поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2009 Авто

АВТОМОБИЛЬЛӘР БЕЗНЕ КУА

Аларның хуҗаларын катгый чаралар көтә.

Рульгә яңа утырган вакытларда мин бер нәрсәне аңлый  һәм кичерә алмый идем: нигә минем пассажирлар юл буе белгәннәрен укып, пышылдашып баралар? Җитмәсә, эчкә узганчы: «Машинаның кайсы урындыгына утырсам исән калам?» – дип шаярткан булалар. Баштарак  ышанычлы йөртүче икәнлегемне зур тизлек белән исбатларга тырыша идем – менә бит ничек куам, янәсе. Тик алай түгел икән шул. Бүген Россиядә иң зур афәтләрнең берсе – юллардагы фаҗигаләр. Моны һәркем таный. Тик аңа зур һәлакәтләр уңаеннан игълан ителгән матәм көннәрендә генә  игътибар көчәя.

 

Кайвакытта машина белән кузгалганда башка шундый тиле уйлар килә: «Рульгә соңгы тапкыр утыруым түгелме икән?»  Болай уйлауның сәбәбе дә бар. 2008 елда Россия юлларында 218 мең 322 һәлакәт булганын, шуның нәтиҗәсендә 30 мең кешенең  вакытсыз үлемен, 270 меңенең төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуын исәпкә алсаң, бүген  автомобиль хуҗалары якыннары белән һәр көнне бәхилләшеп торырга тиеш кебек... Бигрәк тә юлларның сыйфаты һаман да начар калып, автомобильләр саны арта барганда. 2009 елның 1 гыйнварына Россиядәге барлык төр транспорт чаралары 41,2 миллионга җиткән.   Бу исә бер мең кешегә 255 автомобиль туры килә дигән сүз. Юл-транспорт фаҗигаләре саны шулай артуын дәвам итсә, кешеләре төрле яклап кырылган Россиядә автомобильләр генә торып калмасмы?

 

Кеше гомер буе рәхәтлеккә омтылып яши. Уңайлы хәрәкәт итү чарасы булган машина да шул исәпкә керә. Унсигезе тулганнар да һич югы көненә биш тапкыр «көйсезләнеп» алган «арба»га утырырга әзер бүген. Әлеге моданы тыеп булмый. Ләкин киләчәктә хәлләр үзгәрергә мөмкин. Соңгы атналарда зур фаҗигаләр кабатланганнан соң, ниһаять, диик, РФ Президенты Дмитрий Медведев та бу мәсьәләгә җитди игътибар бирде. Ул шушы көннәрдә  Россия Федерациясендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Килеп туган хәлне «аеруча четерекле» дип бәяләп, Президент автомобиль хуҗаларына гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә кагылышлы радикаль чаралар күреләчәген белдерде. Анда һәммәсенә дә бердәй «эләкте». Автомәктәпләр үзләрендә таныклык алганнарга карата бернинди җаваплылык хисе кичермәгәннәре өчен тәнкыйтьләнде. «Бөтен җирдә ришвәт. Имтиханнар формаль яктан гына бирелә. Мондый мәктәп узудан бернинди файда юк», – диде ул. ЮХИДИ хезмәткәрләренең исә, фаҗигаләрне булдырмас өчен тырышмыйча, бары соңыннан  җавапка тарту эшләрендә генә активлык күрсәтүләренә ризасызлык белдерде. Соңгы биш елда мондый фаҗигаләрдән ил икътисадына 5,5 триллион сум зыян килгәнен дә исәпкә алганда, җитди чараларга тотынырга кирәклеге көн кебек ачык.

 

Нәрсә үзгәрәчәк?  Россиянең баш автоинспекторы Виктор Кирьянов тәртип бозуны автомат рәвештә теркәү системасы алга таба тагын да яңартылачагын хәбәр итте. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы пилот проекты тәкъдим итә. Анда сәламәтлек торышы турындагы белешмә дә булачак. Дмитрий Медведев якын араларда катгый чаралар кабул ителәчәген белдерде. Аның тел төбеннән аңлашылганча, болар барысы да юл-транспорт фаҗигаләрен генә түгел, автомобильләрнең һәм шуңа бәйле рәвештә «бөке»ләрнең дә санын киметергә тиеш. Бу исә күпләрнең руль артына утыру хыялын чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Бәлки, бу адым дөрестер дә?..


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 150 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»