20.12.2015 Юмор
Абугали Галимов: Шайтан таягы бал бирәме?
Беркөнне хатыным ярминкәдән, дәвалый торган дип, шайтан таягы балы күтәреп кайткан. Бал сыек түгел, каты, сыр кебек шакмаклап, пленкага төрелгән. Күпме яшәп, күпме бал ашап, минем андый балны тотып карау түгел, хәтта күреп ишеткән дә юк иде. Миндә умартачылыкка багышланган китапчык бар. Шуны ачып, шайтан таягы балын эзлим, ник бер сүз булсын!
“Татарстан яшьләре”нең “Бакчачы почмагы” рубрикасын алып баручы Хәмидә Гарипова да газетаның бер санында шайтан таягының тамыр, сабак, яфрак һәм орлыкларыннан төрле дарулар, төнәтмәләр ясау турында язып чыккан иде, тик ул да андый бал хакында бер сүз дә әйтмәгән.
Китапчыкны укыганда үземнең бал турында күп нәрсәләрне белмәвемне ачыкладым. Шуларның кайберләрен укучыларга да бәян итим әле.
Бал кортлары кешелеккә кадәр күп миллион еллар элек барлыкка килгәннәр. Балны кыргый кешеләр азык итеп тә, дәвалану чарасы буларак та кулланганнар һәм хәзер дә шулай. Аны электән галим-фәлсәфәчеләр дә, табиблар да данлаганнар. Урта гасыр галиме, шагыйре, табибы Әбугалисинә: “Әгәр яшьлегеңне сакларга теләсәң, бал аша”, – дип язып калдырган (сүз уңаеннан әйтеп китим әле, кайбер якын күрүчеләр, минем исемне әзрәк үзгәртеп, Әбугалисинә дип йөртәләр).
Мин кортлар балны чәчәкләрдән генә җыялардыр дип уйлый идем, юк икән, аны яфраклардан да җыялар икән. Шуңа балны чәчәк балы белән яфрак балына аерып йөртәләр. Юкә, карабодай, сәрби, гәрчич, мамык һәм көнбагыш – чәчәк баллары. Аларның кайсысы бал составында күпчелекне тәшкил итсә, бал шул исем белән аталып йөртелә. Чәчәк балы ике төрле була. Беренчесе монофлер (латин сүзе) дип атала һәм ул бары тик бер төрдәге чәчәкләр нектарыннан гына җыела. Ә икенчесе – полифлер дигәне күп төрле чәчәкләрдән җыелган нектарлардан ясала. Бер төрле чәчәкләрдән генә җыелган бал сортлары бик тә сирәк очрый, ә безнең Татарстанда ул бөтенләй булмый ди.
Ә яфрак балын умарта кортлары гөбләләр, яфрак бөрчәләре һ.б. кайбер бөҗәкләрнең татлы бүлемтекләреннән һәм эссе көн азагында имән, өрәңге, тупыл, каен, чикләвек агачлары яфраклары бүлеп чыгарган татлы чыкны җыеп эшлиләр икән.
Умарта балының тагын агулы, ягъни исерткеч бал дип аталган төре дә була икән әле. Кортлар агулы үсемлекләрдән нектар җыйганда аларның агулы матдәләре ияреп кайта. Умарталык тирәсендә агулы үсемлекләр күп булганда агулы, ягъни исерткеч дип аталган бал барлыкка килә дә инде. Андый бал кортларның үзләренә зыян салмый – кешеләргә генә. Агулы балны ашагач, кеше үзен исергәндәй хис итә, башы әйләнә, күңеле болгана, көзән җыера, ләкин ике тәүлектән агулану үзеннән-үзе бетә ди.
Китапчыктан шайтан таягы балы юклыгын белгәч, киттем ярминкәгә агу сатучыны эзләп. Таптым ул ир-атны. Берничә хатын-кыз җәмәгатенә шайтан таягы балының файдасы турында нотык сөйләп тора. Өстәленә зур итеп әлеге балның нинди чирләрдән дәва икәнлеге язып куелган. Янына килеп: “Табигатьтә андый бал юк!” – диюем булды, ул мине куарга тотынды. Китмәгәч, өстәле артыннан чыгып, этә-төртә үк башлады. Тазарак булсам, мин ул алдакчыны якасыннан эләктереп, балын тоттырып, сыйфат тикшерүчеләр каршына алып барып бастырыр идем, тик Ходай тәгалә миңа ни буен, ни көчен бирмәгән. Шуңа бәладән баш-аяк дидем дә, бер читкәрәк барып басып, сатып алучыларга: “Алмагыз, андый бал булмый”, – дидем. Ир тәмам чыгырыннан чыгып: “Кит моннан!” – дип минем якка бал кисә торган пычагын ялтыратып алды. Әгәр дә аның балы чын булса, ул мине кумас, ә бәхәскә кереп, үзенең һәм балның хаклыгын-чынлыгын исбатлар иде.
Шул ук ярминкәдә бер умартачыдан: “Шайтан таягы балы буламы?” – дип сорадым. Ул да андый исемле балны белми. “Умарта кортлары ул үсемлектән бал җыялар, ләкин бик аз күләмдә, шуңа аны шайтан таягы балы дип һич тә атап булмый”, – диде ул. Без алган балның килосы бер мең сум торганын белгәч, ул бик тә гаҗәпләнеп: “Без чын балның өч килосын меңгә сатабыз, ул чып-чын шулер, аның балы да шикәрнекедер әле”, – диде.
Хатын-кызлар шайтан таягы үсемлеген даруга кулланганнарын беләләр, ә менә балы булмавын белмиләр, шуңа исеменә алданып алалар һәм кемнеңдер кесәсен калынайталар.