• 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 16 Август Нур Алиев
  • 16 Август Әдип Маликов (1921-2009)
  • 16 Август Рөстәм Яхин (1921-1993)
  • 16 Август Илнур Фәйзрахманов
  • 16 Август Рамил Чурагулов
  • 16 Август Рафаэль Латыйпов
  • 16 Август Марат Ибляминов
  • 16 Август Оксана Ильюп
  • 17 Август Зәйнәб Фәрхетдинова
  • 17 Август Рамил Ханнанов
  • Корбанлыкка угез сатыла. Шэхси хужалыкта устерелгэн. Суеп биру момкинлеге бар. Тел: 89083310076 Балтач р-н
  • Тутырган тавык пешереп бирүче кирәк иде.238-50-48
  • Казаннын Роторный урамы 11 нче йортта 12 кв.метрлы булмэ арендага бирелэ. 3нче этаж. Булмэдэ диван, холодильник, микроволновка, телевизор, шкаф бар. 7500 сум. Тел. 89503169494
  • Казан, Ибраһимов пр. 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Җиһаз һәм техника бар. Собственник. 89600478295
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр), с мебелью в новом доме. т.89276766077
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый жир. Яхшы, унайлы урында. 300 мен сум. Телефон: 89276761228
  • Продаю детский комбенизон три в одном, почти новый. Цена договорная. Черемшан 89274571255
  • Биектау районы Чыпчык авылында яна йорт сатыла. 102 кв.м Барлык коммуникациялэр бар. Жир билэмэсе 12 сотый. Авылда мэчет, мэктэп, мэдэният йорты, балалар бакчасы бар. Асфальт юл йортка кадэр килэ. Янэшэдэ тимер юл, трасса уза. Фэнил. Тел 89033873781. Фэузия: 89506674095. Алмаштыру момкинлеге бар
  • Сарыклар, тэкэлэр, бэрэннэр сатыла яки берэр техникага алышына. Актаныш. 89270861527
  • Казаннын Ибрагимов урамындагы 2 булмэле фатирга кызлар эзлим. Бэясе 4500 сум бер кешегэ. 89179361290 (ватсап)

 

 

 
Архив
 

30.03.2016 Киңәш-табыш

Помидор уңышын арттыру буенча 11 КИҢӘШ

Башка яшелчә культуралары кебек, помидор да үзенә игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә, шунсыз мул уңышка өметләнәсе юк.

Беренче киңәш: файдалы бөркү

Помидор куакчыкларының икенче, өченче чуклары чәчәк аткан вакытта, бор кислотасының сыек эремәсен бөркү серкәләрнең өлгерүенә, җимшәннәрнең күпләп яралуына һәм үсешенә уңай тәэсир итә. Шулар белән беррәттән, томатта яңа үсеш нокталары пәйда булуга, помидорларның баллануына булыша. Галимнәр фикеренчә, әлеге алымны куллану томатларның уңышын 20 процентка арттыра. 10 гр бор кислотасын 10 л суда эретеп, үсемлекләр чәчәк аткан чорда, өсләренә бер-ике мәртәбә бөркибез. Әлеге максаттан магний куллану да отышлы.
 
Икенче киңәш: җиңелчә селкетү
Помидорлар үз-үзләрен серкәләндерү үзлегенә ия. Табигый шартларда аларны җил агымы һәм бөҗәкләр серкәләндерә. Ә теплица эчендәге ябык грунтта үстергәндә, моны үзебезгә эшләргә туры килә. Бу бик гади: иртәнге якта өч-дүрт көнгә бер мәртәбә томатларны күтәртеп бәйләгән бауларны тарткалап, чәчәк аткан чукларны җиңелчә селкеткәләп узабыз. Тәҗрибәле бакчачылар бу процедура артыннан ук түтәлләргә су сибә, 1,5-2 сәгатьтән теплицаны җилләтә.
 
Өченче киңәш: түтәлләрне дөрес урнаштыру
Помидорларны теплицада үстергән очракта, түтәлләрне көнчыгыштан көнбатышка таба сузу иң шәп вариант санала. Бу очракта бөтен куаклар да иртәнге кояш нурларында тигез коена, көн уртасында күрше рәтләр бер-берсен күләгәләми. Шуның нәтиҗәсендә, уңдырышлылыкны арттыру өчен бик кирәкле шарт – үсемлекләрнең көн яктысында көч җыю вакыты озыная.
 
