• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

06.04.2016 Җәмгыять

Шәһәрегез үзегезгә булсын!

Әйдә, энем, ташла фуражкаңны,
Төкер пиджагыңның өстенә,
Галстугың белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, –
Киттек!

Бүген бүлмәм өчен акча сорап,
Коммунхоздан килеп керделәр,
Акча таба алмагач, усал кешеләр
Квартирдан тотып сөрделәр...
Шулай, энем!

Монда акча кирәк,
Юкка гына йорттан кузгалдык,
Юкка гына шәһәр урамына
Чабатадан кереп югалдык.
Әйдә,

Егет, чишен аягыңны,
Төкер сандалына! -
Яланаяк кына кайтырбыз,
Авылыбызга кайткач:
– Шәһәрләрен яратмадык! –
Диеп әйтербез...

Һади ТАКТАШ. («Әйдә, энем!»)

Минме бу – кырык ел гомерен шәһәрдә яшәп киткән кеше? Авылдан килеп, каладагы фатирыма кайтып ауган саен, үземә-үзем аптырыйм: ничек озаклап тормак кирәк монда? Килгәнемнең беренче атнасында түзәргә була әле: ни дисәң дә, урын алыштыру бит – тузан сөртәм, кер юу машинасын кабызып җибәрәм (авылда керне иске өйдәге газ плитәсендә су кайнатып юам бит, автомат машина юк анда), кибеткә чыгып ашамлык ташыйм. Суыткыч тулы булмаса, җан тынмый. Иркен, зур, якты, җылы фатир, яшә дә яшә инде тыныч кына. Тик мондагы мәгънәсез вакыт үтерүгә озак чыдап булмый шул. Кайчан эшләремне төгәлләрмен дә, авылга кайтып китәрмен инде дип чәбәләнә башлыйм. Кыш көне, югыйсә, авылда да әллә ни эш юк инде ул. Көнгә дүрт-биш чиләк су кертүдән, ашарга пешерүдән, аннары табак-савыт юудан узмыйсың. Эштә генә дә түгел хикмәт, авылда ел фасылларының һәркайсы да үзенчә күңелле, үзенчә рәхәт! Кар көрисеңме, мунча ягасыңмы, ындырда чүп утыйсыңмы, тавыкларың, эт-мәчеләрең белән әвәрә киләсеңме – барысы да ишегалды белән бакча арасында. Ә анда кышын ап-ак кар, җәен – чирәм, агачлар, кошлар, бөҗәкләр... Андагы иркенлекне мондагы фатир киңлеге белән чагыштырырлыкмыни! Гел эштә, хәрәкәттә булгангамы, әллә күзеңә күренгән һәр нәрсәнең таныш, күңелгә якын икәненнәнме, боегырга һичбер сәбәп юк. Бер генә нәрсәгә кытлык авылда – кешечә түләүле эш урынына. Яшьләргә шәһәргә китүдән башка юл калмый.

