поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2016 Медицина

Сак булыгыз: Зика бизгәге

Шундый заманда яшибез: бер чирне икенчесе алыштырып кына тора. Соңгы арада Зика бизгәге вирусы турындагы хәбәрләрне әле бер ил, әле икенче ил яңалыкларыннан ишетәбез. Узган атнада Франциядә бер авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта илнең сәламәт­лек саклау министры кисәтә һәм халыкны уяулыкка чакыра.

Анда Зика вирусын урта яшьләрдәге бер ханымның җенси юл белән үзенең өй­дәшеннән иярткәнлеге ачык­ланган. Ир-ат исә күптән түгел генә Бразилиядән кайткан. Вирусны шунда черки­ләрдән иярткән булуы ихтимал. Зика бизгәге вирусы беренче тапкыр 1947 елда беленә һәм шуннан соң озак вакыт ул кешегә куркыныч тудырмый дип саналган. Бары 2014 елда гына вирус ияртүчеләр саны кинәт кү­бәеп киткән һәм хәзер 30дан артык илдә теркәлгән. Әлеге вирусны 120 меңнән артык кеше йоктырган. Чир бил­геләренә килгәндә, ул өлеш­чә грипп, ОРВИ авыруларыныкына охшаш: температура күтәрелә, күз эренли, кеше бизгәк тоткандай калтырый башлый, буыннар һәм арка авырта, битне тимгел баса, хәл китә. Бөтендөнья Сәла­мәтлек саклау оешмасы Зика вирусы күп табылган илләр­нең исемлеген булдырган. Чир аеруча Үзәк һәм Көньяк Америкада – Мексика, Боливия, Бразилиядә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә – Камбоджа, Һиндстан, Индонезиядә, Таиландта, Сингапурда шактый таралган. Шулай да бу җәһәттән эпидемиологик яктан иң катлаулысы дип Бразилияне атыйлар.
 
Роспотребнадзор бел­геч­ләре әлеге илләргә барырга җыенучыларга алдан ук саклык чаралары күрергә киңәш итә. Белгечләр кисә­түенчә, әлегә Зика вирусына каршы торырлык бернинди дәва да, вакцина да юк. Чир бигрәк тә йөкле ханымнарда авыр уза. Вирус карындагы бала өчен куркыныч, чөнки баш мие үсешенә комачаулый һәм ул очракта баш сөяге тышчасы тиешенчә үсә алмый. Бу исә церебраль паралич, акыл тайпылышы һәм күрү проблемаларына ки­терә­чәк, диләр. Зика вирусы, авыру черки тешләгәннән соң, берничә көннән үзен сиздерә. Олы кеше чирне балаларга караганда җиңелрәк үткәрә.
 
Әлеге вирусны төп таратучылар – тропик илләрдәге Aedes токымлы чер­киләр. Әлеге бөҗәкләрнең бүтән йогышлы чирләрне таратуы да мәгълүм. Безнең җир­лектәге озынборыннар күб­рәк кичкырын кешегә тынгы бирмәсә, ә Зика биз­гәге вирусын йөртүче бө­җәкләр көндез дә актив икән. Дымлы, җылы климатта алар бик күп үрчиләр. Россиядәге шарт­лар әлеге черкиләр яшәү өчен кулай урын саналмый. Шул ягы куркыныч: чер­киләр кеше белән бер урыннан икенче урынга кү­чәргә мөмкин. Әйтик, машина багажнигында, биш­тәрдә, үсемлек туфрагында.
 
Россия халкы арасында да Зика бизгәге вирусын йоктырып кайтучы бар. Ел башында Доминика Республикасында булып кайткан Мәс­кәүдә яшәүче хатын-кызга, авырып дәвалау оешмасына эләккәч, шул диагноз куелган. Бу җәһәттән аэропортларда санитария күзә­түе көчәйтелгән. Эпидемиологик хәл тотрыксыз саналган илләрдән килүчеләрдә югары температура күзә­тел­гәндә, тикшерүне йогышлы авырулар хастаханәлә­рендә дәвам иттерәләр.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»