поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.07.2016 Мәгариф

Россия вице-премьеры Ольга Голодец халыкка югары белем кирәкми дип саный

Бар кешегә дә югары белем алырга димәгән. Россия вице-премьеры Ольга Голодец халыкның 65 процентына мондый гыйлем бөтенләй кирәкми дип саный. Аларга техникумнарда яхшы итеп белем бирү дә җитә. Киләчәктә югары белем ки­рәк ­булмаган белгечлекләрнең санын арттырырга җыеналар. Әйтик, сис­тема администраторы булу өчен биш ел укып торырга кирәкми. Шулай итеп, техникумнарда элек университетларда гына белем алып булган яңа бел­гечлекләр булдырылачак.

Шул ук вакытта вузларда  бюджет урын­нарының санын кимет­мәя­чәк­ләр. Һәр теләгән кеше югары белемгә омтыла алачак.

Россия мәгариф һәм фән минис­тры Дмитрий Ливанов бел­дер­гәнчә, 9 нчы сыйныфтан соң техникумнарга баручы егет-кызларның саны өч ел эчендә ике мәртәбә арткан. Бу сан 40 процентка җитә. “Берничә ел элек укучыларның 20-25 проценты гына техникумнарга укырга бара иде. Алга киткән төбәкләрдә урта һөнәри белем алучылар 50 процентка җитә”, – дип бел­дергән илнең баш педагогы. Сүз уңаеннан, Татарстанда уз­ган ел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 53 проценты техникумнарга укырга кергән. Быел бу санны тагын да зуррак булыр дип көтәләр. Әйтик, Бөгелмәдә ел саен чыгарылыш укучы­лары­ның 40 проценты вузга барса, калганнары һөнәри белем сайлый. Татарстанда авиация, машина төзелеше, нефть химиясе, аграр һәм башка юнәлеш буенча ресурс үзәкләре ачылу да  вузга җыенучыларның санын киметте. 
 
Яшьләр фикеренчә, техникумда  да яхшы белем алып була. “Бө­тен кешегә дә югары белем алырга димәгән. Әгәр укучы нинди белгечлек сайлаячагын, кайда эшләя­чәген, күпме хезмәт хакы алачагын белмәсә, нигә укып торырга?” – дип белдергән иде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәт­тахов газетабызга биргән бер әңгәмәдә. Өч көн элек Татарстан Министрлар Кабинетында узган очрашуда Фәттахов бу мәсьәләгә янә тукталды. “Яшьләр,  вуз дипломы алса да, эшкә урнаша алмыйлар. Бу дөрес түгел. Бала  үстерүнең төрле юллары бар. Һөнәр сайлау мәсьәләсен бала 9 нчы  сыйныфта укыганда ук хәл итәргә кирәк. Техникумга барамы ул, мәктәптә 10 нчы сыйныфкамы? Рес­пуб­ли­кадагы рес­урс үзәкләрендә сыйфатлы белем алып, яхшы эшкә урнашырга була. Бу үзәкләр эш бирүчеләр белән бергәләп эшли. Студентларның югары белем алу мөмкинлеге дә бар”, – ди ул.
 
Техникум тәмамлаган яшьләр авылга кайтамы соң? Министр әйтүенчә, укучылар урта һөнәри уку йортларына БДИдан качар өчен бара дигән фикер дөрес түгел.  Чөнки 9 нчы сыйныфтан соң уздырыла торган имтиханнар БДИ рәвешендә уза. “Проблема бар, бу бигрәк тә авыл хуҗалыгына кагыла. Бу юнәлештә бездә 20 уку йорты эшли. Сарман, Әтнә, Буа, Актаныш, Мамадышта бик яхшы уку йортлары булдырдык. Безнең үз программабыз бар. Бала авылдан китә икән, аны кире кайтару җиңел түгел. Район башлыкларының киңәшен тыңлап, эшне бергәләп оештырабыз”, – диде Энгель Фәттахов.
 
Югары белем алу кирәкме соң?
 
Раил Харисов, дизайнер-программист:
 
 – Мин бүген югары белем алу кирәкми дип уйлыйм. Аның дә­рәҗәсе түбәнгә тәгәрәде. Мөгал­лимнәр юньләп укытмый, белемне үзеңә алырга туры килә.  Укытучылар дәүләт хисабына хезмәт хакы алып ята. Үзем Казандагы техник вузны кызыл дипломга тәмамла­дым. Минемчә, бүген белгечлекне танышлык буенча сай­ларга кирәк. Әйтик, әти-әниең, танышларыңның кайда эшләвенә карап. Әниең нотариуста эшли икән, димәк, ул сине шунда урнаштыра ала. Эшкә урнашкач, кирәкле белгечлек буенча үсәргә  мөмкин. 

Зиннур Закиров, табиб:
 
– Югары белем алдым дигән булып, диплом күтәреп йөрү­челәр хәзер дөнья тулган. Элек ФЗО, СПТУлар бар иде. Аларда  токарь, эретеп ябыштыручы,  балта осталары әзерләнде. Бүген халыкның күбесе әнә шул бе­лемгә ия булырга тиеш дип саныйм. Югары белемле  кешенең дөньяга карашы да киң булсын иде. Студент вакытта фәлсәфә, сәясәт, икътисад кебек йөзләгән фән укыдык. Хастаханәдә эш­ләгән  бик яхшы шәфкать туташларын беләм. Алар үз эшләрен җи­ренә җиткереп башкара. Әмма югары белем кирәк дип, кай­берләре, эшен ташлап,  дәвалау физкультурасы буенча инструкторлыкка укый. Тик андый бел­гечләр хастаханәләргә күп ки­рәкми, ә инструктор булып  эш­ләү өчен тәҗрибә кирәк. Шулай итеп, эш таба алмыйлар, кабат шәфкать туташы булырга да теләмиләр. Андыйларны бәхет­сез белгечләр дияргә генә кала. Ә табиб югары белемсез була алмый. Аңа гомер буе укырга ки­рәк.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»