поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2016 Җәмгыять

Журналист Гөлгенә Шиһапова: Каен җиләге җыеп, ике көнгә 7500 сум акча эшләдем

Мамадыш халкының акча эшләү сезоны килеп җитте. Түбән Яке, Урта Кирмән, Уразбахты авыллары халкы кебек җиләк вакытын сагынып көтүчеләр тагын бармы икән ул? Мөгаен, юктыр. Ник дигәндә, җиләк өлгергән чакта авылдашлар берсен берсе күрми, һәркем үз эше белән мәшгуль. Халык акча эшләп калу уе белән яши. Бакчадагы бәрәңге дә көтеп тора, печәне дә сабыр итә.

“Җиләк” сүзе үк йөрәкләрне җилкетә безнең. Узган ел ике көнгә авылга кайтырга туры килде. Янәсе, гаиләбезгә ашар­лык кына җиләк җыеп алырмын дигән булам. Тик буламы соң? Бер барганда икешәр чиләк кыс­тырып китәм дә төш ва­кытына кайтып та җитәм. Ә аннары тагын тик ятасы килми бит. Ике чиләк кыстырып, янә тауга менеп китәм. Әле җыйган җиләкне сатып торучы кеше дә бар. Йә сеңлем, йә әни, йә киленебез юлга чыгып китә. 5 литрлы бер чиләк җир җиләген 750 сумга да алучылар булды. Сере гади – үтә күренмәле чи­ләккә эреләрен генә җыйган идем. Ике көнгә 7 мең 500 сум акча эшләдем.
 
“Җиләк бизнесы” белән 20 елдан артык шөгыльләнүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага өй тө­зекләндерә, кайберәүләр мун­ча сала, берәүләр бала­ла­рын укырга кертә, икен­челәре гөр­ләтеп туй ясый. Йоклап ятма­саң, тырышып эшләсәң, рәхәт­ләнеп муллыкта яшисең. Шуңа да авыл кешесен кризис кур­кытмый. Алар гел сәүдә эшен­дә – каен җиләген җир җиләге, кура җи­ләге алыштыра. Анна­ры мәтрүш­кәсе, гөмбәсе, се­беркесе башлана. Бер дә бул­маса, юл буендагы Сайкичү ба­зарына туктап ял итүчеләрне ашатып-эчертеп җи­бәрәләр. “Шәһәр халкы ялкауланды хәзер. Кайбер ирләр без пе­шер­гән пирогларны ашап туя алмый. Бигрәк тә балан бәлешен яраталар. Аны заказ биреп тә пешертеп алалар. Гөбәдия, бәлеш, чәкчәген дә пешереп куябыз. Шул клиентларыбыз җилә­ге­безне дә ала”, – ди Сәвия ханым.
 
Моннан бер атна элек “Уразбахты авылы халкы җиләк җыя башлаган инде” дигән хәбәр килеп җиткән иде. Дөрес икән. Чаллы – Казан юлы буенда тезелеп утырган сатучыларның иң күбесе – шушы авылдан.
Әнә машина алыштырам дигән Наилә бер атна эчендә 30 мең сумлык җиләк сатып өлгер­гән дә инде. “Үзебез генә белгән урын бар. Кешегә күрен­мичә шунда барабыз. Каршыга яки арттан берәр машина килсә, юлны бутап та бетерәбез. Үз “оялы­гыбыз”да 100 меңлек җи­ләк бар безнең. Кеше генә кер­мәсен, – ди ул. – Ә саклап торып булмый. Әнә беркөнне күрше авыл ке­ше­ләре кереп, безнең бер “оялык”­тагы җиләкне бө­ресен дә калдырмыйча җыеп чыккан­нар”. Менә шундый кырыс бизнес Мамадышта. 
 