Әле монда, калада, урам әйләнеп керим дип чыгып китәм дә, иртә язның шыксызлыгыннан, эреп тә бетә алмый, туңып та китә алмый интегеп яткан карның пычраклыгыннан, кышын да, яз-көзен дә бетми торган тайгак аяк астыннан (Казан кебек мул сулы, дымлы кала тагын кайда бар икән?), тротуардагы эт кәкәеннән, каршыма очрап торучы кешеләрнең аксыл-хәлсез чырайларыннан, машина боткасыннан тәмам арып-туеп, кәефем кырылып кайтып керәм. Юк, Казанның матурлыгын, төзеклеген, бигрәк тә үзәкнең, тарихи урыннарның каралган, бизәлгән икәнен инкарь итәргә һич тә исәбем юк. Соңгы елларда һәр татар, үзе кайда гына тормасын, Казанның чын заманча да, шул ук вакытта борынгылыгы да аңкып торучы матур мәркәзгә әйләнүенә сөенеп, горурланып яшидер дип беләм. Ләкин сүзем ул хакта түгел. Мин, гомумән, шәһәрдә яшәүнең табигый түгеллеген, җирдән аерылган кешенең йә рухсыз роботка әверелә баруын, йә чиргә сабышуын расламакчы гына буламын. Фатир эчендәге уңайлыкларга алданып (җылы су, җылы батарея, җылы бәдрәф һ.б.), физик хезмәттән бизгән һәр кеше, уйлап карасаң, бәхетсез инде ул. Казанда торганда, мин дә шулар сафында идем: транспортта тыгыла-кысыла эшкә барам, соңрак килүемне аклагандай, анда төнгәчә утырам, аннары, автобуслар бераз бушагач кына өйгә кайтам. Үз фатирыңа кайтып керүе күңелле инде анысы, ләкин ял көннәрендә бер дә алай түгел. Туйдыра бу рәхәт төрмә. Янда гына урман, шунда чыгып китәсең, һава сулап, агачларга сокланып йөргән буласың, кошлар сайравын тыңлыйсың. Сәер: шул ук вакытта туган авылың урманын сагынасың! Ә бу шәһәр яны урманы таш урамның дәвамы гына булганга күрә, сукмакларда төрледән-төрле чүп, шешәләр, тәмәке каплары аунап ята. Полиэтилен һәм пластмасса урманы! Урман түгел инде бу, ә шәһәр кыргыйларының ял паркы. Такырланып беткән урман сукмакларында, бала арбасы этеп, яшь аналар йөри. Мескеннәр, алар да киләчәктә шушы таш йортларны табигый яшәү урыны санап, аркылыны буйга алып салырга иренә торган, тирләп эшләүне бары тик фитнес-клубтагы физик күнегүләр дип кенә аңлый торган, ә табигатькә – ашап-эчеп, кәеф-сафа корып утыра торган җир дип кенә караган балалар үстерәчәк, билгеле. Күп булса икегә-ике чакрым мәйданлы шушы агачлык, таш фатирларыннан шуышып чыккан шәһәр ялкауларын бераз уятып, үпкәләренә чиста һава тутырып озата. Ә тегеләре өйләренә кайтып керү белән үк нишли инде: билгеле, ашарга утыралар. И ашап та карый инде ул шәһәр кешесе! Ачыкса да ашый, ачыкмаса да, – болай, гадәткә кергәннән генә дә. Тагы ни эшләсен? Телевизор, компьютер, суыткыч, плитә һәм, гафу итегез, бәдрәф – фатирда яшәүченең көндәлек маршруты шушы. Нишлисең, ияләшелгән. Ярый ла, бу ияләшү һәм хезмәттән бизүләр һәр аерым кешенең үз проблемасы гына булса! Калаларда укмашып яшәгән миллионнарны уйласаң, бу хәтле халыкны ашатып бетерергә ничаклы азык-төлек кирәк, ә бит шул азыкны авылда калган азчылык җитештерә, дип уйлыйсың. Җитмәгәнен чит илләрдән сатып алабыз. Санкцияләр генә әппититкә беркадәр киртә куйды. Ничек кенә булмасын, илнең азык-төлек сәясәтен нәкъ менә шәһәр формалаштыра. Югыйсә, киресенчә булырга тиеш кебек тә бит инде! Гомумән, шәһәр кешесенең корсагы ил белән идарә итә дисәм дә ялгышмамдыр. Совет заманында моны “рабочий класс”ны ашату ихтыяҗы диләр иде, чөнки ул “класс” заводларда илгә кирәкле станоклар җитештерә, фабрикаларда кием тегә, көнкүреш тауарлары ясый. Ә җир кешесе, керәстиән халкы шул максатка хезмәт итәргә ялланган сымаграк бер катлам иде. Тик хәзер кайда ул рабочий класс? Каладагы миллионнан артыграк кешенең күпмесе эшли икән завод-фабрикаларда?! Билгеле инде, күпчелеге түгел. Завод-фабрикалар үзләре дә көчкә генә тын ала, кайберләре ябылган да бит әле.Мондагы халыкның иң күп өлеше бүген сәүдә итә. Тегеләйме, болаймы, барыбер шул өлкәдә эшли – кибеттә, базарда нидер сатып торганы да, риэлторы да, рекламачысы да, авыл үстереп биргән нигъмәтне арзанга алып кыйбатка сатучысы да. Читтән ташып чүпрәк-чапрак сатканы нихәтле тагы. Калганнары хезмәт күрсәтү сата – чәчтарашларга килергә өндәп, телефоннарны тындырмый, мунча-саунага килергә кыстый, сәламәтләндерү һәм матурлык салоннарына чакыра. Бер-берсенә хезмәт күрсәтә-күрсәтә, халык торган саен яңа эш урыннары барлыкка китерә. Кибеткә керсәң, азык-төлек муллыгына һәм котчыкмалы бәяләргә шаккатасың! Өч ай чамасы гына Казанга килми торган арада ризык хаклары шулкадәр сикергән ки, кемдер көч түгеп җитештергән ит-майны, онны, ярмаларны, җиләк-җимешне бу кибетләр ничек кенә сатып бетерә ала икән дип шаккатасың. Әлбәттә, ашамлыкның күп өлеше сатылмый кала инде, искерә, саклану вакыты чыга. Тәмлесен сайлап бирегез, эчендә ите дә булсын дип, шаярта-шаярта алган казылыгым ашарга яраксыз, искергән булып чыкты, урам этләренә ашаттым. Саклау вакыты чыга башлауга, чит илләрдә андый ризыкның хакын төшерәләр дип сөйлиләр. Бездә кая ул – ташласа ташлый аны кибет хуҗасы, ләкин хакын төшерми! Гадәттәгечә, өрек, йөзем, чикләвек алыйм әле дип, кипкән җимешләр рәтенә сугылдым. Күзем дөрес күрмиме әллә дип, аптырап карап торам: өрек, йөземнең, кара җимешнең бәяләре 600, 800, хәтта мең сумга җиткән! Ул арада таҗик егете, ярымүзбәкчәләп, ярымтатарчалап, иелеп кенә колагыма пышылдый: “Апа, менә монысын өч йөздән генә бирәм, алыгыз!” Нишләп алмаска, алдым. Димәк, сатасылары килә, бик кыйбат булганга күрә тауарлары үтмәгәнен дә беләләр, әмма бәяне төшерергә базар юл куймый. Кыскасы, бер карасаң, искитмәле муллык, халыкка кирәгеннән күпкә артыграк ассортимент, ә икенче яктан – базар кануны куйган котчыкмалы югары хаклар!

