поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.05.2016 Киңәш-табыш

Туйда туган уйлар

Туй дигәч тә, элек авыл урамнарыннан гармуннарын сыздырып, җырлашып кунактан-кунакка йөргәннәре искә төшә. Икешәр-өчәр көн туй итәләр иде ул чакларда. Табын түрендә – күрше-күлән бергә җыелышып әзерләгән ризыклар. Туйга бүләк итеп урын-җир, сөлге ише әйберләр салынуы гадәти күренеш буларак кабул ителгән. Алып баручы итеп табындагылар арасыннан бер җор теллесе сайлап алынган.

Балаларының язмышын да ата-ана үзе хәл иткән. Бүген бик азы гына әти-әнисе таныштырган кеше белән гаилә кора. Аларга ата-ана белән торасы түгел, янәсе. 

Хәзерге туйларга әзерлек иң элек тамада эзләүдән башлана. Хәленнән килгәннәре сиксәнешәр меңлеген чакырса, акча жәлләгәннәре иң аз дигәне белән канәгатьләнә. Кунакларны берничә сәгать күңел ачтыру өчен шулкадәр акча сорап алуны үзем берничек тә аңламыйм. Аз дигәннәре дә утызар мең тора бит аның. Нишлисең, бирүчесе булгач, алучысы табыла инде. Әнә шул азрак акча алганы шәбрәк тә алып бара әле. Туй башлангач, кунаклар белән таныштыру, теләкләр теләү бер сәгатькә сузыла. Тартма тотып яшь парларга бүләк итеп акча җыйганнан соң, тамада берничә җыр башкара. Аңа туйны алып бару өчен вакыты да санаулы гына кала. Кайбер тамадалар туйның башыннан ахырына кадәр, төрле юллар белән, акча җыю ягын карыйлар. Туачак балалар өчен бәләкәй колготкиларга җыйнау дисеңме, кияү белән кәләш фотосы төшерелгән этикетка белән шампан шәрабен сатып алумы... 200 сум чамасы торган шампан шәрабен өч-дүрт меңгә сатып алучыга табындагыларның күбесе гаҗәпләнеп карый. Кемдер «бигрәк бай кеше» дип, кемдер «саф акыллы кешеме икән бу», дип уйлый андыйлар турында. Шул бай дигәнеңнең үз гомерендә берәр шәфкатьлелек акциясендә катнашканы бармы икән, дип уйлап куясың. Кеше алдында күрсәтү өчен кылынган ул гамәл «менә без ничек яшибез» дигәнне аңлата. 
 
Элек мәҗлеснең бер башында – ирләр, икенче башында хатын-кызлар утырса, хәзер бер башта – өлкәнрәкләр, икенчесендә яшьләр урын ала. Туйлар ресторан, кафеларда узган мәҗлесләргә баерак туганнарын чакырырга тырышалар. Соңыннан күпме акча җыелганын, кемнең ничә сум салганын сөйләп йөрүчеләре дә булмый калмый, әлбәттә. Табыннарын әзерләгәндә, андагы ризыкны бөтен кеше дә ашый алырлыкмы икәнен уйлап та карамый кайберәүләр. Диетик ризыклар гына ашап ияләшкән кеше туйдан ач килеш кайтып китәргә мөмкин. Ә аларны рәттән ашасаң, ашказаны яисә бавыр өянәгең кузгалуын көт тә тор. «Туйга барсаң, туеп бар», – дип шундыйларга карата әйтелгәндер дә инде. Һәр заманның үз көе дигәндәй, туйлар да үзгәрә шул...

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»