Ирләр остарак җыя
 
Җиләк вакытында эшне хатынныкына, ирнекенә бүлеп тору юк. Ирләр әле хатыннардан да уздырып җыя икән. “Минем ирем шулкадәр тиз җыя – берсен дә авызына капмый. Ел саен ялын җиләк өлгергән вакытка ала”, – ди Уразбахты авылыннан Гөлия. Декрет ялында утыручылар да акча эшләп калырга ашыга. “Ярый әби-бабайлар бар. Баланы аларга калдырабыз да җиләк җыябыз”, – ди Айгөл Вәгыйзова. “Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт бит бу. Ялкауланмаска гына кирәк. Әнә 7-8 яшьлек оныкларым да җиләк җыя. Акчасын үзләренә дип аерым куябыз. Уку елы җиткәч, үз акчаларына уку кирәк-яраклары алабыз”, – ди Минзифа апа.
 
Бер литр каен җиләгенә 500 сум сорыйлар биредә. Кеше күп вакытта бәяне төшерәләр дә икән. Күпләп алган кешегә дә ташлама бар. “Бик арыдым бү­ген. Сату бармый. Кризис дигән­нәре шул икән. Узган ел, җиләкне җыеп, юлга чыгып кына утырам, машиналар килеп туктый да алып китә иде. Быел иртәдән бирле утырам – ник бер машина туктасын. Чи­ләген 300 сумга да бирер идем (бер майонез чиләге – 1 литр). Әллә урынын ялгыш сайладык инде. Әнә тегендәрәк утырасы калган икән”, – ди Мөслимә апа. Ә тегендәрәк утырып булмый. Анда Сәүбән абый урнашкан. Монда һәркемнең үз урыны да бар бит әле! Сәүбән абый каен, юкә, имән себер­келәре дә сата. Арасына бөтнек, мәтрүшкә куеп бәйләгән се­беркенең пары 80-100 сум тора икән. Инде җир җиләге дә кызарып килә. Аның биш литрлы чиләген баштарак 700-800 гә дә сатып җибәрәләр икән. Бер стаканын 100 сумга сатарга исәпләп торалар. Ваклап сатуны әбиләргә тапшырганнар. Болай иткәндә, бер чиләктән 1 мең сумнан артык та акча чыгарып була, ди.
 
– Бәяне кешесенә карап та куйган чаклар булды. Берзаман җырчы Салават килеп туктады. Кулында акчасы күп. Сатулашып тормады. 10 чиләк җиләгемне алды. Кеше 450 сумга сата иде ул чакта. Мин 800әр сумнан биреп җибәрдем, – ди Ландыш Әхмәт­га­лиева. – Кайчак әллә нинди тү­рәләр дә, туктап, җиләк сайлый. Кайберләре бигрәк кысмыр була инде. Җиләкне бер бушата, бер кире салдыра. Болай эшлә­гәч, изелеп бетә бит ул. Кайбер­ләренең хатыннары өйрәтеп утыра. Кояш астында, черкигә тешләтеп, үзе җыеп карасын иде ул аны. Хәзер шәһәр хатыннары бигрәк ялкау шул!
 
Үзебезнең як урман-кыр­ла­рын биш бармагы кебек бе­лүче Нуретдин абыем җиләк­лекләрне кешегә сиздерми. Шуңа да ярты сәгать дигәндә җир җиләкләре җыеп кайтып керде. Әле ул бә­рәңге бакчасын җиләкнекенә алыштырмакчы. “Бер тактасына җиләк алып кайтып утыртам әле, Аллабирса. Өйдән генә җыеп ятасы булыр”,– ди. 
 