Шәһәр бер дә җыйнакланырга, кечерәергә уйламый, бары тик үсүен генә белә. Җитештерү ягы аз, ә сату итү һәм кешегә төрле хезмәтләр күрсәтү базары чүпрә камыры кебек кабара тора. Менә шуңа күрә дә зур шәһәрләрдә эш бетми, кем килсә дә, күпме килсә дә, һаман табыла. Безнең Башкортстаннан гына да Казанга күпме яшь кеше эш эзләп килә дә, шушында сеңеп кала! Туган авылымнан якын гына урнашкан Туймазы, Бәләбәй, Октябрьский калаларыннан кемне алма, шуның йә үзе, йә баласы, йә туганы Казанда. Ниндидер үлчәмсез резина букча булды инде бу Казан... Мәскәүне гомумән дә сөйлисе юк, зурайган саен, әкияттәге убыр кебек үзенә суырып тора ул яшьләрне!

Ил җитәкчеләре шуны күрмиме? Шәһәрләрнең туктаусыз үсүе, кабаруы илнең икътисадын кайгыртырга тиешле гавамның – сәясәтчеләрнең, экономистларның үзләренең дә шәһәрчә фикер йөртүеннән киләме икән әллә? Чөнки алар һәммәсе дә диярлек шәһәрдә туып үскән кешеләр. Асфальттан төшеп туфракка басып карамаганга, аларга җир гаме, ил гаме каян килсен?! Һаман бер балык башы: нишләп соң галәмәт зур киңлектә яткан, җир-суга искиткеч бай Русиядә йөзәр-меңәр чакрымлы мәйданнар буш тора? Ике ел чамасы элегрәк Ерак Көнчыгышта, Приморье крае ягында җир алып эшләргә теләгән кешеләрне кызыктыру максатыннан, миллион сум дәүләт ярдәме бирү ниятен игълан иттеләр. Столыпин планына охшап тора бу. Узган гасыр башында Петр Аркадьевич, Русия соңрак үзләштергән киңлекләргә, Себергә, хәзерге төньяк-көнчыгыш Казагыстанга халыкны күпләп күчереп утырткан, шул эшкә дәүләттән зур акчалар бүлгән булган, тарихтан хәтерләсәгез. Бу юлы исә кешене җиргә беректерү нияте бик көтек, бик зәгыйфь күренә. Аннары, нишләп әле халыкны әллә кая, җир читенә озатмакчы соң бүгенге хыялыйлар? Моның хәйләсе өстә генә ята шикелле – Кытай, Япония, Корея чикләрендә утырган өлкәләрне үз халкыбыз исәбенә беркадәр тулыландыру, демографик куркынычсызлык булдыру максатыннан күтәрелде бугай әлеге идея. Югыйсә, ул як җирләренең, тарихи планда алсак, урысларга һәм шул исемне йөрткән Русия дәүләтенә кагылышы чагыштырмача аз, бик сыек бит. Ә күршеләрнең, тарихый хаклык даулап, бу тирә биләмәләргә ымсынуы, киресенчә, бик көчле. Хуш, һәр дәүләтнең үзе яулаган биләмәләрне сакларга, якларга хакы бардыр. Әмма бу эшне бербөтен ил киңлегендә, урта җирләрдәге бушлыкта да бертигез кимәлдә эшлисе иде бит. Юк, көтеп ала алмабыз ахрысы. Яңа Столыпиннар күренми әлегә.

