поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.06.2016 Җәмгыять

Авызыңны үлчәп ач!

-Әни, мин сине яратам!
– Нәрсә терәлеп каттың? Күз көеге булып каршымда селкенеп торма әле! Бар, дәресеңне әзерлә!
Әнисе дорфалык белән әйткән әлеге сүзләрне ишеткәч, икенчедә укучы күрше малае Рәмис (исемнәр үзгәртелде) күз алдымда куырылып килде.

Болай да буйга бәләкәй ул, чандыр гәүдәсе тагын да кечрәйгәндәй тоелды. Баланы кызганудан күземә яшь бөялде.
 
Күршем Ләйлә улын ялгыз үстерә. Тол хатынга тормыш итүләре авыр, әлбәттә. Дөньяга булган бөтен ачуын шушы бичарадан ала ул. “Син имгәк булмасаң, әллә кайчан нормаль кешегә кияүгә чыгып, рәхәттә яшәр идем. Бала ияртеп килеп, рәтле-юньле тормыш корып буламыни?
 
“Этле кунак”ны беркем дә сөйми”, – дигәнен ишеткәч, тәмам аптырашка калдым. Моннан биш ел элек авырып үлгән ире Әнәскә дә вакытсыз гүргә кергәне өчен шактый авыр сүзләр эләгә: “Черек нәселнең корыган ботагы”, – дип сүгә ул мәрхүмне. Аның рухы рәнҗеп ятмый микән?
 
Теленә тилчә чыккан ут күзле хатын бу хакта уйлап та бирми бугай. Рәмис көчкә “өч”кә укый. “Синең кебек чакта минем көндәлектә гел “бишле”ләр генә тезелеп тора иде. Кемгә охшап мондый аңгыра, җебек булдың син?” – дип җилтерәтә Ләйлә газиз улкаен. Утыз ике яшьлек янып торган хатын шул рәвешчә баласының киләчәгенә балта чабуы, аның үз-үзенә ышанычын үтерүе, улында кимсенү сыйфаты формалаштыруы турында уйлап та бакмый.
 
Ана белән баланы гадәттә үзара тартылу, мәхәббәт, җылылык берләштерә. Бала әнисенең җылы карашына, назлы сүзләренә, мәрхәмәтле мөнәсәбәтенә, үзен хуплавына, мактавына, үсендерүенә мохтаҗ. Ләйләнеке сыман “шырпылы”, әрләү-хурлауга, баланың шәхесен даими кимсетүгә корылган мөнәсәбәтнең ахыры икесе өчен дә хәерле булмас дип кем ышандыра ала?
 
Бала кечкенә чакта, аның өчен ата-ана бөтен нәрсәне булдыра, белә торган идеал булып тоела. Ул аларның үзен яратуына, хуплавына, мактавына мохтаҗ. Әти-әнисенә охшарга тырышып, бала өйдә, бакчада, мәктәптә үзен әйбәт тотарга, тырышып укырга, күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин. Әти-әниләр балага авыр сүзләр әйтеп, артык кырыс таләпләр куеп, аның шәхесен кимсетмәсен, җанын рәнҗетмәсен, рухи яктан гарипләндермәсен, ихтыяр көчен сындырмасын, үз-үзенә ышанычын юкка чыгармасыннар иде.
 
Тагын бер мисал. Толикның тумыштан “колагына аю баскан”, ә анасы Светлана аны дәрестән соң мәҗбүриләп музыка мәктәбенә йөртә. Башкалар кебек пианинода уйнарга өйрәнә алмаганы өчен, аны урамга уйнарга чыгармый, тәм-том, уенчык алып бирми, малайның бармакларын төя-төя, уен коралы артында иза чиктерә. Сау- сәламәт туган баладан рухи гарип ясау алымы бу. Аннан бер дигән спортчы чыгар иде дә бит, ә ана кеше улын бөек пианист итеп күрергә омтыла. Чирек гасыр дәвамында мәгариф системасында эшләгәндә, баласына мөкиббән киткән, аны Алла урынына күргән әти-әниләрне дә очратырга туры килде.
 
“Алтын бөртегем, Гөлҗимешем, Сары чебием, Кабартмам, Чыпчыгым” кебек үзләренчә ягымлы кушаматлар тагып, баладан уенчык ясаучы, артыгын иркәләп, бозып бетерүчеләр дә бар. Без башлангыч сыйныфта укыганда, икенче никахтан, иллегә җиткән әти-әнидән туган бер классташ кызыбызны атасының иртән толыпка төреп, чанага утыртып мәктәпкә алып килүе, анасының озын тәнәфестә ярты литрлы шешәгә җылы сөт тутырып китерүе истә калган. Сигез яшьлек кыз шуны имезлектән имеп утыра, ә без аннан тәгәри-тәгәри көлә идек.
 
