|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2016 Криминал
Татарстанның бер бистәсендә ир белән хатынны буып үтергәннәрАгымдагы елның 21 сентябрендә кич республиканың Апас районының Каратун бистәсендә 1970 елгы хатын кызның һәм 1960 елгы аның белән бергә яшәүче ир-атның мәетләре табылган. Алар буып үтерелгән дип фаразлана. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу факт буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Югары Ослан районара Тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 бүлеге ("Ике яки аннан да күбрәк затны үтерү") билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.
--- |
Иң күп укылган
|