...Шәһәрдә бөтен кеше каядыр ашыга. Урман кисеп утын кайтарасы, өенә кайтып мич ягасы бар диярсең. Бауман урамында гына ял итеп, киләп-сарып тик йөриләр. Ниндидер кызык эзлиләр. Таш арасында кызык була димени инде! Шәһәр яшьләрен кызганам. Алар бит, мескеннәр, бала чакларыннан ук тирләп-пешеп эш эшләүнең, үз куллары белән үстергән яшелчәнең, җимешнең тәмен белмиләр. Чөнки шаулы, төтенле, начар сулы шәһәр аларга үз кыйммәтләрен, үз модасын, яшәү рәвешен көчләп тага. Илнең акчасы шәһәрләр эчендә әйләнә. Димәк, ничек тә булса шушында эләгеп калырга кирәк, этешеп-төртешеп булса да, берәр эш эшләгән булып йөрергә... Бүтәннәрдән калышмаска, уңышлы дип саналучылар рәтендә булырга... Бер-берсеннән күрмәкче, яшьләр барысы да инкубатор чебешләре шикелле, бер үк төрле киенгәннәр. Барысының да кулларында, колакларында смартфоннар, айфоннар. Кызларның һәммәсе дә барлы-юклы чәчен җилбәгәй җибәргән. Транспортка керәсеңме, кибеткәме – кая карама су анасыдай тузган чәчле, тубал башлы хатын-кыз... Егет-җиләннең күбесе бик хәлсез, сыек кыяфәтлеләр. Колакчыннан яңгыраган, безгә ишетелми торган ниндидер музыкамы, аудио-текстмы эченә чумганнар. Гүя алар безнең арада түгел, ә кайдадыр, космоста чорналган виртуаль дөньяда яшиләр...

Көн саен бер үк маршрутта, халык агымына ияреп, автобуста, метрода эшкә барган, эштән кайткан кешенең җаны нишли? Иң нечкә күңелле, иң нәзберек кеше дә тупаслана, каешланадыр монда. Калада яшәп калган шигъри җанлы кешеләргә Ходай үзе сабырлык бирсен! Алар гомерләре буена авылны сагынып яшиләр, шигырь, җыр язалар, һичьюгы, бүтәннәр иҗат иткәнне сыктап тыңлыйлар. Таш джунгли капкыныннан ничек ычкынырга белмичә бәргәләнәләр дә, инде җайланган сыман тормышларын үзгәртергә көч таба алмыйча, биредә яшәп үләләр. Күбесе туган авыллары зиратына ятарга гына кайталар. Болары – кендекләре авылда киселгәннәр. Кабан, Болак буйларында йөткерә-йөткерә йөргән, тормышы җайсызлыгыннан зарланып та, халкын агартырга омтылып, үзе шәм кебек шушында янып сүнгән Тукай да “Казан – фахиш шәһәр” дип язган һәм шулай ук бик яшьләй үлгән Такташ та, мәгърифәт, мәдәният учагы яктысына ымсынып, шәһәргә килгән, аннары гомерләрен монда яндырган бүтән шагыйрьләребез, җырчыларыбыз, галим-голәмәләребез дә бүгенге күзлегемнән миңа бик кызганыч, бик жәл күренәләр. Авылларыбыз шәһәр яшәсен өчен корбан бирсә, болары – шәһәр дә, авыл да милли йөзен җуймасын өчен янган корбаннар бит асылда...

Ә менә шәһәрдә туып-үскәннәрне аларга бүген табигый тоелган мохиттән тартып алып, җиргә бастырыр өчен ни кирәк икән? Әлбәттә, илне тәртипкә салырга тиешле кануннар, мөмкинлекләр, кызыксындыру гамәлләредер. Шәһәрдән читтәрәк бик күп, бик күп эш һәм яшәү урыннары булдырмый торып, җиргә нефть ятмаларын саклаучы бер кабык итеп түгел, ә тере зат итеп карый башламый торып, бу шәһәр гыйфритеннән котылып булмастыр!

Радионы татарча дулкынга көйләп куйдым да, бер-бер артлы туган авыл, анда калган әнкәйләр, сагыну турындагы җырлар фонында язып утырам. Юк, бу җырлардан күңелем нечкәрми, мин аларны йөз кат ишеткән инде. Җырчыларыбыз да, шагыйрьләребез дә, көйчеләребез дә, шәһәрдә яшәп, гомерләре буена авылны сагынудан гына иҗат итәләр бугай! Шуңа да татар җырындагы тема ярлылыгына гаҗәпләнәсе юк. Бу ярлылык сагыну, җирсү дигән хис байлыгының сәер бер чагылышыдыр ахрысы...

Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.03.2016
Татарстан яшьләре печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D