|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2016 Мәдәният
Татарстанның фольклор музыкасы ансамбле “NOAM MEDIA GROUP” объективына эләкте (ФОТО)Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2018 елда футбол буенча Дөнья Чемпионатын, 2017 елның җәендә Конфедерацияләр Кубкын кабул итәчәк Казанны тәкдим итү ролигында төшә. Официаль роликны Бөекбританиянең “NOAM MEDIA GROUP” компаниясе төшерә. Режиссер – Барни Дуглас, оператор – Лукас Такнотт, продюсер – Анна Полосухина. ”Әлегә без дүрт шәһәрне – Мәскәү, Петербург, Сочи һәм Казанны төшерәбез. Казанның матур күренешләрен инде күп тапкырлар төшердек. Хәзер инде гадәти булмаган, кызыклы, динамикалы күренешләр төшерәсебез килә. Шуңа Фольклор ансамбленә килдек тә. Бу, әлбәттә, безнең генә теләк түгел иде, әлеге кызыклы коллективны безгә республика , шәһәр хуҗалары тәкъдим иттеләр. Ансамбльнең җитезлегенә, музыкальлегенә, темпераментына таж калдык. Операторыбыз Лукас, хәтта, “Биючеләрнең аяклары кайбер футболчыларның аякларыннан да җитезрәк”,– диде.Роликны киләсе җәйдә күреп булыр дип уйлыйбыз”, - дип сөйләде продюсер. Әлеге компания узган җәйдә Франциядә узган Европа чемпионатына, зур фестивальләргә, шоу-программаларга роликлар эшләгән. Барни Дуглас кыска метрлы нәфис фильмнар төшерүче режиссер буларак та билгеле. Бу төшерү кампанисендә әлеге төркем Мәскәүдә Зур театрны төшерәчәк, Спиваков белән очрашачак.
--- |
Иң күп укылган
|