|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2009 Җәмгыять
СЕНТЯБРЬДӘ СИН ДӘ – БЕР, МИН ДӘ – БЕРӘйе, шулай. Һәрхәлдә, безнең өчен шулай иде. Кайчандыр, беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып кергәндә, беребез дә махсус тәрбия алган балалар түгел идек. Аласын барыбыз да диярлек мәктәптә алдык. Кемнәрдер тырышып белемнең күбрәген алырга өлгерде, кемдер азга канәгать булып калды.
Мәскәүгә – Щепкин исемендәге театр училищесына (югары уку йорты) җыелып чыгып киткәндә дә бөтенебез бер дәрәҗәдә идек. Татар студиясенең I курс студентлары. Биш ел уку вакытында кемнәрнеңдер сәләте зуррак икәне ачыкланды, кайсыбыздыр ачылып бетмәде. Ләкин барыбызга да төпле белем алырга мөмкинлек тудырылган иде. Артист өчен, әлбәттә, беренче нәүбәттә табигый сәләт кирәк. Мәктәпләрдә белем алмаган артистларны да беләбез, аларның уенын карап күпләр соклана иде. Әмма белеме булган артистлар, гомумән, сәнгать әһелләре оста артист булу өстенә шәхесләр дә булалар. Надан артистның башкаларны ышандырып әйтерлек сүзе булмый. Еш кына драматург язып биргән сүзләрне, режиссер күрсәткәнчә сәхнәдә сөйләп чыгучы булып кала. Драматург фикеренә өстәп әйтерлек фикере булмый. Без бүген бөек режиссерлар Габдулла Кариев, Марсель Сәлимҗанов турында горурланып сөйлибез икән, алар тирән белемле шәхесләр буларак татар театры тарихына кереп калдылар. Габдулла Кариев Тукаебыз белән бергә мәдрәсәдә гыйлем эстәсә, Марсель Сәлимҗанов югары белемле юрист һәм режиссер иде.
Сүземнең кай якка юл тотканы аңлашыладыр. 1 сентябрьдә Казандагы сәнгать әһелләре әзерли торган уку йортларында да укулар башланды. Студентларның кайсылары инде диплом алырга әзерләнә, кайберләре сәхнә дип аталган серле дөньяга адымнарын атлый. Кемнәр алар? Кем булырлар? Бу сорау студентларга дәрес бирүче укытучыларны гына түгел, бик күп милләтпәрварларны да уйландыра. Ничаклы гына мактанышып шауласак та милләт язмышы хоккейчылар да, футболчылар кулында да түгел, милләтнең рухи хәләтен саклап торучы иҗат кешеләре кулында. Алар сәхнәдә ни сөйләгәннәрен, ни җырлаганнарын белмәүче «йолдызлар» булырмы, әллә сәхнәне мөнбәр итеп милләтне рухи бергәлеккә өндәүче аңлы, белемле талантлы шәхесләр булырмы? Ни кызганыч, безнең бүгенге артистларыбызга фәлсәфи, сәяси, әдәби белем җитенкерәми. Бу бигрәк тә эстрада өлкәсендә үзен сиздерә. «Йолдыз» чөеп уйнау анда гадәти күренешкә әйләнеп бара. Табигать биргән тавышы белән ялтырап килеп чыгучылар тирән музыкаль белем алмыйча берничә елдан сүнеп калалар. Алар укып вакыт уздырмыйча тиз генә данга ирешеп, мал туплап алдырга ашыгалар. Һәм иң аянычы, шундыйларның үтә үткеннәре тиз арада тамашачының кумирына әйләнәләр. Нәтиҗәдә, тамашачының зәвыгын үстерәсе урынга, аны үзләренең дәрәҗәсенә сөйрәп төшерәләр. Гаҗәп хәл бу сәхнәдә җырчы артист көе булмаган җыр җырлый, шул арада тозсыз һәм оятсыз мәзәк сөйли, ә тамашачы ыржаеп көлеп кул чаба. Бигрәк тә балаларын ияртеп килгән хатын-кызларыбыз тырыша. Арада билгеле әдәпле тамашачылар да бар. Соңыннан алар артистның кыланышыннан зарланып депутатларга хат язалар. Югыйсә, артист кыланганда торып басарга да «Хөрмәтле сәхнә йолдызы, син сәхнәне дуңгыз абзары белән бутадың ахрысы», дияргә иде. Сәхнә культурасы артистның белем дәрәҗәсенә турыдан туры бәйле. Уку йортларында бу турыда педагоглар студентларга кат-кат тукыйлардыр дип уйлыйм. Заманында – училищеда укыганда минем әдәпсез кыланганым ректорга барып ирешкән иде. Ректор мине чакырып алды да: «Миңнуллин, кадерлем, Сез үзегезнең кайда укыганыгызны аңлыйсызмы? Сез бит киләчәктә сәхнә дип аталган изге урынга чыгарга тиеш. Сез аңлыйсызмы шуны?» – диде. Шул сүзләр искә төшә дә бүген дә ул вакыттагы кыланышым өчен кызарып куям. Әйе, сәхнә ул мөнбәр, трибуна.
