|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2016 Мәдәният
Әсхәт Хисмәтов белән музыкаль кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ14 мартта Татарстан Милли китапханәсенең уку залында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән музыкаль кичә булды. Кичәдә Камал театры артистлары башкаруында музыкаль номерлар, шигырьләр, җырлар яңгырады. Әсхәт Хисмәтов үзенең яраткан җырларын башкарды. Артист хакында:
Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 2003 елны артистка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Рольләре: Марат – «Туй алдыннан», Шәйдулла – «Талак, талак» (Х.Вәхит), Иван – «Бирнәсез кыз», Денис Иванович – «Җимерелгән бәхет» (А.Островский), Гөлүс – «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзиев), Булат, Ишан – «Зәңгәр шәл», Ильяс – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), Хәлим – «Минлекамал» (М.Әмир), Хәйретдин – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Ташчәйнәр – «Ахырзаман» (Ч. Айтматов), Акбай – «Авыл эте Акбай», Бәчке – «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин), Максуд — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Акоп – «Ханума» (А. Цагарели), Вакыйф – «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев), Мокай – «Мин ышанам сиңа…» (Л.Айтуганов) һ.б.
--- |
Иң күп укылган
|