поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.10.2009 Бәйрәм

«INTERTAT.RU»ДА - ТУЙ!

«Intertat.ru» редакциясе тормышында шатлыклы вакыйга – газетабыз хезмәткәре Венера Фәсхетдинованы кияүгә бирдек. 10 октябрьдә Казанда Венераның сөйгәне Альберт Вәлиев белән язылышу тантанасы булды. Венераны без тыйнак холыклы, аш-суга оста уңган чын татар кызы дип беләбез. Коллективта ул һәр кеше белән уртак тел таба белә, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Казан егете Альбертның да йөрәген Венерабыз әнә шул сыйфатлары, өстәвенә бик тә сөйкемле булуы белән яулагандыр.

“Без узган ел “Duslar.ru” сайтында таныштык. Очраша башлагач, дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде”, - дип сөйли Венера үзенең мәхәббәт тарихы турында. Альберт үз чиратында: “Минем ул көнгә кадәр Венера кебек кызны очратканым юк иде”, - дип серен ачты. Хезмәттәшебез булачак ирендә кулыннан бөтен эш килүен, “буш сүз” сөйләмәвен ошаткан. Гаиләдә бер генә бала булса да, Альбертның иркәләнеп утырырга яратмаганына, барлык мәсьәләләрне үз куллары белән чишәргә алынуына без дә инандык. Бөтен туй мәшәкатен, мәсәлән, кияү егете үз җилкәсенә салган иде. Инде аның гел шулай Венерабызны кайгыртып, яратып, ихтирам итеп яшәвен телибез.

 

Атна башыннан ук Казанда көзге яңгырлар явып торса да, Альберт белән Венераның туй көненә бүләк кебек 10 октябрь иртәсендә күктә ялтырап кояш чыкты. Кияү сөйгән кәләшен туган йортыннан татар милли йолаларына туры китереп “сатып алып” китте. Язылышу тантанасы исә каланың “Арт-эко” галереясендә үтте. Биредә яшь парның туганнары, якын дуслары җыелган иде. Балдаклар алмашканнан, вәгъдәләр куешканнан соң Венера белән Альберт биредә “гаилә учагын” кабызып җибәрде, гаиләле тормышларында беренче вальсларын башкарды. Котлаулар кабул иткәннән соң истәлеккә фотосурәтләргә төште.

 

Венера һәм Альберт! Алдагы гомер юлын гел шулай кулга-кул тотынышып үтегез. Бәхетле гаилә булып яшәгез, дөньяга аваз салачак балаларыгызны пар канатлы итеп үстерегез!

 

P.S. Туйдан фотоларИнтертат” сайтында.

 

P.P.S. Котлауларга «Матбугат.ru»да кушыла :)


«Intertat.ru» коллективы
Интертат.ру
№ --- | 10.10.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»