|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2009 Мәгариф
УКУ ЕЛЫНА ДӘРЕСЛЕКЛӘР ӘЗЕРМЕ?Җәй укучы, укытучылар ял иткән вакытта алар өчен дәреслекләр, методик әсбаплар чыгаручы “Мәгариф” нәшриятының иң кызган чагы. 1 сентябрьгә алар барлык мәктәпләрне тулысынча кирәкле китаплар белән тәэмин итәргә тиеш. Бу эш ничек бара? Яңа уку елында дәреслекләргә кытлык булмасмы? – Барлык бәлаләрне кризиска сылтарга мөмкин булыр иде, ләкин безгә елап утыру килешми. Беренче тапкыр мондый шартларда яшәмибез, 1992, 1998 елларда вәзгыять тагын да катлаулырак иде, – ди “Мәгариф” нәшрияты директоры Мөдәрис Вәлиев. – Аллага шөкер, эш күп. Ел башыннан 58 китап чыкты. Шуларның 22 се дәреслекләр. Бу тулы заказ түгел, әле эшнең кайнап торган чагы. 9 дәреслек типографиядә. Үткән ел шушы вакытка 85 китап чыккан, шуларның 27 се дәреслекләр. Элек безгә дәүләт 1 июльгә барлык дәреслекләр дә чыгарылырга тиеш дигән фәрман бирә иде. Хәзер эш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Чыккан дәреслекләр нигездә башлангыч сыйныфлар өчен тәгаенләнгән. Күбесе – җирле дәреслекләр. Мәскәү нәшриятлары белән килешүләр төзеп, лицензия алып, аларның китапларын тәрҗемәдә чыгарабыз. Еш кына акча белән кыенлыклар туа. Вакытында түли алмаганга, материаллар соңлап килә. Тоткарлык булды, ләкин барысы да өлгерәчәк. “Идел-пресс”ка рәхмәтлебез, хәлгә керә, ярдәм итә.
10 нчы сыйныф өчен татар телендә “Физика” дәреслеге чыкты. Авторлары – үзебезнең галимнәр Васил Гайфуллин һәм Рәшит Исламшин. Тарихчы Фәйзелхак Ислаевның шәҗәрәләр турында бик кызыклы китабы урыс телендә дөнья күрде. Җиде буын бабайлар исемен ничек белергә, нәсел агачын ни рәвешле төзергә, аның схемалары, технологиясе турында тәфсилләп язылган. Китапта Мөхәммәд пәйгамбәр, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Рәмиевларның, Минтимер Шәймиевның шәҗәрәләре мисал итеп китерелгән. Киләсе елда без аны татар телендә чыгарырга ниятлибез, тәрҗемәсе инде башкарылган.
Мәгарифтә милли-төбәк компоненты булмау әлегә сизелми, алга таба ничек булыр, күз күрер. Әлегә бирелгән заказны тулысынча үтибез. Билгеле, дәүләт заказы кимеде. Узган елның беренче яртыеллыгында барлык басылган китапларның уртача тиражы 4,5 мең иде, быел әлеге сан 3,6 меңне тәшкил итә. 1 нче сыйныфка килүчеләр өчен 14 600 “Әлифба” бастырдык. 4-5 нче сыйныфларның урыс телле татар балалары өчен 12 мең тираж белән дәреслекләр басмага әзерләнде.
Бар нәрсә дә чагыштырганда күренә, диләр. “Мәгариф” кебек Башкортостанда “Китап” нәшрияты эшли. Алар быел, мәсәлән, 65 дәреслек һәм 53 методик әсбап чыгарырга планлаштыра. Хәзерге вакытта 455 мең гомум тираж белән 57 дәреслек дөнья күргән. Дәреслекләр урыс, башкорт, татар телләрендә чыккан. Моңа өстәп башкортлар мари телендә “Азбука” да бастырган. “Мәгариф” нәшриятында исә Татарстанда яшәүче чуваш, мари, удмурт балалары өчен китаплар басылмый. Татарстан аларны милли республикалардан сатып алу уңайлырак дип саный, күрәсең. Безнең чагыштырмача авыррак хәлдә булуыбыз Башкортостанда финанслауның ел башыннан ук уңай хәл ителүенә бәйле. Дәреслекләр бастыру өчен акчаның бер өлеше “Мәгариф”кә 10 июльдә генә килгән.
– Башкортостан мәгариф министрлыгы белән килешүләр төзеп, аларга китаплар бастырабыз, ләкин аз күләмдә. Күрше республикадан якынча 1 миллион сумлык заказ килә. Әүвәл елларда аларга 5-6 миллион сумлык китап чыгара идек, – ди Мөдәрис әфәнде. – Башкортлар татар балалары өчен үзләре китап чыгара. Башкортостан татар теле, Башкортостан татар әдәбияты дигәнне алга сөрергә, татар китаплары аша башкорт тарихын, мәдәниятен өйрәтергә мөмкинлек тагын да артты.
Башкортостанның татар балаларына үзләре дәреслекләр чыгара башлауга үзебез этәрдек. Ераккарак карап эшләү җитмәде. Дәреслекләр Татарстан җирлегенә генә таянып эшләнде. Чыннан да, Башкортостанда гомер итүче татар балаларының “Безнең башкала – Казан”, “Безнең туган җиребез – Татарстан” дип укуы дөрес булмады. Шуңа күрә башкортлар моны корал итеп алып, үзләренә файдалы китаплар бастыра. Хәзер бу эштә соңга калдык дип уйлыйм.
Моннан берничә ел элек махсус Башкортостан татар балалары өчен шактый зур тираж белән “Әлифба” бастырган идек. Анда М.Шәймиевның кереш сүзе бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аны бушка таратты. Ләкин алар мәктәпләргә барып җитмәгән, күрәсең. Сорап, кызыксынып карадым, барысы да алмадык, күрмәдек ди. Шулай итеп, суга батты да куйды ул китаплар.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|