Дүртенче киңәш: төбенә өю
Помидорның тамыры нинди – уңышы шундый булуы барыбызга да мәгълүм. Көчле, нык тамыр системасы гына күпсанлы җимшәннәрне дым, азык, кирәкле микроэлементлар белән тукландыра, эре һәм тәмле помидорлар үстерә ала. Тамырлар көчлерәк булсын өчен иң гади алым – алар үскән чакта томатларның төбенә өю. Помидорларның тамыры берөзлексез үсми, периодлап кына. Аңлатып узам. Үсентеләрне теплицага күчереп утырткач, иң элек тамырлар кинәнеп үсә, чуклана, тарала, ныгый, моңа ике-өч атна чамасы вакыт китә. Ә аннан соң төп сабак күзгә күренеп күтәрелеп китә, ян ботакчыклар күпләп ярала һәм үсеш ала. Вегетатив масса формалашып җиткәч, тамырлар янәдән актив хәрәкәткә килә. Тамырларның кабаттан үсеше помидорларның чәчәк ату, җимшәннәр яралу чорына кадәр дәвам итә. Бу – икенче мәртәбә төбенә өю өчен уңайлы вакыт. Туфрак өеме эчендә өстәмә тамырлар ярала, димәк, мул уңышны тәэмин итүче “эшче армия” көчәя. Әгәр игътибарлы булсагыз, кайчан төбенә өяргә кирәклеген томатның төп сабагы үзе үк искәртә: аның тамырга якын торган өлеше элеккеге яшеллеген җуеп, зәңгәрсу төскә керә, анда вак кына кабырчыклар күренә башлый. Төбенә вакытында биек итеп дымлы туфрак өйгәч, помидорның тамыр системасы бик көчле үсеш ала, шул рәвешчә, мул уңышка ныклы нигез салына.
 
Бишенче киңәш: былтыргы сабакны файдалану
Кайбер тәҗрибәле бакчачылар помидор рассадасын көздән ваклап турап җиргә күмеп калдырылган былтыргы томат сабаклары өстенә утырта. Һәр төпкә берәр чи вак балык салып калдыру уңышны бермә-бер арттыра дип исәпләүчеләр дә бар. Дөресен әйтәм, әлегә бу ысулны сынап караганым булмады, бакча күршем Нина (мәрхүмә инде) гел шулай эшли иде.
 
Алтынчы киңәш: ян ботакчыкларны сындыру
Бу алымны вакытында кулланмасаң, томат түтәленең куе куаклыкка әйләнүен көт тә тор, ә җимешләре берән сәрән генә булачак. Бер помидор үсентесе сезонга 200гә якын ян ботакчык чыгара ала, диләр. Үсемлек дымны, файдалы матдәләрне бары тик уңыш бирүче ботакчыкларга гына сарыф итсен өчен ян ботакчыкларны сындыру зарур. Бу эшнең үз хикмәтләре бар. Әйтик, Себер селекцияле ачык грунтта үсүче иртә өлгерешле супердетерминат һәм детерминат томатларга, гомумән, кагылмаска да мөмкин. Алар болай да кыска буйлы, аз ботаклы, уңышлары да чамалы гына. Аның каравы, чирләргә чыдамлыклары белән аерылып торалар. Аларның җиргә тиеп торган яфракларын, чәчәксез ботакчыкларын гына өзгәлибез. Ә озын булып үсүче ярымтерминат һәм буйга үсүдән туктый белмәүче индетерминат сортларны һәм аларның гибридларын бер яки ике ботаклы итеп формалаштырырга туры килә. Әлеге эш, яфрак куентыгыннан үсеп чыккан ботакчыклар 4-5 смга җитүгә, төбен 1 см калдырып, сабагын өзеп атудан гыйбарәт. Атнага бер мәртәбә һәр үсентене күздән кичереп, ян сабакчыкларны юк итеп тормасаң, эш харап.
 
Бер ботаклы итеп үстергәндә, яфрак төбеннән үсеп чыккан барлык ян сабакчыклар өзелә. Ике ботаклы итеп формалаштырганда, беренче чәчәк чугыннан өстәрәк урнашкан иң көчлесе калдырыла. Төп сабакта 7-8 чәчәк чугы формалашкач, август аенда томатның теплица түшәменә чаклы менеп җиткән үсеш ноктасы өзеп алына.

Җиденче киңәш: яфракларны өзеп ташлау
Уңыш өлгерткән чорда, помидорларның яфракларын даими өзеп торалар. Картайган, саргайган, чирле, җиргә тигән, җимшән чугын кояштан каплаучы, бер-берсенә орынып торучы яфраклар беренче чиратта юк ителә.
 
