|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2015 Мәдәният
Язучы өчен барыбер “обидно”...Татар әдәбиятын башка укымыйм. Редакциягә килгән бер ханым әнә шулай дип белдерде. Ни өчен укымыйсыз, дигән сорауга исә, чөнки анда эчтәлек кенә түгел, исемнәр дә кабатлана, диде. Саллы дәлиле дә бар: “Ком сәгате” дигән ике китап алып килгән. Берсе – Камил Кәримовныкы, икенчесенең авторы Ләис Зөлкарнәй. Үзем дә шундый кабатлауларга еш тап булам. Әйтик, Мәдинә Маликованың “Юкә чәчәк аткан чак иде” дигән романы бар. “ВТ” да Илдус Диндаровның “Юкә чәчәк атканда” дигән хикәясе чыгып килә. Соңгы вакытта “Кайту” дип исемләгән өч хикәя укып чыгарга туры килде. Авторлары Нәсимә Сипова, Хәмит Әскәров, Шамил Бикчурин. Баксаң, мондый кабатланулар укучының күңеленә шырпы булып кадала, ачуын чыгара икән бит. Ә авторлар үзләре бу хакта ни уйлый соң? Исем, сюжет кабатлану плагиатлыкмы?
Кабатлануларның иң күбе шигърияттә, бигрәк тә җырларда икән. Бу җәһәттән авторлар иҗат җимешләрен яклау максатыннан нинди дә булса эш башкарамы? Бу хакта Россия автор хокукларын яклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Зөфәр Хәйретдинов менә ниләр сөйләде:
– Плагиатлык эшләрен тикшерү белән шөгыльләнмибез. Авторлар хокукларын суд аша үзләре яклый. Без аларның әсәрләре телевидениедә, радиода яңгыраганда, концертларда, спектакльләрдә файдаланганда, гонорар түләү мәсьәләсен кайгыртабыз. Минем җырны урлаганнар, дип шалтыратучылар бар. Әмма берсенең дә әлегә кадәр эшне судка кадәр җиткергәне юк. Үзләштерү очраклары бик күп. Үземнең дә, композитор буларак, андый хәлләргә тарыганым булды. Күптән түгел композитор Эльмира Галимова да, Вил Усманов җырымны үзләштергән, дип әйткән иде. Вил исә үзенең әсәренең урланмаган, ә мөстәкыйль әсәр булуын раслый алды.
“Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримовның исем охшашлыгы һәм үзләштерүгә карата үз фикере:
– “Ком сәгате” әсәренә килгәндә, Ләиснең китабы соңгы елларда гына чыкты. Минем бу кабатлануга әллә ни исем китмәде. “Кайту” дип аталган әсәрләр буенча гына да мин сиңа сигез автор әйтә алам. “Югалту”, “Сагыш” дигәннәре дә шактый. Бу исемнәргә бит беркем дә патент алмаган, аны теләсә кем куя ала. Аннан килеп, бөтен дөньяда сюжет кабатлана. Ләкин бит һәркем үзенчә рәссам һәм үз әсәрен яза. Бөтен нәрсә кабатлана, бары тик Малевичның “Черный квадрат”ын гына кабатлаучылар юк әле. Кабатлану татар әдәбиятында гына түгел, бөтен дөньяда бара. Гап-гади сюжет: бер егет кызга гашыйк була, әмма бергә була алмыйлар. Бу темага кагылышлы “Ромео – Джульетта”, “Йосыф – Зөләйха”лардан алып бүгенгәчә күпме әсәр иҗат ителгән! Һәркем үзенчә сурәтләгән. Истә калырлык итеп язу исә автор сәләтеннән тора. Ә вакыйгалар бер-берсенә охшаш, чөнки бөтенебез шушы тормышта яшибез. Ләкин һәркем бер үк вакыйганы төрлечә күргән. Шуңа күрә “нәрсә яза” дигән сорау түгел, “ничек яза” дигәне әһәмиятлерәк. Ә истә калырлык итеп яза белмәгән, фикерен берәгәйле итеп әйтә алмаган иҗатчылар ни әйтмәс?! Бу андый кешеләрнең бәхетсезлеге. Булдыра алган кеше иҗат иткән, жалу язу белән шөгыльләнмәгән. Мөхәммәт Мәһдиевнең жалу язуы турында ишеткәнегез бармы?
Камил Кәримовтан, ә сезнең әсәрегезне үзләштерсәләр, авторлык хокукларыгызны яклап йөрерсезме, дип тә сорадык. Ул исә, исе китмичә генә:
– Нишләп йөрим?! Күчерәләр икән, димәк, мин классикка әйләнгән, әсәрләрем халык авыз иҗатына кергән булып чыга. Шәүкәт Галиевнең никадәр шигыре халык авыз иҗаты дип йөртелә. Үзе дә белә иде ул аны, минем шигырь бу, дип әйтеп куя иде. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән шигарьне кайда гына күрмибез. Без аны мәкаль дип кабул иттек, ул Шәүкәт абыйның шигъри юллары булган икән. Шуңа күрә мин дә, рәхәтләнеп күчерсеннәр, дим. Халык авыз иҗаты – үлемсезлекнең бер юлы ул.
Күчерү мәсьәләсе үз агымында калыр, мөгаен. Авторларның исе китми, берлекләр, җәмгыятьләр бу эш белән шөгыльләнүне кирәк тапмый. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да бу мәсьәләдә бернинди ачыклык юк дип белдерә:
– Кайсы яктан карасаң да, язучыларның хәле мактанырлык түгел. Гонорарлар түләнми, әсәреңне бастырырлык басмалар да юк диярлек. Карап торган бердәнбер газета “Мәдәни җомга” да юнәлешен үзгәртте. Ул тарихи темаларга өстенлек бирә. Иҗат кешесенә ярдәм йөзеннән төрле бәйгеләр оештырырга тырышабыз. Авыл хуҗалыгы белән берлектә үткәрелгән бәйге бар. Төрки пьесалар бәйгесе дә оешты. Эшләр бара, әмма сез күтәргән проблемаларны берлек кенә хәл итә алмый. Алар югарыда җайланырга тиеш.
Редакциягә килгән ханым исә ике китапның кайсысы беренче җөмләсеннән үк алып кереп киткәнен үзе үк әйтеп тора. Менә дигән сайлау мөмкинлеге бу, дигәч, бермәлне аптырап калды үзе. Шулай шул, бәрәңгенең дә төрлесе була, яратканын сайлыйбыз бит, дип килешкән кебек тә булды. Шулай да, үз сүзен җөпләп, яраткан язучы өчен барыбер обидно, дип хушлашты.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|