|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2016 Хәвеф-хәтәр
Әгерҗедә йорт ишелгән (ФОТО)Кичә 9 сәгать 52 минутта Әгерҗедә Чайковский урамындагы 13нче йорт җимерелүе һәм җимерекләр астында ир-атның калуы билгеле булды, - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр чыккан. Ачыкланганча, ике катлы буш йортта кирпеч дивар ишелгән. Җимерекләр арасында коткаручылар күрше йортта яшәүче 34 яшьлек кешене табып алганнар. Умыртка баганасы, күкрәк сөяге җәрәхәтләре белән ул шок хәлендә Әгерҗе үзәк район сырхауханәсенә озатылган.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|