|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2016 Сәясәт
94 яшьлек Нурания әби Татарстан Президентына йон оекбаш бүләк иткәнРөстәм Миңнехановның аягы җылыда йөриячәк. Туксан дүрт яшьлек Нурания апа Рәхимова республика башлыгына йон оекбаш бүләк итте. Казан Кремлендә Россия Һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Тантаналы чарага тормышның төрле тармакла рында үзенең тырыш хезмәте белән дан казанган илледән артык шәхесне чакырганнар. Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен Рөстәм Миңнеханов тапшырды. “Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан мондый чара үткәрү күркәм гадәткә әверелде, – диде республика башлыгы. – Залда утыручы Бөек Ватан сугышы ветераннарына чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Тагын дүрт елдан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу – истәлекле көн генә түгел, ә мөһим тарихи вакыйга. Бай тарихи-мәдәни мирасыбыз, күп милләтле халыкларның бердәмлеге нәтиҗәсендә, Татарстан илнең икътисадый, социаль һәм рухи юнәлештә зур үсеш мөмкинлекләре булган үзенчәлекле төбәгенә әверелде. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек тармакларын үстерү – төп максатыбыз. Залда утыручыларны батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм булдыклылык аерып тора. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә республика зур үсешкә иреште”. Дәүләт бүләкләре алучылар арасында танылган җырчы-артистлар да бар. Камал театры артисты Венера Шакировага – Татарстан- ның халык артисты, язучы Нәбирә Гыйматдиновага – Татарстанның халык язучысы, җырчы Филүс Каһировка Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.
Татарстан Президентына истәлеккә оекбаш бүләк иткән Нурания апа Рәхимованы Мамадыш районының Көек Ерыкса авылында гына түгел, тирә-юньдә дә бик яхшы беләләр. Хезмәт ветераны инде күптән лаеклы ялда булуына да карамастан, өйдә тик утырмый. Балаларга дин нигезләрен өйрәтә. Малай-кызларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшендә катнаша. “Мин гел хезмәттә инде, – дип искә алды ул яшьлек елларын. – Сугыш вакытында без, бала-чага, унике тешле тырманы бик күп тарттык. Ятим калгач, гаиләдә иң өлкәне буларак, бертуганнарымны карап үстердем”. 94 яшьлек әби бүген дә бөтен балаларын, оныкларын җылы оекбашлар белән тәэмин итеп тора икән. Кичләрен күршеләрен дә утырмага дәшә. Җәй көне генә энә-җепләрне читкәрәк куеп торырга туры килә. Чөнки Рәхимә апа җиләк-гөмбә җыярга ярата. “Машинага утыртып алып барсалар, яхшы. Юк икән, аптырап тормыйм. Биш литрлы чиләгемне алам да җәяү китәм, – дип сөйләде ул. – Чиләкне бик тиз тутырам. Җәй буе урманга йөрим”. Татарстан Президенты янына кунакка килүенә шат икәнен дә әйтте. Әбигә “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар.
Ә менә Татарстан авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы ветераны Марат Сираев Казан Кремленә килүенә һаман да ышанып бетә алмый иде әле. “Хезмәтемне болай зурлап бәяләрләр дип көтмәгән дә идем. Татарстан җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагына гел булышып тора. Без әлеге ярдәмне һәрдаим сизәбез”, – дип горурланып сөйләде ул. Тукай районының Биклән авылында егерме биш елдан артык механизатор булып эшләүче Илшат Мостафин да, Кремльнең зиннәтле залына килеп эләккәч, югалып калды кебек. Журналистлар микрофон төбәп куйгач, ни дип әйтергә дә белмәде ул.
“Чәчү вакытында тиктомалдан гына шәһәргә чыгып китеп булмый. Кырда үз урыныма кеше калдырдым”, – диде Татарстанның атказанган механизаторы. Буа районының Исәк авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Руфия Гайнетдинова әйтүенчә, эшнең авыры-җиңеле юк. Әнә аңа ЗАГС хезмәткәре дә, военкомат эшләре белгече дә, авыл халкының гозерләрен түрәләргә җиткерү юлында арадашчы булырга да туры килә. Эштәге яңалыклардан хәбәрдар буласың килсә, җитезлек кирәк, диде ул. Хезмәте хөрмәткә лаек булган кешеләр әнә шундый!
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|