поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.09.2016 Милләт

Удмуртия милли хәрәкәтенең аксакалы Мәсгуд Гаратуев вафат

22 сентябрь иртәсе кайгылы хәбәр китерде. Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты арабыздан мәңгелеккә китте. Җәй уртасында Мәсгуд абыйга инсульт булды. Шушы авырудан ул арына алмады. Татар халкы яшәгән күп төбәкләрдә Мәсгуд Гаратуев исеме яхшы таныш. XX гасырның 80-90нчы елларында Мәсгуд әфәнде Ижау механика институтыннан лаеклы ялга чыгып, үзе әйтүенчә, җан тартуы буенча, милли хәрәкәткә килеп кушылды.

Чордашлары аны әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе итеп сайлый һәм ул тиз арада Удмуртия күләмендә татар оешмаларын булдырды. Аны ун ел дәвамында җитәкләде дә.

Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышын үзгәртүдә Мәсгуд абый көчен жәлләмәде. Туган телен оныта башлаган милләттәшләребезнең үзаңын үстерүгә бар тырышлыгын куйды. Балалар бакчаларында татар төркемнәрен туплауда, мәктәпләрдә ана телен укытуда, балаларга милли тәрбия бирүдә аның өлеше әйтеп бетергесез. “Русиядә бер тел, бер мәдәният” дигән шигарь белән эшләгән чиновникларның милли телләргә игътибарын арттыруларына ирешү Мәсгуд Гаратуевтан зур батырчылык таләп итте.

Үз милләтенең язмышы өчен борчылып, онытылып килгән телебезне саклап калу, үстерү һәм кечкенәдән балалар күңеленә милли рух сеңдерү өчен көчне Мәсгуд ага үз гаиләсендә туп­лаган. Әнисе данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган, әтисе-бабасы — Иж заводында танылган эшчеләрнең берсе — гаиләдә милли йолага нигезләнеп тәрбия биргәннәр. Мәсгуд ага Ижауның татар мәктәбендә белем алган, үзе дә шушы мәктәптә бераз укыткан. 90нчы елларда Ижау шәһәрендәге мәктәпләрдә татар сыйныфларына укытучыларны ул үзе табып, Казанга семинарларга укырга да җибәрде. Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә-балалар бакчалары-мәктәпләр-югары уку йорты чылбыры булдырды.

Удмуртия телерадиокомпания­сендә башта “Очрашу”, телеви­дениедә “Хәерле кич!” тапшыруын ачу да җиңел генә бирелми. 1991 елда татар телендә “Яңарыш” газетасы да аның тырышлыгы белән дөнья күрә башлый.

Республикадагы мәдәнияте­без­­не үстерү юнәлешендә әйдәп баручы булды Мәсгуд Гаратуев. Татар иҗат коллективларына ярдәм итте. Балалар да милли моңнарыбызны белеп үссен дигән теләк белән музыка мәктәпләрендә татар композиторлары әсәрләрен программага кертүне сорап йөрде. Әмма түрәләр моңа каршы чыкты. Шуңа да Татар иҗтимагый үзәге музыка уен коралларында уйнаучы татар балалары өчен бәйгеләр оештыра башлады. Татар музыкасын уйнап үскән балалар бүген үзләре сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар күңелләренә милли көйләрне сеңдерәләр.

Мәсгуд агага куелган максатына ирешү өчен төрле биеклектәге киртәләрне үтәргә туры килде. Әмма ул беркайчан да тукталып кала торганнардан түгел иде. Максатына үзе иреште, башкаларны да шуңа өйрәтте.

Ул эштә дә үрнәк булды, гаиләсе дә башкалар өчен үрнәк. Тормыш иптәше Разыя ханым белән, кавышканда бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тугры калып, балаларына, оныкларына милли рух сеңдерәләр. Гаратуевлар гаиләсенең җәмгыятьтә, иҗтимагый хәрәкәттә кылган гамәлләре бик күп гаиләләр өчен үрнәк. Дүрт оныклары бар. Кызлары Лилиянең ике баласы да Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә татар телендә укыдылар, уллары Муратның кызы һәм улы да Ижауда алтынчы татар гимназиясендә туган телебезне өйрәнделәр. Алар барысы да ана телендә бик иркен аралашалар. Инде оныклары үз нәниләрен милли рухта тәрбиялиләр.

Мәсгуд Гаратуев Ижауда механика институтын тәмамлап, хезмәт юлын машина төзүчеләр заводында конструктор булып башлый. Эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтүгә юнәлтелгән күпсанлы тәкъдимнәр ясый. Техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый һәм механика институтында 20 ел студентларга белем бирә, 10 ел факультет деканы вазифасын башкара.

Мәсгуд ага татар милли хәрәкәте тормышын чагылдырган берничә китап язды. Ижау­да 30-50нче елларда гөрләп эшләгән татар клубы, татар басмалары турында мәгълүмат бик аз сакланган. Шундый югалтулар булмасын өчен Мәсгуд ага китапларында Удмуртиядә милли хәрәкәтнең беренче адымнары, татар үзәгенең үзе җитәкләгән ун елда ирешелгән уңышлары турында тәфсилләп язды.


Хәмидә ГАЙФУЛЛИНА
Яңарыш
№ --- | 30.09.2016
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»