поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.07.2016 Дин

Безгә боларны күрергә язмасын

Бер көнне Татарстанның “Яңа гасыр” каналында “Яңалыклар” программасын караганда хәйран калырлык хәбәр ишеттем: Удмуртиядә 7 мөселман зираты булган, шуларның 3се тулган һәм аларны япканнар. Калган-нарында да 4 - 5 елга җитәрлек кенә урыннар калган. Шушы сәбәптән кайберләре крематорийлар булдырырга, әрвахларны юып–кәфенләп, җеназа укып, җәсәден яндырырга тәкъдим итә.

Янәсе, көл салган савыт күп урын таләп итми, аны туганнары каберенә дә күмеп куеп була. 
 
Бу тәкъдимнән коммерция исе аңкый. Әле дә исемдә - без яшь чакта маллар ящур дигән яман чир белән авырый башласалар, аларны яндырып, дарулап күмәләр иде. Хәзер халыкны шул мал хәленә калдыралар түгелме соң? 
 
Хәзерге заманда бер нәрсәгә дә гаҗәпләнергә кирәкми. Ярлылар “беркем дә түгел”, ә байлар акча ярдәмендә законны да “җиңә” ала. Удмуртиядә яңа зират ясар өчен акча да, урын да юк, имеш.  Коттеджлар, дачалар төзәргә урын табылып тора бит, ә вафат булган кешене җирләргә 2 метр җир юк.
 
Хәер, өлкәбездә дә “байлар” һәм “ярлылар” проблемасы бар бит. Похвистневодан Самарага барганда тимер рәшәткәләр белән уратып алынган 2 - 3 катлы йортлар очрый. Алар турыннан узганда: “Берәр бай кордыргандыр инде, гади халыкка кайдан шул кадәр акча килсен?” - дип уйлап куям. Коттедж бистәләре төзелгән бу урыннарда элек шаулап иген үсә иде. Колхозчылар шунда көне- төне эшләп, шәһәр халкын бушка диярлек туендырып торды. Нәтиҗәдә - без хөкүмәттән 7 - 8 мең сум пенсия алып торабыз, ә байлар ресторанда ашап, “Сдачасы кирәкми”, - дип биш мең сум акчасын өстәлгә куеп чыгып китә. Кайберсе нәфесен тыя алмыйча, исәпсез-хисапсыз урлап, илгә миллиардлаган сумлык зыян китерә.
 
Алар безнең кебек пенсия акчасына бер генә ай булса да яшәп карасыннар иде. Өйләребезне закон буенча милеккә күчердек, хәзер шуның өчен җиргә - йортка салым түләп торабыз. Газга, утка түләргә акча калмый. Ә кием-салым, ризык нәрсәгә сатып алырга? Каралты-куралар да ишелеп бара, аны ничек төзекләндерергә? Әнә, Удмуртиядәге кебек, бакыйлыкка күчкәч күмәргә җир дә калмаса нишләрсең? Ярый әле һаваны бүлеп сатмыйлар, югыйсә суларга да интегеп утырыр идең.
 
Шуларның барсын да уйлыйм да, “Әле дә саф татар авылында яшим!” - дип куанам. Әлһәмдүлилләһи! Гали авылы өстендә - азан моңнары, күңелебездә иман нурлары. Әби-бабалардан килгән гореф - гадәтләрне саклап киләбез, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышабыз. 
Авылыбызда ике зират бар. Яңасы йөз елга җитәрлек итеп, халыкның көче  белән булдырылды. Тирә-ягы наратлар, каеннар белән уратып алынган мәңгелек йортыбыз бик матур. Бакыйлыкка күчкәч кайда урнашасыбызны белеп, күреп торабыз, булганнарына риза булып, ислам дине кушканча яшибез. Безгә бу крематорий турында канун килеп җитмәс, Аллаһы кушса.

Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы
Бердәмлек
№ --- | 07.07.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»