поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.01.2016 Җәмгыять

2016 елда машина хуҗаларын нинди үзгәрешләр көтә?

2016 ел Татарстан йөртүчеләре өчен яңалыкларга бай булачак. Араларында машина хуҗаларының күңеленә хуш киләчәк үзгәрешләр белән беррәттән шактый кырыслары да юк түгел. Алар белән укучыларыбызны да таныштырып китәбез.

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калмыйм дисәң...
 
Билгеле булганча, 15 гыйнвар көнне Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге ала. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сум тәшкил итү кирәк.
 
Мәгълүм ки, хәзерге вакытта Татарстанның суд приставлары карамагында түләнмәгән штрафлар буенча 1 миллионнан артык эш бар. Аларның 700 меңе физик затларга карый. Бурычлы татарстанлыларның 60 проценты исә машина йөртү таныклыгына ия икән.

Ташламага кемнәр лаек?
 
Икенче бер үзгәреш сөенечле булуы белән игътибарга лаек. Әгәр дә машина хуҗалары ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешә икән, аларга 50 процентлы ташлама каралган.
 
Мәсәлән, тизлекне 20-40 км/сәгатькә арттырган өчен 500 сум штраф урынына - 250 сум, ә светофорда кызыл ут януга карамастан, хәрәкәтне дәвам иткән өчен 1000 сум штраф урынына – 500 сум түләргә мөмкин булачак.
 
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Татарстандагы ЮХИДИ штрафларының 99 процентын шул рәвешле түләп була. Хәер, чыгармалар да юк түгел. Болар – юл йөрү кагыйдәләрен икенче тапкыр бозу, кагыйдәләрнең исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүче тарафыннан бозылуы һ.б. Аларга штрафны тулысынча түләргә туры киләчәк.

«Акыллы” камералар сакта...
 
2016 елдан башлап, республикада машиналарның ОСАГО полислары булу-булмауны махсус фото һәм видеокамералар ярдәмендә тикшерә башладылар. Беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның ОСАГО полислары игътибарга алына. Әлеге яңа система камералар яныннан узучы һәр машинаны автомат рәвештә тикшерү мөмкинлеге бирә. Әгәр дә ЮХИДИ идарәсенең махсус базасында әлеге машинаның ОСАГО полисы турында мәгълүмат юк икән, автомобиль хуҗасы штрафка тартылачак. Шунысы да мөһим: ОСАГО полисы булмаган затларга штрафлар күп тапкырлар юлланырга мөмкин. Ник дигәндә, штраф мондый камералар яныннан узган саен саналачак.
 
Әйтергә кирәк, ОСАГО полисын яңа гына ясаткан затлар әлеге тикшерүләрдән азат ителә. Хәер, бу өстенлек биш көн генә дәвам итәчәк, чөнки иминият компанияләренә полис турындагы мәгълүматны бердәм базага кертү өчен нәкъ менә шулкадәр вакыт бирелә.

Автомәктәпләрдә яңа кагыйдәләр
 
2016 елдан башлап, машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Бу үзгәреш яшь машина йөртүчеләрнең әзерлеген күпкә сыйфатлырак итәр, нәтиҗәдә юллардагы аварияләр саны кимер дип уйланыла.
 
Үзгәрешләргә килгәндә, алар имтиханның теория өлешенә генә түгел, гамәли өлешенә дә кагыла. Билгеле булганча, хәзерге вакытта тесттагы 20 сорауның икесенә дөрес җавап бирмәсәң була. Яңа кагыйдәләр нигезендә исә дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш (!) бирем чишәргә туры киләчәк.
 
Махсус мәйдандагы имтихан да катгыйлана. Хәзерге вакытта кулланыла торган “змейка”, “эстакада” һәм “гаражга керү”гә тагын ике күнегү өстәлә. Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә “параллель паркинг” һәм “пассажирны машинадан имин төшерү өчен туктау” кебек биремнәрне дә дөрес итеп башкарасы булачак.
 
Имтиханның шәһәр эчендәге өлешенә килгәндә, биредә әллә ни зур яңалыклар юк диярлек. Бердәнбер үзгәреш имтиханны бәяләү системасы җитдиләнү белән бәйле. Әгәр хәрәкәт башында машина кинәт сүнсә, бу кечкенә хата булып саналачак. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен дә укучыны шелтә көтә.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.01.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»