|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2016 Җәмгыять
Куйсуында күптән ябылган мәктәп бинасына яңа сулыш өрделәрКызыл Октябрь районы Куйсуының күптән ябылган мәктәп бинасында уку залы ачылды. Биредә авыл халкы өчен китап-журналлар уку белән беррәттән домино һәм шашка-шахмат уйнарга, шулай ук телевизордан телетапшырулар карап, яңалыклар турында фикер алышырга да мөмкинлекләр бар. Совет чорындагы “Изба-читальня”ны хәтерләткән шушы уку бүлмәсе Кызыл Октябрь районының Куйсуы авылы буенча Уразавыл советы депутаты Наил Үмәров көче белән булдырылган һәм җиһазландырылган. Чиста, якты һәм җылы бүлмәдә Куйсуы халкы белән бергәләп, Сергач районына кергән янәшәдәге рус авылы кешеләренең күңелле генә аралашуларын күрү – безнең төбәктә милләтара дуслыкның нык булуын белдерә. Шушы мәдәни-ял урынын ачарга килгән район вәкилләре Наил әфәнденең тырышлыгын югары бәяләделәр.
- Кадерле куйсуылылар! Мин үзем дә чыгышым белән шушы авылдан һәм төрле еллар буе биредә балалар укыттым. Наил Әхмәтовичның авылдашларыбыз алдында депутат буларак сүзләр белән түгел, эше белән үзен күрсәтүе сокландыра. Ул халыкка ярдәм итүгә көчен кызганмый, үзенең партиясе исәбеннән шушы залны түшәменнән алып идәненәчә ремонт эшләү өчен йөз мең сум акча бүлеп бирде, җылытты, өстәвенә дәүләт думасының бер депутаты аркылы кыйммәтле телевизор да алып бүләк итте. Мин барчабыз исеменнән дә аңа рәхмәт белдерәм, - диде район Земство җыеныннан килгән Таһир әфәнде Юсипов.
Районның мәдәният, спорт һәм яшьләр эше буенча комитет рәисе Максут Яруллин да Наил Үмәров исеменә мактау сүзләре юллады.
- Илебез кризис кичергән чакта биредә һәм районның кайбер башка авылларында да Наил әфәнденең ярдәме күренә, мин, үз чиратымда, аңа һәм шулай ук районыбызның барча депутатлар составына мәдәни-агарту һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Максут Мансурович.
Биредә җыелган куйсуылылар да шушы олы бүләк өчен Наил Әхмәтович исеменә изге теләкләр теләп рәхмәт юлладылар.
- Мин инде озын-озак итеп сөйләп тора алмыйм, бу бит депутат буларак башкара торган эшләремнең беренче адымнары гына, киләчәккә таба авылдашларымның ышанычларын аклап, башка юнәлешләрдә дә көчемне кызганмаячакмын, Алла кушса! Шушы бинаның түбәсен ремонтлау өчен 300 мең сумлык смета проекты әзер инде, агымдагы елда аны гамәлгә ашырырга тырышырбыз, - диде Наил Әхмәтович.
Максут Яруллин әйтмешли, Наил Үмәровның игелеге кайбер башка авылларда яшәүчеләргә дә тия. Мәсәлән, үткән елның көзендә ул Кече Рбишчада яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз хатын Афия Мунҗәфәровага да йортын төзекләндерер өчен КПРФның өлкә комитетыннан илле мең сум алып бирде. Авылларда һәм районда депутат булырга теләүчеләр күп, тик Наил Үмәров кебек сайлаучылары алдында вәгъдәләрен үтәүчеләр генә бик аз.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|