поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.08.2016 Җәмгыять

Кызлар 56 елдан соң очрашты

Әлмәт районында яшәүче Изольда Лотфуллина-Әбсәләмова өч ел элек “Жди меня” тапшыруына дустын, хезмәттәшен эзләп хат язган. Алар Татарстанның Кызыл Йолдыз районында (бүгенге Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары) бер чорда эшләгәннәр. Берсе – укытучы, икенчесе комсомол райкомы секретаре була. “1960 елда Мәдинә Казанга укырга китте. Шуннан юллар аерылды”, – дип яза Изольда ханым.

Үзен эзләүләрен белгәч, Мәдинә апа бик сөенә. Шунда ук Әлмәт якларына юл тота. “Озак еллар Уфада яшәдем. Ә Әлмәттә минем бертуган сеңлем торды (хәзер вафат инде). Шуңа да бу шәһәрдә еш була идем. Изоль­даның шунда икәнен белгән булсам, күптән очрашкан булыр идек. 1960 елдан бирле күреш­кәнебез юк бит. Изольда хәзер Әлмәтнең үзендә түгел, ә Нәдер авылында яши икән. Укытучы булып та, газета редакциясендә дә эшләгән ул. Гаилә хәлләрен сөйләштек, үткәннәрне искә төшердек. Ике көн, ике төн сөйләшеп тә сүзләр бетмәде”, – дип сөйли Мәдинә апа.


 
Мәдинә апа исә “Жди меня” тапшыруының ярдәмчесе Ил­гизәр Шәрәфетдиновка бик рәхмәтле. Ул аны классташлар сайтыннан эзләп тапкан. Мәдинә апа чыннан да бик җитез кеше булып чыкты. Шунда ук редак­циянең электрон адресын язып алды, берничә минут та үтмәстән фотоларны да җибәрде. Интернетны, “ватсап”ны яхшы кулланган ападан җитезлеге турында сорашмыйча кала алмадым. Хатын-кыз­ның яшен сорамыйлар, дисәләр дә, Мәдинә апага 80 яшь бит. Хезмәт юлын башта өлкә комитетында инструктор булып эшләү­дән башлый ул. Соңыннан авиация институтында өлкән укытучы булып эшли. Шунда ул информатика фәнен укыта.


 
“Изольда белән аерылышып Казанга китүемнең сәбәбе дә югары белем алу – университетка укырга керү иде. Шунда мехмат тәмамлап кайттым мин, – дип сөйли Мәдинә апа. – Тапшыруга, Илгизәргә зур рәхмәт. Яшьлек белән кабат очрашу бит бу. Яшь чактагы фотоларга карыйм да үткәннәрне искә төшерәм. Юллар безне кемнәр белән генә очраштырмый. Күбесе белән кабат очрашып та булмый. Хәзер Изольданың үзен Уфада көтәм. Кунакка чакырдым. Ә интернетны информатика укытканда өй­рәндем. Бер генә фикерем бар: ике әби ярты гасырдан соң оч­рашып йөриләр икән дип гаҗәп­ләнмәгез. Безгә бик күңелле булды”.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»