поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.01.2016 Мәгариф

Сабада ник малайлар кызлардан аерым укый?

Саба гимназиясендә гадәти булмаган тәҗрибә үткәрәләр. Бу уку елыннан башлангыч сыйныфларда, бишенче класста малайлар кызлардан аерым укый башлаган. Бу берничек тә дин белән бәйле түгел, үзенә күрә укыту методикасы. Фәндә аны гендерлы укыту дип тә атыйлар. Әлеге методиканың асылын аңлау өчен, Саба районы гимназиясе белән элемтәгә кердек.

– Район башлыгыбыз чит илдә әлеге укыту методикасын өйрәнеп кайтканнан соң, районда гимназиядә әлеге ысулны кулланып карарга булдык. Барлык укытучылар бу хакта җентекләп өйрәнде. Бу уку елыннан малайлар, кызлар аерым укый башлады, – ди Саба районы гимназиясенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Фазылова.
Методиканың төп асылы балаларны җенес буенча бүлүдә генә түгел икән, аларны белем дәрәҗәләренә карап аерганнар. Әйтик, «А» классында иң көчлеләре укый. «Б»дагылар алардан азрак калыша. Чирек нәтиҗәләре буенча, әгәр бала үз классы таләпләренә җавап бирми икән, аны башка сыйныфка күчерәләр.



Әлеге гендерлы укытуны төрле ата-ана төрлечә кабул иткән, каршы килүчеләр дә булган. Әмма шул рәвешле, гимназия малайларга, кызларга аерым якын килеп тәрбия эше алып барырга ниятли. Әйтик, егетләр робот техникасы белән кызыксына, теннисны якын күрә, аларга шул юнәлеш буенча өстәмә мәгълүмат бирелә. 

Малайларга кызлардан башка укуы күңелсездер, дигәнемә, Гөлнара ханым:
– Монда бит иң беренче чиратта белем дәрәҗәсен күтәрү мөһим, – дип җавап бирде.
Баксаң, Казанда мондый методиканы инде 25 еллап сынаучы мәктәп тә бар икән. Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназия. Дөрес, хәзер биредә ике генә класста малайлар кызлардан аерым укый. 1990 елларда, җинаятьчел төркемнәр барлыкка килгән заманда, мондый укыту чынлап та актуаль булган. Малайларда ир-ат сыйфатларын тәрбияләү мөһим саналган. Ул чакта бу мәктәптә укучылар кичке бишләргә кадәр шөгыльләнә торган булганнар. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә мәш килгәннәр. Ул чакта бюджеттан да моның өчен акчалар шактый бүлеп бирелә торган булган. Вакыт узу белән, бюджетны кыскартканнар, ир-ат укытучылар, хезмәт хакы аз дип, мәктәп­ләрдән киткәннәр. Ә 35ләп малай укыган сыйныфны хатын-кыз укытучы тыңлатып карасын әле. Кыскасы, әлеге укуга корылган класслар кими башлаган. Былтыр 6нчы гимназиядә 18 малай гына  укыган соңгы класс чыгарылган.

Бу укытуның уңай яклары да, тискәре яклары да җитәрлек, ди белгечләр. Малайлар арасында материалны тизрәк үзләштерүчеләр күбрәк, кызлар пөхтәрәк, шулай ук, аерым уку аркасында, әле дә өйләнә алмыйм, дип зарланган егетләр дә бар икән. Саба гимназиясендә хәл ничег­рәк булыр, вакыт күрсәтер. Беренче нәтиҗәләр уку елы азагында билгеле булачак.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 15.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»