поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.10.2016 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: “Гомеремдә дә болай дулкынланганым юк иде” (ВИДЕО)

Бүген Казан үзәгендә урнашкан “Мебельный базар”ның беренче катында Илсөя Бәдретдинованың диваннар сатыла торган шәхси китебе ачылды. Анда фабриканың җитәкчеләре, җырчының иҗатташ дуслары җыелган иде. Кунаклар диваннарны карап, тотып, аңа утырып, сыйфатын үзләре тикшереп карады. Алай гына да түгел, Илсөя үзенең кибетенә кунакка килгән һәр кешене ягымлы йөзе белән каршы алып, һәрберсе белән фотога төшеп, кайнар чәе һәм тәмле ризыклары белән сыйлап та җибәрде.

- Бөтен материаллар да чит илдән кайтартылган, югары сыйфатлы. Алга таба ни буласын белмим, әмма мин үз диваннарымны яратам. Ә үзем яратмаган әйберне мин кешегә тәкъдим итә алмыйм. Концертлардан бушаган арадаһәрвакыт шушында булачакмын. Килегез, болай гына, мине күрер өчен генә булса да килеп китегез. Ә бүгенге шушы минем өчен бик тә мөһим булган чарага вакытыгызны кызганмыйча килгәнсез икән, бик зур рәхмәт сезгә, - диде ул.

Кибет ачылышындагыбер генә кунак та монда очраклы гына килмәгән иде. Мәсәлән, Казанда яшәүче Илсөя исемле ханым:
- Илсөянең үзен дә, аның иҗатын да бик хөрмәт итәм. Менә шулай туры килде, фатирыбыздагы җиһазларны яңартырга булдык. Һәм шушы көннәрдә Илсөянең кибете ачылышы турында ишеттек. Башка кибетләрдән алмыйча, җырчының үзен дә күрербез дип, шушы көнне махсус көттек. Күңелебезгә хуш килгән берничә диванны карап та куйдык инде. Ахыргы вариантын сайлап аласы гына калды, - диде җырчының адашы.

Шулай ук Казаннан булган Фәнил әфәнде дә әлеге кибеттә сатылуга куелган диваннардан ниндидер җылы бөркелеп торуын әйтте. “Соңгы вакытта кибетләрдә күннән эшләнгән җиһазларны тәкъдим итәләр. Ә алар салкын. Монда тәкъдим ителгәннәрнең төсләре дә җылы,материаллары да яхшы”, - диде ул.

Бәйрәм атмосферасына тагын да ямь өстәп, Илсөянең һәм иҗатташ дусты Римма Никитинаның җырлары яңгырады. Без дә җырчыны тормышындагы әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз. Уңышлар телибез сиңа, Илсөя!


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»