Кышка запас кирәк
 
Мамадыш районы басуларында кемне генә очратмыйсың. Казаннан, Чаллыдан кайтып та кышка запас әзерләүчеләр бар икән. “Ике сәгатькә 7 литр каен җиләге җыйдык. Сезнең яклардагы җиләк икән! Безнең Сарманда болай күп үсми”, – ди өч баласы белән җиләккә килгән Гөлфия ханым.
Җиләк дигәнең беренче­ләрдән булып Мамадыш якларында кызарган, ахры. Ник ди­сәң, әле Кукмара, Балтач басуларындагы җиләкләр чәчәктә утыра. “Бездә җиләк соң өлгерә. Ә без аны пешеп җитмәгән килеш борчып та йөрмибез. Сатып акча эшлисе юк бит. Үзебез өчен җыябыз. Балалар көненә 20 литр җыя торгандыр. Бер суыткычны җиләк өчен генә тотабыз. Кыш буе җиләк табыннан өзелми”, – ди Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Чулпан Нәҗи­пова.
 
Бер тиен дә төшмим
 
Казан базарларында да каен җиләге күренә башлады. Бәяләре алай ук “тешләми”. Бер майонез чиләге җиләк – 350-450 сум тора. “Кич җыябыз да иртән киләбез. Бездә җиләк бик күп. Шуңа да бәяне күтәрмибез. Әмма монысыннан бер тиен дә төшмибез”, – ди Пионерлар урмында урнашкан базарда сатучы Лариса ханым. Җиләкне Мари урманнарыннан җыялар икән. Царицыно бистәсендә яшәүче Гөлшат апа да бәяне киметми. “Үз бакчаңда үскән яшелчәгә бәяне төшерәсе килми. Кыш уртасыннан кәлшә­ләрен утыртабыз. Аларга җылы булсын дип, газын кушабыз. Су да исәпле. Коммуналь хезмәт­ләргә акча күп китә”, – ди ул.
 
Укроп, суган кыягының бер бәйләмен – 25 сумга, вик­то­рия­нең бер литрын 350 сумга сата. Кыярның килосы 120 сум тора. “Машина алыштырып булмаса да, кышка акча эшләп керәбез. Бабаем бакча эшләрен карый. Укроп­ның уңышын 5-6 тапкыр алабыз. Аннан акча күп керә. Помидорларыбыз да күп булачак быел. Кирәк-яракка тотканнан соң, оныкларга биргәннән соң да 100 мең сум акча җыеп куя алабыз әле”, – ди Гөлшат апа.
 
Колхоз базарында Балык Бистәсе районыннан килгән апаларны очратырга була. “Бездә җиләк бик күп быел. Җыеп кына өлгер. Юлда сатмыйбыз шул. Казанга киләбез. Монда алучы да күп. Саткан акчага атнага җитәр-лек азык-төлек алып кайтабыз. Җиләк саткан акчага сөенеп торабыз. Кул хезмәтең кергән акча бит ул. Шуңа кадерле дә!” – ди Гөлзифа апа.
 
Әле тагын бер ягы бар – җиләк җыючыларның, сатучы­ларның күбесе уразада икән. “Бер генә түгел, ике сынау аша үтәбез. Тырышсаң, сабыр итәргә дә була икән. Ә уразалы кешегә Аллаһы Тәгалә җиләклеген дә очрата, сатуын да үзе уң итә икән ул”, – ди Тәнзилә әби.
 
Ә сез җиләк җыярга яратасызмы?
 
Миңназыйм Сәфәров, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире:
 
