|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2009 Мәгариф
КӨЗГЕ САТАШУУлым укырга керде. Укытучылары да сөйкемле, балалар бакчасыннан аермалы буларак, ашау-эчүдән дә канәгать. Әмма улымның дәреслекләре белән кызыксына башлагач, шатлыгым сүрелә төште. Әстәгъфируллаһ! Сумкадагы өч дәреслекнең икесе урысча булып чыкты. 17 нче татар гимназиясе ләбаса бу. Үзебезнең егерме ел үзгәртелми басылып килгән "Әлифба" да, ни кызганыч, Бунеевлар язган "Букварь"дан кайтышрак, примитиврак тоелды миңа. Дөрес, күршеләребезнең дәреслеге беренчеләр өчен катлаулырак сыман. Әмма ачу китергәне – математика дәреслегенең урысча булуы.
Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип икенче көнне иртән ризасызлыгымны әүвәл улымның укытучысына, аннан гимназия директорына җиткердем. "Ата-аналар теләген исәпкә алып, урысча укытырга булдык", – диде Нурия ханым. "Ә сез миннән сорадыгызмы соң?" "Шунысы да бар бит: Петерсон дәреслеге прогрессиврак. Гимназияләргә дәреслекләрне сайлап алу хокукы бирелә. Без урысча укытсак та, терминнарны татарча аңлатып барабыз", – дип җаваплады ул. Бераздан директор төшеп җитте. "Татарча Моро дәреслеге бар бит. Әйдә, шуннан да укытыйк", – дип тәкъдим итте директор. "Ике төрле дәреслектән укыту баланың башын бутый", – ди укытучы. Монысы белән килешми булмый. "Алай яхшы булгач, нигә Петерсонны тәҗемә итеп укытмыйсыз соң?" "Бу сорауны Мәгариф министрлыгына бирсәгез иде. Моны министрлык кына эшли ала. Гәрчә тәрҗемә итеп бастырып чыгаруларын күптән көтәбез", – дип мәсьәләнең шактый җитди икәнлеген тәкрарлады гимназиядәгеләр.
Министрлыкка барганчы, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Мөхәммәтовның фикерен белештем.
– Чынлап та, җитди мәсьәлә бу. Татарча берәү булса, урыс телендә җиде төрле математика дәреслеге бар. Аларга рәхәт. Безнең балаларга сайлап алу мөмкинлеге юк, – дип аңлатты ул. Илдар әлеге вазыйфада яңа гына эшли. Элек бу вазыйфаны биләгән, хәзерге вакытта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында милли мәгариф проблемаларын өйрәнүче Марат Лотфуллин исә мәсьәләгә тагын да ныграк ачыклык кертте.
– Бер ел элек, әлеге Петерсон дәреслеген бастырып чыгаруны сорап, без ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафинга рәсми рәвештә хат язып мөрәҗәгать иткән идек. Ул катгый баш тартты. Югыйсә, без I-II-III-IV-V сыйныфлар өчен Петерсон дәреслекләрен тәрҗемә иткән идек", – дип җавап бирде Марат әфәнде.
– Катгый баш тартты дию белән килешмәс идем. Ул вакытта, мөгаен, акча булмагандыр. Яңа дәреслекләр бастырып чыгару өчен әле бит бюджетта акча каралырга тиеш. Инде татар гимназиясендә урысча математика укытуларына килгәндә, бу – бред, саташу. Татар гимназиясе дип аталасыз икән, татарча укытыгыз, дип кисәтеп әйттем мин директорларга. Әлбәттә, Петерсон дәреслеге – яхшы дәреслек. Үстерешле технологияләр буенча эшләргә кирәк дип министр белән дә сөйләштек. Әмма Петерсон дәреслеген кайчан, ничәнче елны бастыра алуыбызны әйтә алмыйм. Аның тәрҗемәсен дә карарга кирәк: сыйфаты ничектер. Дәреслекләр мәсьәләсенә әле әйләнеп кайтырбыз, – диде безгә үз чиратында Данил әфәнде.
Әлбәттә, әйләнеп кайтырбыз. Озын сүзнең кыскасы: Петерсон дәреслеге татарча дөнья күрерме – билгесез. Бу вәзгыять хакында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров нәрсә уйлый соң? "Миңа калса, мәгариф министры төгәл фәннәрне татарча укытуга каршы. Шуңа күрә Петерсон дәреслеген бастыруга аның акча эзлисе килми. Моны мәктәп-гимназияләрдә дә сизәләр", – дип исәпли ул. Аның бу дәгъвасы ТДГПУда булган соңгы үзгәрешләр белән дә раслана. ТДГПУда физика һәм математика факультетларындагы татар бүлекләрен япканнар икән. Абитуриентлар аз килгәнгә, татар һәм урыс бүлекләрен берләштергәннәр. "Бүлектә 20дән ким кеше булса, Мәскәү акча бирмәячәк. Шуңа берләштердек", – ди бу җәһәттә ректор Рәдиф Җамалетдинов. Ә менә ТДГПУ мөгаллиме, математик Әнис Галимҗанов: "Исәпләп чыгардым: әлеге 24 татар студентын (13 математик, 11 физик алар) туган телебездә укыту өчен бер елга 100 мең сум акча таләп ителә. Шул сумманы сорап татар эшкуарларына мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады", – дип тәкъдим итә. Бу юлларны язуым юкка түгел. Эшләр болай барса, балаларыбызга физика, математиканы туган телебездә укытачак белгечләрне югалтачакбыз бит. Төгәл фәннәр мәктәптә татарча укытылмаса, вузда инде татар бүлеген булдыру турында авыз ачуның да мәгънәсе калмый. Миңа калса, БДИны урысча тапшыру өчен X-IX сыйныфларда математиканы тирәнтен укыту җитә.
Әлбәттә, татар балаларына да, урыс балалары белән беррәттән, төгәл фәннәрне төрле дәреслекләрдән үзләштерү мөмкинлеге булдырылырга, бу гаделсезлек бетерелергә тиеш. Берәүләргә – бер, икенчеләргә җиде мөмкинчелек булганда ата-аналарның икеләнеп калуын аңлавы кыен түгел. Вузда татар бүлекләре ябылу да авыр уйларга этәрә.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|