|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2016 Шоу-бизнес
Ганс Сәйфуллин 500 җыр язган, Фердинанд Фәтхинең яшертен хатыны бар, Венера Ганиева диета тотамы? (Сәхнә арты репортажы)19 майкөнне Казан Филармониясенең концертлар залында Ганс Сәйфуллинның 75 еллык юбилей бәйрәме үтте. Ишек төбендә үк атаклы композиторның үзенә тап булдым. Баянчы, композитор Ганс әфәнде 1941 елның 26 февралендә Баулы якларында дөньяга килгән. Әтисе 34 яшендә Сталинград янындагы сугышта һәлак булган. – Ганс абый, хәлләрегез ничек?
– Ярыйсы.
– Кем белән яшисез?
– Берүзем.
– Хатыныгыз сездән ун яшькә олы иде, ул исәнме?
– Ике ел элек үлде.
– 400дән артык җырыгыз бар икән?
– 500.
– “Ганс” дип немец исемен сезгә кем кушкан?
– Гафу итегез, бик сөйләшә алмыйм, дүрт ел элек инсульт кичердем.
– Бүген сәхнәгә чыгасызмы?
– Әлбәттә! Әнә, телевидение төшерергә килде.
Ишек төбеннән үтеп кенә киткән идем, афишалар укып маташучы Рәсим Низамовның аягына бастым.
– Рәсим Низамов!
– Бер сүз дә әйтмим.
– Ник алай?
– Молчу пока.
Филармониянең директоры Кадим Нуруллинны да (1975 елгы, Буаның Ташкичү авылыннан) таптым. Ул үзенең кабинетында китап укып утыра иде.
– Кадим, нинди китап укыйсың?
– Әнгам Атнабаевның яңа шигырьләрен алган идем. Китабын чыгару уе белән янам. Кичәсен дә оештырасы иде.
– Синең кебек карьера баскычыннан күтәрелү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Сине бик мактыйлар, ай үсәсен көн үсә, диләр...
– Үз өстеңдә эшләргә, гомер буе үзеңне тәрбияләргә кирәк.
– Үзеңне ничек тәрбиялисең?
– Күбрәк белергә, акыллы кешеләр белән сөйләшергә тырышам.
– Кемнәр инде ул, акыллы кешеләр?
– Мине шаккатырганы – Минтимер Шәймиев. Мин аның белән өч тапкыр очраштым. Өчесендә дә шок хәлендә идем.
– Ник алай?
– Адәм баласының зирәклегенә һәм зур күләмдә эш башкара алуына шаккаттым. Якты, зур шәхес ул. Минтимер Шәрипович татар халкын дөньяга танытты. Матур җөмһүрият төзеп калдырды. Болгар дәүләтен өч тапкыр җимергәннәр. Актык тапкыр Аксак Тимер җимереп киткәннән соң, 800 ел узгач, Болгарны Минтимер аякка бастыра. Бер “тимер” җимерә, икенчесе төзи.
– Болгарны торгызу дигәннән, син Филармония концертлар залын торгыздың.
– Бу – көндәлек эш кенә. Без бүген бу залга гына (605 урынлы) сыешмыйбыз, кысан.
– Яңа зал эшләп булмыймы?
– 2020 елга яңа зал торгызу турында сүз бара.
– Кайсы җирдә?
– Әлегә урыны тәгаен билгеле түгел. Биш мең урынлы зал булырга тиеш.
– Монда күпме утырасың?
– 13 ел.
– Синең кәнәфигә омтылучылар юкмы?
– Филармония эчендә андыйлар юк. Читтә, бәлки, бардыр.
– Әлфия Авзалованың кызы: “Филармония директоры әнинең хәлен дә белми”, – дип зарланган иде.
– Кайсыбер вакытта аларның да үпкәләргә хаклары бардыр. Елга ике-өч мәртәбә очрашабыз. Быел ике тапкыр Әлфия апаларда булдык. Яңа елдан соң аларда пылау ашап утырдык. Илһам абыйның тәрбиячесе белән дә низаг чыгып алды. Инде аңлаштык. “Илһамият” клубы булдырдык. Кайбер артистларның пенсиясе нибары 6 мең, аларга ярдәм итәбез.
Кем бизәнеп тора монда? Сиринә Зәйнетдинова икән!
– Ничек хәлләрең, Сиринә? Әйдә, Габдерәхим бабайга сөйлә әле...
– Чишенергә кирәк.
– Чишенергә?! Минем алдамы?