– Койма аша гына яшәгән күршебез Сәрия апа кебек җиләк җыючы кеше бик сирәктер ул дөньяда. Беренчедән, ул бик җитез hәм бик ашыгучан кеше иде. Җиләккә барасын алдан кычкырып йөрми: барасы булсаң, куып тот, без киттек, дип барган шәп­кә генә хәбәр салып китә торган иде. Икенчедән, аның белән җиләккә бару – бик җаваплы да, куанычлы да эш. Чөнки өйдән чыгып китү белән, ул синең өстән командалык итә башлый иде. Тың­ламау турында сүз дә юк инде: кычыткан белән ярып кайтарырга да күп сорамый. Ул кушканнан чыкмасаң, урманда черки ашатып көне буе йөрмичә генә дә, бидон тутырып, җиләк алып кайтачаксың. Ә ул бер генә җиләк тә кабып карамас­ка куша, сөйләшмәскә куша, зарланмаска куша, бер урынга утырып кына җиләк чүпләргә куша, кыскасы. Бу шартларны үтәмәүчеләр, билгеле, савытын тутыра алмый. Менә шунда Сәрия апа сине пешекли инде – ник туганыңа үкенерлек итә. Ләкин шул процедурадан соң үзе үк синең бидоныңны тутырыша. Чөнки аның үзе генә белгән җиләкле урыннары бар. Халык аны Сәрия күле дип йөртә иде. Бармак башы кадәр зурлыктагы мүк җиләге үсә торган ул күл бардырмы хәзер – белмим. Ләкин “җиләк” дию белән, күз алдыма ышанычлы hәм тәвәккәл Сәрия апа килеп баса. Менә шундый кешеләр җитми бүген ил җитәкчелегенә, дип уйлап куйганыңны сизми дә каласың.
 
Фәридә Газизова, Биектау районының Мәмдәл мәктәбе директоры:
 
– Узган ел безнең укучылар болында җиләк җыю ярышы уздырган иде. Әлеге бәйрәмне “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән район мәдәният йорты оештырды. Мәктәптә бу күркәм гадәтне быел да дәвам иттерергә телибез. Әлегә бездә җир җиләге өлгермәде, ә каен җиләге күп түгел. Җир җиләге өлгерү белән, болынга чыгачакбыз. Мәктәп яны лагеренда башлангыч сыйныф балалары ял итә. Шулай ук хезмәт лагере да эшли. Ярышны шунда хезмәт куючы балалар арасында уздырырга ниятлибез. Узган ел ике сәгать эчендә иң күп җиләк җыючыны билгеләделәр. Әбиләр дә калышмады. Алар киңәшләрен бирде, җиләктән как кою серләре белән уртаклашты. Барысы да милли киемнәрдән иде. Кызлар җиләк җый­ганда, малайлар каен, имән яфраклары, мәтрүшкә җыеп, себерке бәйләргә өйрәнде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
 
– Җиләк җыярга бик тә яратам. Әнием дә җиләкче иде. Бу гадәт аннан күчкәндер. Җиләкнең барысын да: курасын да, җир җиләге, каенын да җыябыз. Бөрбашта бигрәк тә кура күп була. Җир җиләгенә кодалар яшәгән Киров өлкәсенең Шөн авылына баргалыйбыз. Күп җыймыйбыз: үзебезгә җитәрлек итеп кенә алып кайтабыз. Аны эшкәртәсе дә бар бит әле.
 
Каен җиләгенең файдасы:
 
- Организмны начар матдә­ләрдән чистартасың килсә, җи­ләк аша. Анда клетчатка күп, шикәр күләме аз. Аны аш­ка­заны-эчәк, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр әйләнешен көй­ләүдә кулланырга мөмкин. Витаминнар иммунитетны ныгыта. 
- Җиләккә йогырт, сөт, кефир, эремчек кушып ашау да файдалы. Киптерелгән яфракларын исә чәй итеп эчегез. Җиләк яфрагын кайнату аның файдалы үзлеген киметә. Шуңа күрә аны төнәтергә кирәк. Чәйнеккә бер уч яфрак, аңа 300 мл кайнар су салып төнәтәсе. Аны көнгә ике мәртәбә бер чынаяк эчәргә тәкъдим ителә. Чәйгә бал, каен җиләге вареньесы да кушарга ярый.
- Каен җиләге яфраклары эфир майлары, С витаминына бай. Аны кан басымы югары булганда, хатын-кыз авыруларыннан, буыннар авыртканда, бөер­дә таш булганда, ашказаны җәрәхә­тен­нән интеккәндә кулланыгыз. Әм­ма алдан табиб белән киңәш­ләшергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»