поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.10.2015 Мәдәният

Мин сине күрми түзә алмыйм!

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрын, аның соңгы вакытларда сәхнәгә куйган спектакльләрен самаралылар бөтенләй белмиләр дисәм, бу бик үк дөрескә туры килмәс иде. Чөнки театр артистлары хәзер ел саен диярлек Самарада булырга һәм үзләренең берәр яңа спектакльләрен күрсәтергә тырышалар. Менә быел да үткән якшәмбедә алар яңа премьералары - Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” дип аталган комедияләре белән самаралыларны куандырырга вәгъдә иткәннәр иде.

Тик барсы да без теләгәнчә булмый икән ул. Кинәт кенә, көтмәгәндә төп рольләрнең берсендә уйнаучы артистка Ләйлә Миңнуллинаның авырып китүе сәбәпле, бу спектакльне икенчесенә алыштырырга булганнар. Шулай итеп, тамашачыга вәгъдә ителгән “Эх, алмагачлары!” урынына шул ук авторның башка - “Алтын көз” дигән комедиясен карау белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова әйтүенчә, коллектив “Эх, алмагачлары”н самаралыларга күрсәтергә ышандыра.
Менә, биюләр, җырлар вәгъдә ителгән көлкеле тамаша урынына, сәхнәдә “Алтын көз” дип аталган моңсу комедия башланып китте. Хәзерге табигатьтә дә нәкъ шундый алтын көз хөкем сөргәнгәдерме, артистлар (спектакльдә алар барлыгы дүртәү генә) бик тиз тамашачы белән уртак тел таптылар кебек.

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан тора бит. Ә ямьле язларны, җылы җәйләрне алтын көз алмаштыруын кеше сизми дә кала. Әле күптән түгел генә үзләрен яшь дип санаучылар әнә картайганнар да инде.

Туктаусыз иләкләп-чиләк¬ләп яуган көзге яңгыр астында, баткак юл буйлап, бер карчык белән бер карт атлый. Алар кырыеннан урта яшьтәге бер хатын-кыз - почтальон бара. Карт куенына алыштыргысыз дустын - гармунын да кыстырган.

Спектакль барышында карт (Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов) белән карчыкның (Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова) пьесаның авторлары Шамил Фәрхетдинов һәм режиссеры Рәшит Заһидуллин, аларның исемнәрен дә күр-сәтмәгәннәр) яшь чакла¬рыннан ук шул кайчандыр гөрләп торган авылда яшәү¬ләре ачыклана. Аннан соң аларны, картаеп хәлләре бетә башлагач, шәһәргә яшәргә балалары алып китә. Тик картлар шәһәр тормышына өйрәнә алмыйча, туган авылларын, аның табигатен сагынып, кире авылларына әйләнеп кайталар. Аларны биредәге көзге салкын яңгырлар да, кышкы чатлама суыклар да куркытмый, тик балаларын, оныкларын сагыну хисе генә интектерә.

Ә балалар һәм оныклар шә¬һәрдә, кул сузымында гына яшә¬сәләр дә, авылга картларны күрергә кайта алмыйлар, йә эшләре күп, йә әби белән ба¬байның оныклары чирләп китә...

Карт белән карчыкның бердәнбер хәлен белеп торучы, бер мәртәбә аларга пенсия акчасын, төргәге белән җыелган газеталарны китерүче почтальон (Татарстанның ат¬казанган артисты Люция Гал¬ләмова) үзе дә ялгызлыктан интегүче урта яшьләрдәге ха¬тын-кыз, әби белән бабайның ялгызлык¬ларына төрттереп: “Өч бала үстерсәгез дә, яңгыр суы акмасын өчен, лапас түбәгезне ябарга кайтучыгыз да юк сезнең, димәк, сез дә бүген, минем кебек үк, ялгыз”, - ди ул.

