехләр аркасында сыйныфташлары белән әрләшкән. Яшүсмер дүрт көндәше белән очрашырга карар кылган, көндәшләре арасында аның элекке сыйныфташы, 81нче санлы мәктәп укучысы, 13 яшьлек малай да булган.
"Низаг барышында 81нче мәктәптә укучы яшүсмер пычак чыгарып, элекке классташының күкрәгенә кадаган. Зыян күргән бала качмакчы булган, әмма канын югалту аркасында китә алмаган", - диелә хәбәрдә.
Чакыру буенча килгән табиблар ярдәм күрсәтергә омтылсалар да, күп кан югалткан бала урында җан биргән.
Һөҗүмче яшүсмер балигъ булмау сәбәпле, аңа карата җинаять эше ачылмаган, диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|