поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.08.2009 Җәмгыять

УТЫРДЫМ, МИНЕ ТАПТАМАГЫЗ!

ЮХИДИ башлыгы Виктор Кирьянов сүзләренчә, Русиянең иң зур проблемасы – автомобильләр. Хасил булган бөкеләрдән килгән зыян миллиард сумнарда хисаплана. Бу проблеманы хәл итү өчен, Русиянең баш “гаишнигы” үзенчәлекле алым тәкъдим итә – ул шәхси автотранспортта шәһәргә керүне чикләмәкче, дип хәбәр итә “РИА-Новости” агентлыгы. Димәк, шәһәргә килүче кеше, машинасын читтә калдырып, җәмәгать транспортына утырып китәргә тиеш була. “Без кешеләрне җәмәгать транспортыннан файдаланырга мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Ә бәлки, аңа отышлы булырлык шартлар тудырырга кирәктер, – дип, үз ниятен йомшартып та куйды ул. – Транспорт өчен туктау урыннары, юллар төзү автомобильләр саны үсешеннән бик нык калыша. Хәзер бөкеләрдән барлык регион да интегә”.

Әлеге яңалык бөкеләрдән котылырга ярдәм итәрме? Иң мөһиме – ул гамәлгә куелырлыкмы? Минем карашка, бу бәхәсле. Бездә чиновниклар кайчак сүз янына сүз булсын дип, тик торганчы сөйли торыйм дигән принциптан чыгып эш йөртәме? Белмим. Ә шәһәребез урамнарында транспортны киметү юллары бар. Шуның бүген берсе һәм уңышлысы турында сөйләмәкче булам.

 

ВЕЛОСИПЕД САТЫП АЛДЫМ

 

Яхшысын, Кытайда эшләнгәнен. Ярый әле кытайлылар бар. Кибетләребез шып-шыр калыр иде Кытай товары булмаса. Моннан берничә ел элек Мари Илендә эшләнгәнен алган идем. Хәтта эшкә дә шуңа утырып йөрдем берчак. Күргән-белгәннәр көлүенә, мыскыллавына игътибар итми бераз түздем... Тик аннан онытылды. Велосипед машина гаражында бер почмакта күгәреп ята бирде. Аның белән кая барасың?! Безнең юлларга юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ашкынып торган, бер-берсен хөрмәт итмәгән шоферлар гына хуҗа бит. Әле машинада да берәр тыкрыкка борыласың булса, юл уртасында калсаң, кырыйга чыга алмыйча, арттагыларны да туктатып, уртада басып тик торасың. Хөрмәт, юл бирү бөтенләй юк... Ләкин велосипедта йөрисе килә. Машинага утырып, инде аяклар оеды. Табиб та велосипедта йөрергә кушты. Һәм тагын тәвәккәлләдем. Бу юлы велосипедның затлысын алдык. Тизлеген 21 төрлегә көйләп була. Таудан да әйләндереп менәсең, трассада сәгатенә 30-40 чакрым белән чаба аласың... Кызыма да алдым. Икәү бергә йөрербез, дидем һәм беренче көнне үк утырып бакчага киттем...

 

Бармакларын чигәсенә борып, мыскыллап үтеп киткән шоферларны күрмәскә тырышам. Юл кагыйдәләрен беләм. Барам җайлап кына. Тик кая ул?! Каян килеп төртерләр икән дип йөрәк урынында түгел. Шоферларга таныклык өчен имтихан биргәндә, юлга велосипедчы чыгу ихтималы булу турындагы сораулар бөтенләй исәпкә алынмый, ахры. Әле бер шофер, иренмәде, тәрәзәсен төшереп, яннан сүгенеп үк китеп барды. Янәсе, бу юл велосипедта кәеф-сафа кору өчен түгел: “Кататьсе, нады другой месты!” – дип кычкырды ул. Телен русчалап дөресләп тормадым. Базарда карбыз, суган ташучы иске “Москвич”ның хуҗасы – безнең ил кешесе түгел, ә Татарстан урамнарына хуҗа булган инде. Юл кагыйдәсен аңлатыр өчен туктарга кушкан идем дә, шүрләде ахры, юлын дәвам итте. Аңлашкан булыр идек...

 

ДЕПУТАТЛАР “ВЕЛИК”КА УТЫРМАС МИКӘН?

 

Әнә шулай мин башкача велосипедта трассага чыкмаска булдым. Ярый әле кызымны ияртмәгәнмен. Шул ишегалдында йөрсәк кенә инде. Димәк, йомышка барасы урынга Ходай машинадан аермасын. Ә җәмәгать транспортында Метшин реформасыннан соң трамвай-троллейбустан кала бер генә маршрутның да кая барганын белмим, этеш-төртеш, ыгы-зыгыда йөрисе килми шул. Шуңа күрә баш “гаишник” Виктор Кирьяновның мине шәһәр транспортына күчерергә тырышуы барып чыкмас. Ә менә ул шәһәр төзелешен проектлаганда, юлларда бер генә метрлы булса да велосипед өчен линия булдыру хәстәрен күрсә икән! Минем кебек уйлаучылар җитәрлектер: ул чагында велосипедта эшкә дә йөреп була, кирәк җиреңә дә барып җитәсең, экологик яктан да шәһәргә зыянсыз, үзеңә дә физкультура. Финляндиягә баргач, парламентларының ул вакыттагы җитәкчесе Рийтта Уосукайненнан интервью алырга туры килде. Олы яшьтәге ханымның эшкә велосипедта я җәяү йөрүен ишеткәч, аптыраган идем. Мигалкалы автомобильләр дә, сакчылар да кирәкми. Һәркем бертигез. Безнең депутатларны, спикерларны, шәһәр башлыкларын, президентларны велосипедка утыртырсың!

