поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2016 Дин

Фатирны ипотекага алу рибамы? (ӘҢГӘМӘ)

Рибаны кемдер, ришвәтчелек инде ул, ди. Процент алу, ягъни арттырып кайтару була бу, дип кистереп әйтүчеләр дә бар. Ачыклык кертегез әле: кем хаклы, дип Россия Ислам университеты ректорының уку-укыту буенча урынбасары Рөстәм Нургалиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Чынбарлыкта, гарәп теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә риба сүзе үсү, арту дип тәрҗемә ителә. Бездә аны гади генә процент алу дип аңлаталар. Дөрес түгел бу. Әйтик, кибеткә кергәч, чалбарга 30 процент ташлама, дигән язу күрәбез икән, бу риба түгел. Янә кибеттә базарда сатылганнан 30 процентка кыйммәтрәк тауар алам икән, бу да риба булып саналмый. Риба – үз көчең кермәгән, өстәмә керем ул. Әйтик, ике кеше очрашып сөйләште дә, берсе икенчесенә бер миллион сум түләгән сурәттә йорт салырга булды, ди. Әмма йорт салынып беткәч, теге кеше бер миллион сумга гына риза булмыйча, 1,5 миллион сум түләвен таләп итсә?  Бу инде арттырып түләү була. “Өй янында мунча да салып бирсәң, 1,5 миллион сум түлим,” – дип килешәләр икән, монда бернинди дә риба юк.

Бездә гадәттә банклар рибачылык белән шөгыльләнә. Әйтик, банк кешегә бурычка  йөз мең сум акча бирә дә, килешенгән вакыттан соң, аннан йөз ун мең ала. Әлеге ун мең сум банкка “күктән төшә” бит. Әлеге уң мең сумны табу өчен ул  беркайда да “тир түкмәгән”. Банклар гына түгел, хәзер аерым кешеләр дә рибачылык белән шөгыльләнә. Әйтик, йөз мең сум бурычка биреп тора да, 110-120 мең сум кайтарып ала.

– Хәзер шәһәрләрдә тукталыш саен диярлек микрокредит ширкәтләре барлыкка килде.
– Алар гадәти, классик банклардан да яманрак. Аларда риба 13-15  кенә түгел, 30-40, хәтта 200 процентка да җитәргә мөмкин. Әйтик, Сез аннан ай башында биш мең сум алсагыз, түлисе акчаның ай азагына 50 меңгә җитүе бар. Законлаштырылган алдау ысулы бу. Заманында уен автоматлары киң таралган иде. Аңа акча салсаң, күпмедер табыш алырга мөмкинсең яки кесәңдә булган бөтен акчаңнан мәхрүм калуың да бар. Кыскасы, белә торып алданасың. Монда да үзең белә торып, биш мең алып, илле мең сум итеп кайтарасың. Әлбәттә,  кешенең чарасызлыгыннан, мөшкел хәлгә төшүеннән явыз нияттә файдалану бу.

– Динебездә әлеге җәһәттән махсус тыюлар бармы?
– Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръән аятьләрендә, риба файдаланып ашамагыз, риба хисабына яшәмәгез, дип әйтә. Пәйгамбәребез дә, динарга динар белән кайтарыгыз, дирһәмгә дирһәм белән түләгез, дип әйткән. Ике алтын алсаң, ике алтын кайтарып бирәсең, кыскасы. Әгәр күпмедер вакыт узгач, моның өчен арттырып түләүне таләп итсәгез, бу инде риба була, шуңа күрә болай эшләү тыела. “Риба бирүче, аны алучы да, бу вакытта шаһит булып торганнар, әлеге эшне рәсмиләштереп, язып торганнар – барысы да гөнаһлы”, – дигән Пәйгамбәребез. Шаһит булып карап тормасалар да, бу эшкә катнашы булганнар, урысча әйткәндә поручительләр дә үз өстенә гөнаһ ала.

– Фатир алу өчен банктан ипотека алу да рибамы?
– Риба. Бу очракны да аклап булмый. Күчемсез милек алу була бу.  Банк  төзүчегә, әйтик, өч миллион сум акча биреп тора. Әлеге сумманы ун елга бүлеп кайтаруны күзаллап, елларга, айларга бүлә дә, кешедән кредит түләтә башлый ул. Чынбарлыкта банк кешедән 3-4 фатирлык акса “суыра”. Билгеле, нинди банк булуга, нинди процент алуга бәйле. Монда төзүченең гаебе юк. Ислам хокукыннан чыгып караганда кредит алучы һәм аны түләүче гөнаһлы. Дөрес, кайсыбер ислам галимнәре, мөселманның баш өстендә түбәсе юк икән, үзен һәм гаиләсен саклау-яшәтү өчен, ул ипотека алырга, рәсмиләштерергә мөмкин, дип исәпли. Минемчә, бер шарт үтәлгәндә моның белән килешергә була. Әгәр шуны алыштыра торган башка финанс чара-ысулы юк икән,  ризалашырга туры килә. Әмма бүген шуңа охшаш хәләл юл, ысул бар. Арендалап торып була бит. Әйтик, бер бүлмәле фатир кирәк дип ипотека алам икән, ай саен 20-25 мең сум акча түләп барачакмын. Әгәр, арендага бер бүлмәле фатир алам икән, ай саен 15 мең сум түләп торачакмын. Яшь гаилә өчен бу юл отышлырак түгел мени?!  Әмма тора-бара бу фатир аның милкенә әйләнмәячәк бит, дип әйтерсез. Чынбарлыкта бу фатир ун-унбиш, хәтта егерме елдан соң гына аның милкенә әйләнә. Ә менә акчасын туплап-җыеп бара белгән кеше, әйтик, 15 мең сумын арендага түләп, 15 мең сумын маяга калдырып, үз кесәсенә салып барса! 15 мең сумны 10 елга тапкырлап карагыз әле – бер миллион сигез йөз мең сум килеп чыга. Бер бүлмәле фатирлык акча бу. Димәк, фатир арендалап һәм акчаны янга калдырып барып, ун ел эчендә болай да фатирлы булырга мөмкин!

