поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.07.2009 Шоу-бизнес

“МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ”: АЧЫК ҺАВАДАМЫ ЯКИ ТӨНГЕ КЛУБТАМЫ?

“Барс-Медиа” компаниясе “Музыкаль десант” гастроль турларын өченче ел рәттән уздыра инде. Нигездә яшьләргә исәпләнгән проект республиканың кайбер шәһәрләрен йөреп чыгачак. Оештыручылар мондый концертны үткәреп заманча татар музыкасы аша яшьләрне телгә һәм мәдәнияткә тарту максатын куялар. Быел Нурлатка “Музыкаль десант” 20 июльдә (ачык һавада) аэропорт территориясенә “төште”. Концертта 20 популяр татар яшь башкаручылар чыгыш ясады. Алар арасында алыштыргысыз “десантчылар” – Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин, “Эссе” төркеме бар иде. Концертны ди-джей Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Айрат Ильясов алып барды.

– Гөлназ әйт әле, алып баручы буларак сиңа ачык һавада, әллә төнге клубларда эшләү кулаеракмы?

 

– Ачык һавада мондый форматтагы концертларны оештыру һәм алып та бару яхшырак. Бирегә бик күп кеше килә ала, урамда җәйнең иң матур вакыты, гомумән атмосфера бик яхшы. Әнә карагыз әле, тамашачы килә дә килә (без сөйләшкәндә вакыт әле кичке җиде генә иде, ә концерт сигездә башлана – Х.Ә.) – бу бит үзенә күрә бер кечкенә Сабан туе. Ә төнге клубта ничектер башкачарак – тәмәке исе, караңгылык, тамашачының күп сыймавы, ниндидер дискомфорт сизелә.

 

– Төнге клубларны татарлар әлегә кабул итә алмый сыман?...

 

– “Музыкаль десант” булып узган төнге клубларда руслар күбрәк иде диясе килә. Дөресрәге рус телле милләттәшләребез шактый булды. Алып бару да кыенлашты, аларга күбрәк русча сөйләргә туры килде. Кызганыч, андый урыннарга әбиләр дә, бабайлар да, балалар да килә алмый шул. Шуңа күрә аудитория дә азая.

 

– Ә нигә төнге клубларны сайларга булдылар икән оештыручылар?

 

– Әлеге дә баягы кризис сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Без мондый проектлар бушка булуын, яшьләрнең күбрәк тартылуын телибез. Ләкин бүгенге шартлар масштабларыбызны кечерәйтергә мәҗбүр итә.

 

– Ландыш, ә сез нинди дә булса аерма сизәсезме үзегезнең чыгышларда, ачык һавада һәм төнге клубларда диюем?

 

– Әллә ни зур аерма юк инде, тамашачыга кайда да бирелеп эшлисең. Ачык һавада эшләү күпкә күңеллерәк һәм җиңелерәк.

 

– Мөнир, ә сиңа кайда эшләве җиңелерәк?

 

– Ачык һавада әлбәттә. Без бит барыбыз да урамда үскән балалар, шуңа күрә һәркем үзен урамда иркенерәк тота. Бу миңа гына түгел тамашачылар өчен дә бик уңайлы. Аларга рәхәт булса, безгә икеләтә рәхәт сәхнәдә чыгыш ясавы. Бирегә бит һәр теләгән кеше килә ала, ә төнге клубка ниндидер бер катлам кешесе генә йөри. Төнге клубта чыгыш ясаганды мин үземне бер читлектәге кош сыман тоям, ачык һавада иркенлеккә чыгам, рәхәтләнеп биеп чыгыш ясыйм.

 

– Илназга да ачык һавада чыгыш ясау кулаеракмы әллә?

 

– Минем өчен нинди форматта эшләүгә карамастан – барлык сәхнәдә дә мин 100 процентка эшлим. Ә менә тамашачылар төрлечә. Һәр сәхнәнең дә үз тамашачысы бар. Төнге клубта күбрәк яшьләр биер, күңел ачар өчен килә. Концерт залында – уйланып, җырның мәгънәсен тыеп, җырчыны якыннан күрү теләге белән килсә, ачык һавада җырлавы да, җырны тыңлавы да рәхәт.

 

Әлбәттә, мондый фикерләр барлык чыгыш ясаучы артистларда гына түгел, тамашачылар арасында да шактый булды. Һәм әле матбугат битләрендә быелгы “Музыкаль десант”ның ни өчен төнге клубларда булуы хакында бик күп язмалар күренер. Чөнки, Нурлат муниципаль район башлыгы Наил Шарапов кебек, ачык һавада -  үз халкына матур музыкаль бүләк ясаучылар юк дәрәҗәсендә.

 

www.tamasha.ru фотосы.

 


Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.07.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»