– Ой, ялгыштым, сәхнә күлмәген кияргә кирәк, вакытым юк.
– Ярар, киен алайса, күземне йомып торам...
Кем бу? Фердинанд Фәтхи!
– Фердинанд Фәтхи, ничәнче хатын белән торасың?
– “Гражданский” яшертен хатыным бар, беркемгә дә әйткәнем юк әле аның турында.
– Аннан бала бармы соң?
– Кавышканыбызга күптән түгел генә.
– Бусы икенче хатыныңмы?
– Өченче.
– Ник аерылыштың?
– Шулай туры килде. Аерылышкан хатыннарымны яманламыйм, аларны начар дип әйтмим. Бәлки, гаеп үземдәдер. Мәхәббәтнең гомере өч кенә ел бит.
– Бу өченче хатының белән дә өч ел гына түзәрсеңме?
– Юк инде...
– Яшең алтмышка җитә, картаясың. Үзеңне карарга хатын кирәк булачак. Шул турыда уйлыйсыңмы син, юкмы?..
Грим бүлмәсенә кердем. Диванда Закир Шаһбан утыра.
– Закир, дүртенче хатын белән яшисең, ник аерылдың?
– Язмыштан узмыш юк.
– Аерылгач, нәтиҗә ясадыңмы?
– Әйе. Бары тик тату гаиләләрдә генә бәхетле балалар үсә. Гаиләләр тотрыклы булсын иде, әмма ул һәркемгә бирелми. Гаилә ул – институт. Кеше гомер буе шушы институтта белем ала, тәҗрибә туплый.
– Гаиләне ир кеше саклап кала аламы?
– Гаиләне хатын-кыз саклый.
– Нинди кимчелекләрең бар?
– Сентименталь, тиз гашыйк булучан, романтик, хисләргә бирелә торган кеше мин. Шул бик комачаулый.
Бусы – Алсу Әбелханова!
– Алсу, чибәрләнеп, ябыгып киткәнсең?
– Көне-төне балалар белән чабам. Ике малай. Алар белән спортзалга йөрим, үзләрен мәктәпкә илтәм.
– Ничә кило син?
– 54.
– Буең?
– 165.
– Күлмәгең бигрәк матур...
– Үзем уйлап чыгардым.
– Аяк киемең дә “шикарный”.
– Гарәп Әмирлегеннән алып кайттым.
– Иренеңне шундый матур итеп кызылга буягансың.
– Бүген беренче мәртәбә ачык төскә буядым.
– Ул сиңа килешә...
Венера Ганиева бизәнеп утырган грим бүлмәсенең ишеген ачтым.
– Венера ханым, элек тә Ганс Сәйфуллин белән чыгыш ясаганыгыз булдымы?
– Яшь чакта Ганс белән истәлекле бер вакыйга булды. Татарстанга Ельцин белән аның хатыны килгән иде. Аларның кичке ашларында безне җырларга чакырдылар. Ганс баянда уйнады, мин җырладым. Бу кичәдә Минтимер Шәрипович та бар иде. Бервакыт Сәкинә ханым миңа: “Соловей”ны җырламассыңмы?” – ди. “Хәзер репетиция ясап алам да җырлыйм”, – дидем. “Ганс, синең “Соловей”ны уйнаганың бармы?” – дим, ул: “Нинди Соловей?” – ди. Җырлап күрсәттем. Аннан-моннан әзерләндек тә, киттек җырларга. Ганс уйный башлады. Башта нинди көй икәнен аңламыйча тордым. Ничек җырларга? Мелизмнар белән уйный бу! Мин дә мелизмнар кыстырып җырладым. Ерып чыктык.
– Сез һәрвакыт чибәр, сылу. Диета тотасызмы?
– Тотмыйм. Күп ашамыйм.
– Концерттан кайткач, ашыйсызмы?
– Кайвакытта.
– Нәрсәләр?
– Бөтенесен.
– Тазармыйсызмы?
– Лыкынганчы ашамыйм. Ач килеш йокларга ятарга ярамый. Концертта күп энергия сарыф ителә, ашыйсы килә.
– Сезне президентлар яратты, гел сезне җырларга чакырдылар. Аның өчен ни кирәк?
– Җаваплы кичәләргә чакырылу – зур дәрәҗә. Тавыш гел формада, тонуста булырга тиеш.
Кайтыйммы икән, кайтмыйммы икән?! Әллә татар эстрадасының иң моңлы җырчысы Бәширә Насыйрованы барып кочаклыйммы икән?..
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|