Әле бит шунысы да бар: фатир арендалаганда, ошамый икән, аны ансат кына башкага алыштырып, зурракны яки кечкенәрәкне алып була. Сайлау мөмкинлеге күбрәк. Беренчедән, үз өстеңә гөнаһ алмыйсың, икенчедән, сайлау мөмкинлеге күп мәртәбә арта. Өченчедән, бәлкем әле монысы тагын да мөһимрәктер: кешенең психологик сәламәтлегенә зыян килми. Кредит алган кеше көн саен диярлек сискәнеп-куркып уяна: бурычын түләп бара алмаса, фатирсыз калырга мөмкин.

– Сез үзегез фатирыгызны ипотекага алдыгызмы, әллә арендалап торасызмы? Сатып алырга җай чыктымы?
– Казанда җиде ел яшим. Җиде ел арендага алып торам. Үземне бик яхшы хис итәм. Килү белән ипотека алсам, билгеле, үземә түгел банкка бер бүлмәле фатир алырлык акча илтеп биргән булыр идем инде.

– Сер түгел: илебездә – кризис, акча һаман очсызлана, әйбер бәяләре еллап түгел, айлап артып тора. Әйтик, бер кешедән йөз мең сум алып, бер елдан аңа шул ук йөз мең сумны кайтарып бирсәң, теге кеше байтак югалткан була ич.
– Акча курсы үзгәреп тору әле ул иртәгәсе көнең ышанычлы булыр дигән сүз түгел. Долларда яки еврода бирә аласың бит бурычка. Әйтик, 60 мең рубль түгел, бер мең доллар бирәсең. Теге кеше аны бер яки ике елдан (ничек килешәсез инде) бер мең доллар итеп кайтарырга тиеш. Әмма шунысы да бар: кризис башланганда бер доллар 70 сум торган иде. Аннан соң кинәт кенә 40 сумга хәтле төште. Долларда кайтарган кеше 40 мең сум гына бирә булып чыга бит. Димәк, долларда биргән кеше дә югалтырга мөмкин. Шуның өчен бурычны нинди акчада бирсәң, шундый акчада кайтарасың: бу исламча, гадел була. Мин шактый акча югалттым дип, базар үзгәрешләрен башкалар җилкәсенә сала алмыйсың.

– Хәзер банкларда ислам тәрәзәләре ачу кирәклеге турында күп сөйлиләр. Мондый адым ясаучылар бармы?
– Бездәге “Татфондбанк” ислам тәрәзәсе ачып шундый эшкә алынды (“Татфондбанк” каршында партнерлык банкы ачылган диләр). Моны рәсми телдә ислам банкингы дип әйтәләр. Ялгышмасам, ул хәзер 6-7 исламча эшләү ысулы тәкъдим итә. Көнкүреш техникасы, автомобиль алганда, кичектереп түләү шарты белән фатир алганда да мөрәҗәгать итеп була дип ишеткәнем бар. Анда риба юк, анда партнерлык, ягъни хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре. Классик банк ( әйтик, 120 сум итеп кайтарырсың дип, 100 сум бирә) акча сата, бу акча сатмый. Ул сиңа кичектереп түләү шарты белән теләгән әйбереңне сатып алып бирә. Әйтик, кибеттә биш мең сум торган кер юуу машинасын алты мең сумга бирә. Бер елдан соң бурычыңны кайтарып бирә алмасаң да, аның бәясе алты мең сумнан артмый, классик банклардагы кебек тора-бара 20-30 мең сумга җитми. Дөрес, кредитны суд, приставлар аша булса да, кайтару чарасын күрә. Ислам финансларының асылы менә шунда: тотрыклы-килешенгән сумма үзгәрми.

– Мөселманнарыбызга Сез нәрсә тәкъдим итәр идегез?
– Иң әүвәл өммәттәшләребезгә, үз динебезне өйрәнегез, дияр идем. Икенчедән, савабы бар дип, Аллаһ тыйганнардан сакланырга чакырам. Өченчедән, юрганыңа карап аягыңны сузарга, ягъни үз мөмкинлегеңнән чыгып гамәл кылырга киңәш итәм. Үз мөмкинлегеннән чыгып яшәгәннәр бу кризисны әлләни сизмәячәк. Аның долларлата алган ипотекасы да, банкларга кайтарасы зур кредитлары да юк. Шуңа күрә ул ярлырак булса да, бәхетле. Ә теге, күпләп кредит алган кешенең элмәккә менәсе килгән чаклары була.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»