поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.01.2016 Шоу-бизнес

“Татар җыры”нда Айрат Сафин һәм Радик Яруллина катнашканга аеруча нижгарлылар сөенгән

Яшь, талантлы җырчыларыбыз Айрат Сафин һәм Радик Яруллин кабат үзләренең уңышлары белән сөендерделәр. Башта алар Казанда халыкара “Татар җыры” фестивалендә, аннары “Татарча солянка”да катнаштылар.

Айрат Сафин “Татар җыры”ның “Иң яхшы альбом” номинациясендә якташ шагыйрәбез Зәкия Хабибуллина сүзләренә язылган “Сагындым авылымны” исемле җыры белән чираттагы, икенче “Алтын Барс” премиясенә лаек булды. Белгәнебезчә, яшь җырчы беренче кабат 2012 елда халкыбызның күңелен яулап өлгергән иде инде, анда “Ел ачышы” номинациясендә беренче “Алтын Барс”ны алып кайткан иде. Ә хәзергесен инде ул узган җәй уртасында Радик белән бергәләп чыгарган “Юлдашым, мәхәббәт җырларым” исемле яңа альбомындагы җыры белән алды. 

- Әлбәттә, мин үземнең шундый уңышларга ирешүем өчен дустым һәм продюсерым булган Радик Яруллинга рәхмәтле, чөнки минем барча иҗат эшләремә һәм казанышларыма ул үзенең зур өлешен кертә. Бергәләшеп, бер-беребезгә терәк буларак уңышларга ирешүе җиңелрәк, - ди Айрат.
 
- Хәзерге вакытта “Әйдә, дустым” исемле җырга клип төшерү өстендә эшлибез, яңа 2016 елның 6 февралендә Түбән Новгородта концерт планлаштырабыз, Алла кушса. Шулай ук безнең катнашта төшерелгән “Мәхәббәт - ул йөрәк эше” фильмының премьерасы да февральнең 24ендә Мәскәүдәге “Космос” кинотеатрында булып үтәчәк, - ди Радик.
 
Альбомнар чыгару һәм гастрольләргә йөрү белән беррәттән яшь талантларыбыз Мәскәүдәге “Яратам” порталында яшьләр дискотекаларын да алып баралар, үзләренең артистлык сәләтләрен сынап карарга теләүче егет-кызлар өчен караоке-җыр кичәләре дә оештыра башлаячаклар. Яңадан-яңа үрләрне яулап, Татарстанның атказанган артистлары белән бер сафта баручы яшь йолдызларыбыз булуы төбәгебездә яшәгән милләттәшләр өчен олы куаныч.
 
 
Айрат Сафин, Dj Радик, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 03.01.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»