Бу һич тә бөтен яфракны берьюлы юк иттең дигән сүз түгел. Июнь азагыннан башлап, һәр атнада иң түбәндәге 1-3 яфрак кыска төп калдырып кисеп алына башлый. Чәчәк аткан ботакчыкта бөтен җимшәннәр яралып, кимендә, борчак зурлыгы булганчы, аның өстендә урнашкан тукландыручы яфракларга тияргә ярамый! Яфракларны иртәнге якта, көннәр коры торганда кисәргә кирәк, бу очракта җәрәхәтләре тизрәк ябыла, үсентегә инфекция керү куркынычы кими.
 
Сигезенче киңәш: тамырдан тыш тукландыру
Үсемлекләрнең яшел яфракларына, сабакларына, ботакчыкларына 10 көн саен кич белән җылы суда эретелгән микроэлементлар бөркү томатларга уңышны иртәрәк өлгертергә һәм чирләргә каршы торырга ярдәм итә.
 
Әлеге максаттан 10 л суда эретелгән 1 бал кашыгы мочевина, шундый ук нисбәттәге калий яки кальций селитрасы, 1 л эремчек суына 20 тамчы йод тамызып, һәркайсын 10 л суда сыеклап, әлеге ашламаларны чиратлаштырып сибәргә туры килә. Томатлар бор кислотасын һәм магнийны бик ярата. Күптөрле микроэлементларның балансланган катнашмасын куллану да отышлы.
 
Тугызынчы киңәш: җимешләр өчен десерт
Тәҗрибәсез бакчачылар, томатлар өлгерә башлагач, аларга органик ашламаны күп итеп кертә башлый. Ул актив вегетация чорында бик кирәкле гамәл булса да, җимеш өлгерү чорына яраклы эш түгел. Бу вакытта иң файдалы катнашмалар белән таныштырып үтәм.
Беренчесе – коры көл. Томатларны сугарганнан соң, ике атнага бер мәртәбә дымлы туфракка 1 кв. м.га 3-4 аш кашыгы исәбеннән коры көл сибәбез. Ул корткычлардан да саклый, иммунитетны да ныгыта, ашлый да.
 
Икенчесе – минераль коктейль. 2 л коры көлне зур мичкәгә бушатып, өстенә 5 л кайнап торган су коеп, суынганчы каплап тотабыз. Шуңа 10 л су, 10 г бор кислотасы порошогы, 10 мл йод (1 флакон) өстәп, бер тәүлек төнәтәбез. 10 мәртәбә сыеклап, һәр төпкә 1әр литр сибәбез.
Өченчесе – чүпрә. 3 литрлы пыяла банкага 100 г чи чүпрә, ярты стакан писүк салабыз, өстенә җылы су тутырып, кояшлы урынга ачытырга куябыз. “Кайнау” тукталгач, 1 стакан ачыткыны 10 литр суда сыеклап, һәр төпкә берәр литр сибәбез.
 
Унынчы киңәш: су сибү
Томат аягы – дымда, башы корыда һәм җылыда булганны ярата. Куак астындагы дымлылык – 85-90, һаваныкы 50 процент булганда, ул үзен яхшы хис итә. Томатның кыска буйлысына баштагы чорда атнасына 1-2 мәртәбә 2-3 л сибү җитсә, озын буйлысына башта 5әр литр, үсеше активлашкан чорда һәр төбенә 10ар л су сибәргә кирәк. Бары тик иртәнге якта төпләренә генә һәм җылы су гына куллану зарур.
 
Унберенче киңәш: тукландыру
Азотлы ашламалар тамыр, сабак, яфрак, ботакчык үстерү чорында бик мөһим. Фосфорлы-калийлысы уңышны арттыра, аның саклануын, сыйфатын тәэмин итә. Калий һәм микроэлементлар утын көлендә, витаминнар ачытылган кычыткан, төрле үлән төнәтмәләрендә күп. Шәхсән үзем 200 литрлы мичкәдә иртә яздан кара көзгәчә берәр чиләк кычытканны (күбрәк булса да ярый), чүп үләннәрен, тавык яки сыер тизәген, ярты чиләк агач көлен, азык-төлек калдыкларын ике атна дәвамында ачытып, 10-15 мәртәбә су белән сыеклап, ун көнгә бер мәртәбә томатларыма сибәм. Яшь үсентеләрне – яртышар литр, җимеш бирүчеләрен 1әр литр сыек ашлама белән тукландырам. Җимеш өлгергән чорда әлеге составка фосфорлы һәм калийлы ашлама өстәп җибәрәм. Сыекланмаган 1 чиләк ачыткыга 1 аш кашыгы исәбеннән нитрофоска яки калий гуматы һәм суперфосфат эретеп өстәү отышлы. Томатлар аеруча тавык тизәге ашламасын ярата, аны 1:20 нисбәтендә сыеклап сибү зарури. Ашлама керткәнче һәм аннан соң түтәл яхшылап сугарыла.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.03.2016
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments