|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2016 Фаҗига
Пенза өлкәсендә юл һәлакәте аркасында 9 кешенең гомере өзелгән (ФОТО, ВИДЕО)Кичә М5 "Урал" федераль трассасының 665 нче чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында 9 кешенең гомере өзелде, өч кеше, шул исәптән ике машина йөртүче дә, хастаханәгә озатылды. Трассада микроавтобус һәм йөк автомобиле бәрелешә. Вафат булучыларның барысы да автобус пассажирлары. "Һәлакәт юл йөрү кагыйдәсен бозу аркасында килеп чыкканлыгы бәхәссез, – дип үз фикерен белдергән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев.. – Барысын да тикшерү ачыклар. Вафат булучыларның күпчелеге Пенза өлкәсе кешеләре. Микроавтобус йөртүчесе Ульяновскидан булган. Юлда пассажирлар утырткан. Без вафат булучыларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез".
Кайбер мәгълүматлар буенча, микроавтобус йөртүчесенең моңа кадәр тизлек режимын арттырганы өчен 40тан артык тапкыр җаваплылыкка тартылганы булган. Дөреслеккә туры килсә, микроавтобус җәйге тәгәрмәчләр белән хәрәкәт иткән. Җинаять эше кузгатылган, дип яза "Саба таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|