поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.07.2016 Җәмгыять

Татарстанда 1 метрлы кәлтә тотканнар (ФОТО)

Кукмараның Беркутов урамы, 16 нчы йортта яшәүчеләр бакчаларында бер метр озынлыкта кәлтә тоткан. "Ишегалдында йорт эшләре белән йөргәндә, бакчада ыгы‑зыгы килүче каргага күзебез төште. Карасак, гадәти булмаган зур гына кәлтә ята. Аны күреп аптырап, куркып та калдык", – дип сөйләгән әтиле‑уллы Марс белән Васил Минһаҗевлар.

Баксаң, бу кәлтә Кукмарада яшәүче пенсионер Радим абый Ибраһимовныкы икән. Ул экзотик кәлтәсен бер атна элек югалткан булган. Бу социаль челтәрендә белдерү дә урнаштырган.
 
– Без Васяны әллә кайчан көрәк белән бәреп үтергәннәрдер дип уйлаган идек инде. Шөкер, исән‑сау икән. Яхшы кешеләргә юлыккан, тимәгәннәр үзенә. Ашарына, эчәренә биргәннәр, рәхмәт аларга, – дип сөенә Радим абый.
 
"Кәлтәгә Вәли дип кушамат тагар идем, малайлар никтер Васяны кулай күрделәр", – дип тә өстәгән ул. Мурманск шәһәрендә яшәгәндә зоокибеткә баргач, улы берүзе генә калган кәлтәне күреп кызганган да, 14 мең сумга сатып алганнар. Шуннан бирле менә инде дүрт ел Вася аларда яши. Кукмарага күченеп кайткач, кәлтә Радим абыйларга "кунак"ка килгән.
 
 
 
– Экзотик кәлтәне өйдә тотуның үз авырлыклары бар, мәшәкатьлерәк. Болай үзе көнгә бер тапкыр гына ашый, йомышын үти. Анысы уңайлы. Кабак, фасоль ярата. Соңгы арада салат яфракларын ашамый башлады әле. Тагарактагы суда йөзә. Җылыга ияләнгән. Мурманскида торганда фатир салкынчарак иде. Кәлтәне җылытыр өчен махсус лампа алдык. Ярты елга электр энергиясе өчен 14 мең сум түләргә туры килде. Кыскасы, кыйммәтле ул безнең Вася, – ди Радим абый.
 
Кешегә тими икән үзе, киресенчә, курка, ди. Кайберәүләр аның белән фотога төшәргә дип тә киләләр. Көндезләрен кояш нурлары астында тәрәзә төбендә ята, кичен лампа астында җылына икән.
 
 
 Гадәттә, бер метрлы кәлтәне урамга бик чыгармыйлар. Чыкса да, бәйдә тора. Бу юлы ныклап бәйләмәгән булганнар, күрәсең.
 
– Безнең экзотик кәлтә тотуыбызны кайбер туганнарыбыз да аңламый хәтта. 14 меңгә шуны алганчы, бер бозау алып үстерәм мин, диләр. Кемгә нәрсә инде бу тормышта, мондый сирәк рептилийлар белән кызыксынучылар җитәрлек. Үзенә бер күңелле инде аны күзәтү, – ди Радим абый.
 
Киләчәктә кәлтәне берәр зоомузейга тапшырырга уйлап торалар.

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»