Тик әби генә моның белән килешергә теләми. Ул үзенең өч тапкыр ана булу бәхетенә ирешүенә, нәселләренең дәвам итүенә шатлана. Аныңча, бу инде ялгызлык түгел. Ә балалар һәм оныклар кайтачаклар алар. Шуңа ышанып, бер-берсен юатып яшәп яталар да инде әби белән бабай.
Почтальон хатын пенсия¬ләрен тапшырганда һәрбер¬сенең паспортын карап, тикшереп чыккач, нәкъ шушы көндә аларның кушылып, бергә яши башлауларына 50 ел тулуы турында белдерә. “Нишләп йөрисез соң, бүген алтын туегызны үткәрергә кирәк бит”, - ди.

Ә әби белән бабайга бәйрәм итү хас нәрсә түгел. Алар яшь чакта да туган көннәрен беркайчан да билгеләмәгәннәр. Шулай да почтальон хатынның басым ясавына түзә алмыйча, карт белән карчык бәйрәм табыны әзерләргә ризалашалар. Өстәлгә төрледән-төрле ризык¬лар белән, әбинең яшереп куйган җиреннән табылган әрмән коньягы да менеп кунаклый. Тик күптәннән мондый затлы эчемлекне татып карамаган картның бер-ике чәркәдән бөтен тәртибе бозыла. Ул карчыкның һәр сүзенә бәйләнеп, көнләшә башлый һәм үзләренең алтын туйларын билгеләп үткәндә алар аерылу дәрәҗәсенә кадәр барып җитәләр. Бөтен гомерен шушы кеше белән үткәргән һәм аның холкын яхшы белгән әби генә, тәмле сүзләр табып, барсын да җайга сала.

Кәмит инде тәмамланды дигәндә, автор ролен башкаручы (Зөлфәт Закиров) тамашачыга тагын бер кызык та, кызганыч та күренеш карарга тәкъдим итә.

Менә кәрәзле телефон шалтырый. Тик биредә күп вакыт сөйләшергә мөмкин түгел икән. Хәзер дә өчәүләшеп, моның өчен урындыкка басып та, сандык өстенә менеп тә элемтәгә керергә маташалар. Баскыч буйлап лапас башына үрмәләгәч кенә, телефон “телгә” керә. Уртанчы уллары каядыр командировкага киткән һәм шуннан әти-әнисенең хәлләрен белү өчен шалтырата икән. Алтын туй турында ишетүгә ул: “Кайтыйммы?” - дип сорый. Карт белән карчык бертавыштан: “Интегеп йөрмә! Бездә монда көне-төне яңгыр коя”, - диләр. Өлкән улларына да: “Кайтма”, - дип әйтү өчен шалтыратырга теләсәләр дә, тегенең телефоны сүндереп куелганы ачыклана. Ә инде кече улларына шалтыраткач, телефонны кечкенә биш яшьлек оныклары ала һәм бабай аның белән русча вата- җимерә сөйләшә башлый. Әти-әнисе кечкенә авыру сабыйны берүзен өйдә калдырып, эшкә киткәннәр икән. Шул турыда ишетүгә, бабай белән әби бөтен нәрсәне дә, ачуланышуларын да онытып, юлга, авыру онык¬лары янына шәһәргә барырга җыена башлыйлар. Оныкларын терелтер өчен, җәй буена җыйган төрле үләннәрне дә чемоданнарына тутыралар, бабай гармунын да калдырмый, үзе белән ала.

Телефоннан сөйләшкәндә татарча белмәгән сабый бабасы өйрәтеп калдырган җырны онытмавын һәм шуны һәрвакыт үз алдына кабатлап йөрүен әйтә. Димәк, бу баладан өмет бар. Ул гармунда уйнарга да, татарча җырларга да, сөйләргә дә өйрәнәчәк әле.

Суда, суда, суда йөзә
аласыңмы?
Мин сине күрми түзә
алмыйм,
Ә син түзә аласыңмы?

Сабыйның шушы җыры яңгыравы астында, шыбыр-шыбыр көчле көзге яңгыр яуганда карт белән карчык һәм почтальон хатын өчәүләшеп, пычрак ярып шәһәргә китеп баралар. Аларның һәркайсын ялгызлык озата бара. Кайчан да булса аңардан алар һәм без арына алырбызмы икән? Спектакль нәкъ шул турыда уйландыра да инде.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 28.10.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»