поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.08.2016 Җәмгыять

Әле ярый бала исән

Шушы көннәрдә Казандагы Декабристлар урамында урнашкан бер кибет төбеннән җиңел автомобильне эвакуатор алып китүе, ә аның эчендә 7 айлык сабый булуы хәбәре, җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. Автомобильгә ия булып, штраф­стоянканың ни икәнен яхшы бел­гәннәр, шул проблема белән туры­дан-туры очрашканнар, үзләре дә дөрес эшләп бетермиләр, дип инс­пекторларны гаепләргә тырышты.

Янәсе, аларга акча гына булсын, калганы кызыксындырмый, бик теләсәләр, арткы утыргычлардагы баланы күрми калмаслар иде. Ә бала бар икәнен белсә, инспектор машинаны алып китә алмый. Бу очракта аның бары тик админис­тратив материал гына тутыру хокукы бар. “Арткы утыргыч тәрәзә пыяласы тоныкландырылган, шуңа бала күренмәгән, тавышлар ише­телмәгән”, – дип аңлатма бирде ЮХИДИнең Казандагы идарәсе пропаганда буенча баш инспекторы Иделия Шагова.
 
Машина штрафстоянкага ки­терелгәч, дежур частька, фәлән маркалы автомобильдә бала бар, дип шалтыраталар. Әнисе бер­ничә минуттан урамга чыгып, калдырган урында машина юклыгын күргәч, башта нишләргә белмичә аптырап калгандыр, мөгаен. Мондый чакта нәрсә уйларга белмәс­сең, әллә машинаны бәрдереп алып киткәннәр, әллә урлаганнар? Шушы уйлардан соң гына штрафстоянка искә төшә һәм 02гә шалтырата башлыйсың. Әлеге ханым да шул номерны җы­еп, хәлне аң­лата. Эвакуаторга озатылуын белгәч, анда бала булуын әйтә. Машина әле бу вакытта эвакуаторда була. Аны баланың анасы килеп җитмичә торып, платформадан төшермиләр. Машина эче кайнарланмасын өчен шулай иттек, ди­ләр. Бер үк вакытта “ашыгыч яр­дәм” һәм балигъ булмаган яшь­тәгеләр белән эшләүче хезмәт­кәрне (ПДН) чакырталар. Шөкер, сабый зыян күрмәгән, шул дәвердә ул изрәп йоклаган да йоклаган. Ата-анасы килеп, алып киткәннәр. Машинаны вакытлыча кую кагый­дәсен бозган өчен хатынга адми­нис­тратив материал тутырыла, ПДН хезмәткәре дә беркетмә төзи.

Бу хакта ишеткәч, иң әүвәл сабыйның анасын, кара инде нинди күңелсез хәлгә тарыган бит, дип борчылып куясың. Кем белән нинди генә ситуация булмас, кешенең тамагы кибеп, су эчәсе килергә мөмкин, кысталып бәдрәф эзләп китүең дә ихтимал. Аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөм­кин дип сүз катучылар булгач, кызгану хисе тагын да көчәйде. Шулай да монда салкын акыл белән уйлау дөресрәк булыр, ягъни сабыйны машинада үзен генә калдырырга һич ярамый. Җәйге эсседә дә, кышкы салкында да, бик әйбәт һава торышы вакытында да. Бичара ана башта ике генә минутка бәдрәфкә киткән идем, дип акланган. “Ике минут эчендә бернинди эвакуатор да машинаны төяп китәргә өлгерми. Телевидение килгәч, даруханәгә дару һәм су алырга гына кереп чыктым дип тә әйткән ул, – ди Иделия Шагова. – Ма­шина кибет янындагы тротуарда калдырылган, шундагы видеотасманы карадык. Ханым бәдрәф­кә дә, даруханәгә дә сугылмаган, кибеткә кереп, кием-салым киеп, карап йөргән. Анда 17 минут торып чыккан. Кибеттәге кассир да шуны раслый”.

Татарстандагы бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, баланы автомо­биль­дә калдырып киткән ананы “Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган балаларны карау һәм тәр­бияләү вазыйфаларын үтәмә­гән өчен” мад­дәсе буенча административ җа­ваплылыкка тарту гына аз, ул РФ Җинаять кодексының “Куркыныч хәлдә калдыру” һәм “Балигъ булмаган баланы тәрбия­ләү вазыйфасын үтәмәү” мәддәсе буенча да җавап тотарга тиеш, дип белдерде. Вәкаләтле вәкил бу уңайдан, махсус мөрәҗәгать әзерләп, аны балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә һәм хокук органнарына юллаган.

Менә бөтен гаеп анада булып чыкты. Әйе, ханым, берни булмас әле дип, бала гомере һәм сә­ламәтлеге хакында тирәннән уйлап бетермәгән. Ә эвакуатор машинасында сабый җан-тәслим кылган булса, ЮХИДИ хезмәткәре дә җавап тотар идеме икән? Бу четерекле мәсь­әләгә Россия автомобиль ху­җа­лары федерациясе төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин да бер төрле генә җавап бирә алмады. “Юридик ягына тукталырга батырчылык итмим, – ди Рамил Рөстәм улы. – Теоретик яктан караганда, машина эчендәге баланы инспектор күрергә тиеш иде. Шуңа күрә аны да бөтенләй үк гаепсез дип әйтеп булмый. Ә икенче яктан караганда, нишләп әле хезмәткәр, бала калмады микән, дип автомобиль тәрәзәсе буйлап каранып йөрергә тиеш? Машинаны штрафстоянкага алып кит­мәсеннәр өчен балаларны махсус утыртып калдыру очраклары да аз түгел. Ата-ана үз гамәле өчен үзе җавап бирергә тиеш. Бу очракта да ананың гаебе зуррак дип саныйм”.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»