поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
28.11.2015 Фаҗига

Аның яратып һәм яратылып яшисе килде...

Якын күршеләребез – Ульяновск өлкәсе халкы тирән кайгыда. Узган җомгада Африканың Бамако шәһәрендә (Мали республикасы) террорчылар, төбәктәге иң яхшы дип саналган кунакханәдәге 170 кешене әсирлеккә алып, 19ын атып үтергәннәр, шуларның бишесе – Ульяновскидан, берсе Түбән Новгородтан булган.

Террорчылар һөҗүм иткән кунакханәдә Ульяновскидагы «Волга-Днепр» авиакомпаниясенең 12 хезмәткәре булган. Алтысы төшке ашка төшкәндә, боевикларның күзенә беренче булып чалынган, болар: 52 яшьлек штурман Александр Кононенко, 40 яшьлек бортрадист Владимир Кудряшов, 56 яшьлек бортинженер Константин Преображенский, 52 яшьлек лоуд-мастер Сергей Юрасов, авиамеханиклар – 42 яшьлек Станислав Думанский белән 27 яшьлек Павел Кудрявцев. Үтерүчеләр, форма кигән экипаж вәкилләрен сак хезмәткәрләре дип уйлап, ике дә уйламыйча аткан булса кирәк. Өч экипаж вәкиле самолетны очышка әзерләргә киткән булган. Тагын алтысы, шул исәптән самолет командиры, икенче катта үз номерларында бикләнеп утырган.
 
Ульяновск егетләренең Малига барып чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Компания карамагындагы 12 АН‑124 «Руслан» йөк самолетлары зур йөкләрне ерак арага илтергә сәләтле. Андый самолетлар шундый санда бүтән бер компаниядә дә юк. Шуңа да заказлар дөньяның бөтен почмакларыннан килә. «Волга-Днепр» самолетлары кайларга нинди генә товар ташымаган: Байконур космодромына – космик аппаратлар, Яңа Гвинеяга газ эшкәртү заводы өчен – сәнәгать җиһазлары, Америкадан Россиягә – асфальт заводы, ООН һәм Кызыл Хач халыкара оешмасы заказы буенча, цунами, гарасатлардан зыян күрүчеләргә – гуманитар ярдәм... Ә бу юлы Норвегия башкаласы Ослодан Малига төзелеш техникасы илткән булганнар.
 
Авиатехник Павел Кудрявцевка 27 яшь кенә булган. Дусты Николай Малышев аны бик гади, эчкерсез һәм җаваплы кеше иде дип искә ала.
– Пашаның эшлисе, яратып һәм яратылып яшисе килде, әмма тәкъдире башкача язылган булгандыр, күрәсең, – ди дусты.
 
Павелның социаль челтәрдәге битенә кердем. Анда төрле илләрдә төшкән фотолары күп: Япониядә, Америкада, Көнчыгыш илләрендә... Егетнең әти-әнисе, сеңлесе һәм йөргән кызы калган.
Хезмәттәшләре сүзе буенча, Станислав Думанский, җиде кат үлчәп, бер кат кисеп, соң гына өйләнгән. Гаилә белән чөкердәшеп озын гомер кичерербез, дигән хыял чәлпәрәмә килгән... Станиславның хатыны тол, ике яшьлек баласы ятим калган. Сабый әтисен фотосурәтләрдән генә карап беләчәк инде.
 
Сергей Юрасовның улы Александр, тормышын авиация белән бәйләргә теләп, авиация технологияләре институтына кергән. Александрның классташлары сөйләвенчә, аларның гаиләсе һәркемгә үрнәк булган. Озакламый Сашаның туган көне җитә, әмма бу юлы бәйрәм булмаячак инде...
 
Владимир Кудряшов та туганнары хәтерендә инсафлы һәм итагатьле кеше булып калыр. Нинди һөнәр сайларга, дип баш ватып тормаган – әтисе авиация өлкәсендә эшләгән, шуңа да Владимир кечкенәдән күкләрне иңләү турында хыялланган. Әнисе, хатыны һәм өч яшьлек кызы калган. Сабый әтисенең ни өчен командировкадан кайтып кермәвен әле аңлап та бетермидер.
 
Константин Преображенскийның бертуганының кызы Анастасия сөйләгәнчә, аның абыйсы кебек кешеләрне хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмый.
 
– Костя спорт белән күп шөгыльләнде. Күптән түгел туган көненә хатыны снегоход алып бирде. Ул сабый шикелле куанды. Командировкадан кайткач, яңа уенчыгын сынарга җыенып йөри иде. Әнисе исән. Ул хәзер көннәр буе тәрәзәгә карап, эндәшмичә елап утыра. Абыемның бөтен гаиләсе авиация белән бәйле: улы – аэробус командиры, әнисе стюардесса булды, әтисе дә очты, килене – стюардесса, бертуган абыйсы белән племяннигы да авиациядә эшли, – дип сөйли Анастасия.
 
Өлкә губернаторы Сергей Морозов сүзләренчә, үз тарихында «Волга-Днепр» компаниясенең беркайчан да хезмәткәрләрен югалтканы булмаган. Үтерүчеләрне табып, җәзасын бирергә кирәк, диде губернатор. Якшәмбе көнне исән калган тугыз экипаж вәкиле туган якка кайтып төшкән, әмма самолетлары, куе томан аркасында, утыра алмыйча, аэропорт өстендә бер сәгать әйләнгән. Һәлак булучы ватандашларыбызның җәсәдләрен иртәгә Ульяновскига алып кайтырга тиешләр. Экипаж журналистларның бер соравына да җавап бирми. Ульяновск буенча Тикшерү комитеты теракт буенча җинаять эшен кузгаткан. Якын арада тикшерүчеләр экипаж вәкилләрен сораштырып, вакыйгага ачыклык кертеләчәк.
 
Халык «Волга-Днепр» авиакомпаниясе офисы янына бүген дә чәчәкләр, иконалар һәм кечкенә самолет макетлары китерә. Социаль челтәрләрдә дә меңләгән кеше кайгы уртаклаша. «Кудрявцев Павелны шәхсән белә идем. Ул минем укучым. Ник шундый яхшы кешеләрне алалар соң?» «Террорчылар бөтен дөньяны шартлатырга алынды! Фронттагы сыман көн дә кайгылы хәбәр килеп ирешә. Очучылар белән гади халыкның нинди гаебе бар соң?»
 
Ульяновск өлкәсе губернаторы терактта һәлак булучылар хөрмәтенә һәйкәл куйдырырга һәм, туганнары рөхсәт итсә, экипажны «туганнар каберлеге»нә җирләргә тәкъдим итте.
 
Төрле чыганаклардан Линар Закиров әзерләде

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»