Суверенитет яулап йөргән көннәрдә кайбер милләтпәрварлар Галиәсгар Камал театрын мәйданга халык арасына чыгып митингларда катнашсын, диделәр. Бу чакыруга җавап итеп Марсель Сәлимҗанов: «Безнең мәйданыбыз сәхнә, без сиксән биш ел шул мәйданда татарның татарлыгы өчен көрәшәбез», – диде. Мондый җаваплылыкны үз өстенә алучы артист кәмитче генә булырга хакы юк.
Безнең бүгенге җәмгыйтьтә наданлык инде модага кереп бара. Без хәтта китап укымаганыбыз белән мактана башладык. Төрле кризисларга сылтап китап бастырырга акча таба алмыйбыз. Ә бит иң кара елларда да татар китаплы булырга омтылган. Китапның серен без әле аңлый алмыйбыз. Китапны кулыңа тотып карамасаң да китаплар арасында йөрсәң, күңелгә рәхәтлек иңә. Китапсыз өйнең нуры булмый. Мәкерле кешеләр уйлап чыгарган мәкаль бар – «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың». Бу безне надан калдыру өчен уйлап чыгарылган. Шул мәкаләне кабатларга яратучылар Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләрен, әлбәттә, белми. Ә ул хәдисләрдә «Адәм баласы бишектән алып кабергә кергәнче укырга тиеш», – диелә. «Белем алырга кирәк булса, кытайга барып белем ала», дигәне дә бар.
Белем турында сөйлибез икән, иҗат кешеләре әзерләүче уку йортларына иң каты таләпләрне куярга тиешбез. Анда һөнәри осталыкка өйрәтү белән бергә гыйлем бирә торган башка фәннәр дә иң югары кимәлдә укытылырга тиештер. Анда укучылар чынны ялганнан аера белер дәрәҗәдә үз тарихыбызны белергә, татар теленең байлыгын, матурлыгын күңеленә сеңдерергә, татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән таныш булырга, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә тиешләр. Мәскәүдән килгән ревизор-тәнкыйтьчеләрнең килделе-киттеле сүзләренә мөкиббән булып утыру наданнарга гына хас сыйфат. Үз үзеңне, милләт мәнфәгатен яклар өчен белем таләп ителә. 18 яшьлек бер татар егете белән сөйләшүем искә төште. Казанда туып үскән егет. Мин аны ничектер татарлыгы җитмәүдә гаепләдем. Кызып китеп: «Менә сезнең буын җитәчәк инде татар башына». – дидем. Ул үпкәләде. «Сез ашыкмагыз безне гаепләргә. Алайга китсә, мин бер үзем томана кырык татарны алыштырам», – диде. Томаналыкта бердән булмасак иде, Ходаем. Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер булганда ул бердәмлек белемле аңлы, гыйлемле кешеләр бердәмлеге булсын иде.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|