|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2016 Медицина
Балтач районында мәктәптә балалар агуланганБалтач районында булган әлеге хәлне прокуратура тикшерә башлаган. Кичә булган хәл турында кайбер электрон басма мәгълүмат чараларында бастырылып чыкканнан соң хәбәр хокук сагындагыларны да аякка бастырган. Күңелсез хәл Балтач районының Кече Лызи авылындагы урта мәктәптә булган. Биредә 30 укучы үзен начар хис иткән, аларда агулану билгеләре күренгән. Өч укучыны Саба районы хастаханәсенә алып баралар.
Хәзер Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе буенча балаларны тукландуру белән бәйле канун һәм кагыйдәләрнең үтәлеше тикшерелә. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
--- |
Иң күп укылган
|