|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2016 Ир белән хатын
Кендек әтиләр - кем ул?Хатын-кыз бала тапканда янәшәдә ир кешенең булуы Европа һәм Америкада инде күптәннән гадәти хәл санала. Акрынлап мондый мода Россиягә дә керә башлады. Соңгы арада бездә дә баланы хатыны белән бергә табучы ирләр саны сизелерлек арткан. Әмма ир-атның күпчелеге әле һаман да моны хатын-кызның юләрлеге йә булмаса тулы мәгънәсезлек дип саный. “ХАТЫН БАЛА ТАПКАНДА АНЫҢ МАҢГАЙ ТИРЕН СӨРТЕП ТОРДЫМ"
Айдар (фамилиясен атамауны сорады) – бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булган ир-егетләрнең берсе.
– Өйләнешкәч тә озак вакыт хатын балага уза алмады, – ди ул. – 5 ел яшәдек, балабыз булмады. Ниһаять, Ходайдан вакыты җиткәндер инде – көннәрдән бер көнне хатыным Алия тиздән әти булачагымны әйтте. Чиксез шатлык кичердем! Йөклелек чоры шәхси клиникаларның берсендә узды. Хатын бер көнне “партнерские роды” дигән программа турында ишетеп кайтты. “Мин бала тапканда янәшәдә буласың киләме?” – дип сорады. Каршы килмәдем. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Мин, мөгаен, хатынга караганда да көчлерәк дулкынланганмындыр. Төне буе йокы кермәде. Аңымны югалтып егылып, кеше көлкесенә генә калмаска иде дип курыктым. Тулгак вакытында хатынның уң кулыннан тотып, тынычландырып, маңгай тирен сөртеп тордым. Бала тугач күзгә яшь килде.
ИРЛӘРГӘ КЕНДЕК КИСӘРГӘ ЯРЫЙ
– Бала тапкан вакытта хатыннары белән бергә булырга теләгән ирләр безнең клиникада һәр ике очракның берсе, – ди табиб-гинеколог Фәридә Шакирова. – Чикләүләр юк. Ирләрдән гепатит, вич анализлары һәм флюорография белешмәсен генә сорыйбыз. Бала табу – хатын-кыз өчен зур сынау. Янәшәдә ирнең булуы мондый авыр вакытта кирәк кенә түгел, ә мәҗбүри. Дөрес, ир кеше бала тапканда хатынына нинди дә булса медицина ярдәме күрсәтә алмый. Моның өчен табиблар бар. Әмма ир кеше тулгак вакытында хатынын яхшы сүз белән тынычландыра, сыйпый, кочаклый, үбә, аның күзләренә карый. Хатын-кызның чыннан да кәефе күтәрелә, хәле яхшыра.
Әлеге мәсьәлә дин күзлегеннән караганда ничегрәк соң?
– Мөселманнар арасында нинди дә булса тыюлар юк, – ди Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров. Рөстәм хәзрәт үзе дә бала табу процессында турыдан-туры катнашкан икән. Баласының кендеген үзе кискән.
– Бала тапкан вакытта хатынының ничек газаплануын күргән ир кеше бөтенләй башкача фикерли башлый. Аның хатынына карата
хөрмәте арта. Мин үзем дә ирләрне бу эштә катнашырга чакырам, – ди Рөстәм хәзрәт.
БАЛА ТАБУ – ИНТИМ ПРОЦЕСС
Шунысы кызык: мин аралашкан яшь әниләрнең барысы да бала тудыру процессына ирләрне катнаштыруга каршы булып чыкты. Арада хәтта “бала табу вакытында катнашкан ирләрнең кайберләре соңыннан хатыннары белән аерылыша, чөнки аларның җенси теләге юкка чыга”, диючеләр дә булды.
– Бала табу – интим процесс, – диде Лилия Мөхәммәтова. – Ир кеше моны күрергә тиеш түгел. Шәхсән мин оялам.
– Ничек кенә авыр булса да, әлеге сынауны хатын-кыз үзе генә ерып чыгарга тиеш, – ди Эльмира Гаязова. – Моннан берничә ел элек әни булдым һәм моның нәрсә икәнен беләм. Бала тапкан вакытта хатын-кыз шундый көчле авырту кичерә, аның табибтан башка беркемне дә күрәсе килми. Ирләр биредә комачаулый гына.
– Татар халкында элек-электән хатын-кыз бала тапканда ир кеше катнашмаган, – диде гаилә дустыбыз Ләйлә апа Камалетдинова. – Бөтен эшне кендек әбиләр башкарган.
Алар акушер ролен дә үтәгән, сабыйның кендеген дә кискән. Татар хатын-кызлары тыйнак һәм оялчан. Ә бала табу ул бик тә интим процесс санала.
Марсель ӘСКӘРОВ |
Иң күп укылган
|