Кайбер гаиләләрдә баланың кимчелеген маңгаена бәреп әйтү гадәте бар. Пионерлагерьда вожатый булып эшләгәндә, балалар белән якыннан танышу кичәсендә матур гына бер малай торып басып: “Мин – Гена-некудышный”, –димәсенме?! Аптыравымнан сүзсез калдым. Игезәк сыңары иде ул. Өйдәгеләр аңа шундый начар исем таккан, бала шуңа күнеккән. Генаны кимсенү комплексыннан арындыру өчен, аңа җаваплы эшләр кушып, башкалар алдында үсендереп, мактап тордым. Җырга оста, вак-төяк хуҗалык эшләренә маһир булып чыкты ул. Махсус рәвештә отрядның алдына бастырып, байрак йөртүче итеп билгеләдем. Бала күз алдында үзгәрде.
 
“Кагылма, ватасың! Син ахмактан булмый ул, китер, үзем рәтләп куям!” – дип, баланың кулыннан эш коралын тартып алган әти кеше мең мәртәбә хаксыз. Улы атасы белән бергәләп сүтсен, җыйсын, ялгышсын, төзәтсен, олылар янында кайнашып, үзенең “кирәкле кишер яфрагы”, булдыклы малай, гаилә терәге икәнлеген кечкенәдән белеп үссен! Кайбер ата-ана гаиләдә бер баланы башкаларыннан аерып ярата: апагыз яки абыегыз сездән әйбәтрәк укый, яхшырак эшли, җитезрәк, тыңлаучанрак һ.б. Шул рәвешчә, балалар арасында бер-берсеннән көнләшү, кимсенү, хәтта күралмау хисе тәрбияләнә. Бу комплекс кешене гомере буе озата бара. Ә гаиләдә кыерсытылып, кыйналып үскән баладан йә астыртын, йомыкый бәндә, йә башкаларны рәнҗетүче җинаятьче үсәргә мөмкин. Бу аның генетик яктан кайсы психотипка каравына, нинди мохиткә килеп эләгүенә генә бәйле.
 
“Үзеңне тәртипле тотмасаң, мин сине яратмыйм”, – дигән сүзләрне еш ишеткән бичара бала олыларга ошау, аларның мәхәббәтен казану өчен теше-тырнагы белән тырышып, үзенең ихтыяҗлары, теләкләре, хыял-омтылышлары булмаган бер мәхлукка әверелергә мөмкин. Ул ялагайланудан, махсус яраклашудан тайчынмаучы, “сырт сөяксез” аумакай бәндәгә әйләнергә дә күп сорамый. “Нинди бала инде бу, җә?
 
Моның белән кеше алдына чыгарга оят, билләһи!” Бу сүзләрне даими ишетеп үскән баланың психикасы имгәтелә, ул гомер буе үзен башкалардан ким санап иза чигәчәк. Башкаларның үзен рәнҗетүенә, кимсетеп, үзеннән көлүенә тиешле җавапны кайтармыйча, аларга кушылып, үз-үзеннән көлеп тә утырырга мөмкин. Андыйлар кайда да арткы планга күчә, үз фикерен әйтергә кыенсына, инициатива күрсәтергә, карарлар кабул итәргә сәләтсез мескен бәндәгә әверелә.
 
Үзара дус-тату яшәмәгән ир белән хатын авызыннан балалар менә нинди фразалар ишетеп үсә: “Киребеткән, бу чаклы да атаңа охшарсың икән!”, “Анаң кебек пешмәгән нәрсә, мәми авыз, җебек! Нәрсә булса да, авыз җәеп, җыларга гына торасың!” Әтисе дә, әнисе дә начар булгач, кемгә охшарга соң балага? Читтән күз салсаң, бу гаиләдә барсы да тәртиптә: аталары ирләргә хас нык характерлы, аналары йомшак күңелле, хисчән. Әмма үзара мөнәсәбәтләрне тиешенчә кора алмаганлыктан, гаиләдә гармония югалган. Кызганыч, әлеге хәлнең авырлыгы әлеге дә баягы балаларга төшә.
 
Гаиләдә деспот ата-ана тарафыннан изелеп үскән баланың мәктәптә укытучысыннан, эшендә җитәкчесеннән куркуы сер түгел. Гадәттә куркакны иптәшләре дә хөрмәт итми, хуҗа да кыерсыта, коллективта ул көлке объектына әверелә.
 
Югарыдагы мисаллар күпьеллык педагогик тәҗрибәмнән алынды. Әти-әниләр, әби-бабайлар бала белән аралашканда аңа шәхес итеп карасын, авызларын үлчәбрәк ачсыннар иде. Тән җәрәхәте тиз төзәлсә дә, күңел җәрәхәте гомерлек икәнлеген онытмыйк.
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»