 

РУСИЯ – ЯЛКАУЛАР ИЛЕ

 

Әнә телевизордан күрәбез бит: Кытайда, Вьетнамда бар да велосипедта. Хәтта велосипед белән такси хезмәте күрсәтелә. Һава да пычранмый, автомобильләр саны да кими югыйсә. Тырыш шул алар. Педаль әйләндерергә иренмиләр. Илләрен алга җибәрү өчен дә җиң сызганып эшлиләр... Кайчан да булса бездә дә берәр чиновник велосипед турында да сүз катар әле дип өметләнеп, менә өемдә велосипедыма карап утырам әле. Күпме көтәсе булыр? Кызыл кар яуганнымы?! Паркларга йөрергә чыгарга аерым вакыт табу – проблема. Ә болай машинамны куеп, утырыр да чабар идем шәһәрнең бер очыннан икенчесенә, берочтан спорт белән шөгыльләнү дә булыр иде.

 

Ә хәзергә велосипедыма өстәп, компьютер-спидометр, фара алып куйдым (Кытайда эшләнгәннәрен, болары иң яхшысы, чөнки башкасы юк), каска аласым калды. Рәхмәт кытайлыларга! Инде безгә килеп махсус юлларын да велосипедлар өчен салып бирсәләр, тагын да зуррак рәхмәт әйтер идем. Аларныкы юньлерәк чыгар. Бездә юл яхшыртып интекмиләр, закон чыгару, тыю һәм сызык сызу белән генә шөгыльләнәләр. Әнә җәмәгать транспорты өчен махсус эз киртәләп алынды бит. Болай да тар юлны киметү хисабына. Әле ул сызыкка бастырсаң – штраф...

 

Мәзәк бар бит: имеш, японнар аптырый безгә: “Бу руслар, юл төземәс өчен, нинди генә автомобильләр уйлап тапмый...”. Мәзәкне киңәйтеп, ә юлларны тарайтып, мәсьәләне сызык белән дә хәл итеп була икән. Автомобиль иясе үз хокуклары чикләнсә дә, бөкеләрдә интегеп, хәрабә юлларда машинасын ватса да, юл салымнарын түли... Әле салымнар киләсе елдан 2 тапкыр артырга мөмкин, дип белдерде Русия хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков. Дөрес, бу регионнар вәкаләтендә. Урындагы түрәләр, депутатлар теләсә, иске хакны да калдыра ала. Тик, Федераль үзәк, үз бюджеты хисабына, федераль әһәмияткә ия булган трассаларны гына карап торачак, яңа юллар төзелешен кыскартачак. Калганын төзиләрме, төзәтәләрме – төбәктә акчаны үз халкыннан җыясылар... Җыюын җыеп торалар, моңарчы да җыйдылар, юллар гына һаман мактанырлык түгел. Ә машиналар саны үзгәрә...

 

Уйлагыз, иптәш түрәләр, җәмәгать транспортында интегүдән туйганнар, үз машиналарында йөреп, хәрәкәт җитмәгәнлектән аяксыз калучылар велосипедларга да утыргалар иде... Билгеле, шәһәрләребез юлында аларга урын, ихтирам булса.

 

ВЕЛОСИПЕДЛЫ ТАКСИСТ

 

“Азатлык” радиосы сөендерде әле. Башкортстаннан бер хәбәр ишеттерде. Юлга беренче велотакси чыккан. Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче Максим Репин, ике пассажир утыртырлык велосипед сатып алып, кеше ташый башлаган. Аңа каядыр баручылар түгел, ә шәһәр буйлап ял итеп йөрүчеләр утыра икән.

 

Максим Репин бу кәсепкә кризис этәрүен белдергән. Аның сүзләренчә, эштән соң ул аена 10 мең сум өстәмә акча эшли башлаган.

 

P.S. Беркөнне хатыным белән 40 км ераклыктагы Биектау районы Чыпчык авылындагы танышларыбызга кунакка велосипедларда барып кайттык. Моны ишеткәннәр сокланды дисезме? Юк, күпчелеге: “Что, больные чтоли?!” – дип гаҗәпләнде, никтер русчалатып.

 

Авырырга, тәк авырырга!!! Әле менә 110 кмлы туган авылыма сәфәр чыгарга уйлап торабыз. Быел барып чыкмаса, киләсе елга кайтып төшәрбез. Авыруыбызны исбатларга кирәк бит инде...

 

P.P.S. Берочтан мөрәҗәгатем бар: велосипедчылар, оештырыйк үз клубыбызны! Автомобильчеләрнең төрле оешмалары бар бит...


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 34 | 26.08.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»