поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2016 Хәвеф-хәтәр

Саба районында гарасат: давыл электр үткәргечләрен өзгән, биналарга зыян килгән

Дүшәмбе көнне сәгать кичке 4ләр тирәсендә табигать үзенең "хикмәтләрен" күрсәтте: Эзмә авылы өстеннән зур гарасат үтте, дип яза “Саба таңнары” газетасы. Давыл электр үткәргечләрен өзде, унга якын шәхси хуҗалык һәм “Игенче” җәмгыятенең административ, балалар бакчасы биналары зыян күрде.

Сарай, мунча түбәләре куптарылды, шиферлар очты, профнастил гармун сыман изелде, сынган, ауган агачларның исәбе юк. Гарасат Нуршат Сәгыйтовлар йортыннан башланган, аларның сарай түбәсендәге профнастилларны ике өй аша күтәреп алып китеп, кибет каршындагы баганага китереп сылаган. “Ярый, шул багана булган инде, каршыда безнең йорт иде”,– дип сөенә Чулпан Вәесова. Көч-куәтен, кайдан, ни рәвешле үтәсен алдан берничек тә билгеләү мөмкин булмаган өермә берничә минут эчендә зыян салган. Бәхеткә, кешеләр гомере, сәламәтлеге белән бәйле фаҗига юк.
 
"Давыл басылгач, ишекне ачып карасак, яңа эшләнгән сарай түбәсе юк, фронтоны белән урамның каршы ягындагы йортның бакчасына китереп ташлаган. Ничек өйләре, машинасы өстенә төшмәгән”,– дип шакката иң зур каза күргән Илдус Шәйдуллин. Ул инде профнастилларны ишек алдына ташып куйган, ләкин алар эшкә ярарлык түгел. Зыян шактый зур, яңа эшләнгән каралтыны иминиятләштерергә өлгермәгән идек, дип уфтана гаилә башлыгы.
 
Әнисе яшәгән йортка давыл зыян салуын ишетеп, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та кайтып җиткән. “Өйне яшен сукты дип торам. Тәрәзәдән ак томан гына күренеп торды. Җил тынгач, ишегалдына чыксам, андагы галәмәтне әйтеп аңлата торган түгел иде. Арчадан, Шәмәрдәннән туганнар килеп, тәртипкә салдылар, калайларны 100 метрдагы ферма яныннан ташыдылар”,– дип Закирә әби Нәзированың олы кызы Хаҗибә апа. Хәзер зыян күрүчеләр җимерекләрне төзәтә.
 
Электр линияләре инде төзәтелгән, икенче көнне иртәнге 9ларга кулланучыларга ут бирелгән, дип яза Саба районы газетасы.

---
Татар-информ
№ --- | 03.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»