поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.09.2016 Мәдәният

Татар дәүләт филармониясе янындагы паркта легендар артистларыбыз исеменнән агач утыртылды (ФОТО)

Бүген, 2016 елның 30 сентябрендә Татар филармониясе янындагы паркта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль ага Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманова исеменнән агачлар утыртылды. Әлеге традиция моннан бер ел элек, 2015 елның 30 октябрендә барлыкка килде.

Беренче ике агач Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән утыртылган иде. 2016 елның 26 апрелендә паркта тагын бер чыршы бөек шагыйрьГабдулла Тукай тууга – 130, Татар филармониясенә шагыйр исеме бирелүгә 70 ел тулу уңаеннан утыртылды. Халкыбызның мәшһүр шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тоткан чарада Татарстанның мәдәният һәм урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, “Илһамият” клубына берләшкән сәхнә ветераннары катнашты.

Җыелган кунакларга саләмләү сүзе белән Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, ТР Мәдәният министрлыгының һәнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү булеге башлыгы Дилә Хәйретдинова, бәйрәмнең сәбәпчеләре Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләймановап, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Тимур Галиевлар чыгыш ясады.

Чараның икенче әлеше Филармониянең Концертлар залында бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Сәхнә ветераннарына һәм филармония солистларына дәрәҗәле бүләкләрне ТР Мәдәният министрының Беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, гомере буе Филармониянең әдәби-музыкаль лекториенда музыка белгече булып хезмәт куйган Клара Таҗиева, күпьеллык хезмәте һәм татар музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, Татарстан Президентының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова һәм Георгий Ибушев, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солистлары,Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Шәрәпова, Алсу Җантимерова, Әлфия Мөхәммәдиева, Эльза Габдуллина - Хаммадова, Рөстәм Гыйльфановларга герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына атап чыгарылган истәлек медале тапшырылды. Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнеп аны пропагандалаган өчен бирелә торган әлеге медальне шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова гамәлгә куйган.

Тәбрикләүләрдән соң  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР  Фольклор музыкасы ансамбле  ветераннар өчен концерты куйды. Музыка һәм өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган чара ветераннарның чәй табыны артында аралашуы белән тәмамланды. Барлык ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»