|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2015 Шоу-бизнес
"Исмай кал": "Операторны Лаешка алып барганчы, кәҗәне Лаештан алып килү отышлырак булды"Интернетта зур шау-шу уяткан "Исмай кал" җырын башкаручы кызларның кем икәннәрен күпләр беләсе килде. ТНВ каналындагы "Яшьләр-Онлайн" тапшыруы редакторлары яңа "йолдызларны" эзләп таба алды. 21 октябрь көнне төшерелгән тапшыруда Резидә (кара чәчлесе) һәм Миләүшә (сары чәчлесе) дә бар иде. Резидә - студент кыз, тумышы белән Чаллыдан. Миләүшә исә икътисадчы булып эшли, Әлмәт кызы. Икесе бергә "Инкыйраз" төркеме дип йөртеләләр икән. Әлеге трэш клипны Казанда төшергәннәр. Алсу төстәге кәҗә бәтие Лаешныкы. Кәҗә исән-сау. Пищевой буяуга манылган төп герой төшерү вакытында зыян күрмәгән. Клиптагы образларыннан аермалы буларак, кызлар студиядә үзләрен бик тыйнак тотты. Бу клипларын төшерергә бик озак җөрьәт иткәннәр. Тәвәккәллек җитмәде, диләр. "Ни өчен авыл турындагы клипны дачада төшердегез?" дигән сорауга: "Операторны Лаешка алып бару кыйммәткә төшә, кәҗәне Лаештан Казанга алып килү отышлырак булды", - диделәр. Сүз уңаеннан, саккаллы дусларын Казанга җиңел машина салонында алып килгәннәр. Интернетта утыручаларга җырның тексты бик ошаган иде. Аны хәтта гениаль дип әйтүчеләр дә булды. Белеп торыгыз: клипның сүзләрен Миләүшә үзе язган (сары чәчлесе инде!).
Сүз уңаеннан, әлеге видео интернетта 30 меңнән артык карау җыярга өлгергән. Моңарчы язган идек: Ит, бал, май! It’s My Life җырының татарча КЛИБЫ - бомба!
--- |
Иң күп укылган
|