|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2015 Мәдәният
Казанда Азат Абитовның яңа КЛИП презентациясе булаСалкын кыш үзен белгертә башлады, ләкин аңа да карамастан, бездә җылы мизгелләр бихисап! Шуларның берсе 12 октябрьда “Филармония” концертлар залында булачак! Нинди җылы мизгел дисезме? Азат Абитовның “Җәйнең кичләре” җырына төшерелгән өр-яңа клип презентациясе! Ул “Яңа исемнәр” дип аталган концерт кысаларында узачак. Монда шулай ук “Ваһапов фестивале – 2013” лауреаты, һәркемнең дә күңеленә хуш килгән Гөлсирин Абдуллина, яшьләр кумиры, суперпопуляр Мәскәү кунагы Радик Юлъякшин һ.б. яшь җырчылар да катнашачак. Бу елны музыка белеме булмаган Азат Абитов “Ваһапов фестивале”ндә беренче тапкыр чыгыш ясап, тыңлаучыларны гына түгел, хәтта жюрины да таң калдырган иде! Фестивальнең Гала-концертында исә үзенең сәләте һәм моңы белән ул бөтен залны шаккаттырды! “Сиңа тагын мин бер киләм әле!” җырыннан соң, тамашачы Азатны бик озак җибәрмичә торды! Сәхнәдән киткәч тә, “Афәрин” сүзе белән алкышлар тынмады, ә кайбер хатын-кызларның хәтта күз яше дә чыккан иде! “Менә сиңа мә! Әллә барысы да минем авылдан инде?!” – дип, шаяртып куйды яшь җырчы!
Димәк, 12 октябрьда 18:30 сәгатьтә “Филармония” концертлар залында “Яңа исемнәр” дип аталган концертта очрашканга кадәр!
Альбина ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|