поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.10.2015 Милләт

Бераз соңга калган очрашу...

Туган якка кайткан саен «Бердәмлек” газетасын яратып укучы, тирән эчтәлекле бу басмабыз белән горурланучы, байтак еллар элек туган Иске Усман авылыбызның мәчете турындагы шигыремне сезгә тәкъдим итеп, аны газета битендә күреп сөенүче бер якташыгыз Ясәбиева (кыз фамилиям Гарифуллина) Гөлсинә Мөнибулла кызы булам мин.

Ике дистә елдан артык Яр Чаллы педагогия колледжында татар телен һәм методикасын укыту чорында студентларны традицион методикага корылган Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы “Әлифба” белән дә эшләргә өйрәтергә насыйп булды миңа. Берүк чорда үстерешле укыту технологиясе нигезендә төзелгән “Әлифба” авторлары белән эшләргә туры килде: яңа “Әлифбаны” студентлар һәм Чаллы мәктәпләре укытучылары белән сынап карауда да катнаштым.

“Бердәмлек” газетасында хәбәрчегез Нурания Абзалованың югарыда күрсәтелгән авторлар турында язмасы басылып чыккан иде. Мин дә сезгә якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов турындагы язмамны тәкъдим итәргә булдым. Биредә күбрәк Нурания ханым язмаган нәрсәләр турында сүз бара. Ул шунысы белән кызыклы дип саныйбыз: якташларыбыз арасында аның белән аралашучы башка күренми. Байтуган авылында Сәләй аганың туган йортында музей ачу юнәлешендәге эшнең тукталып тормавы мәгълүм. Бу язманың “Бердәмлек”тә басылып чыгуы шушы көтелгән бәйрәмгә олы бер бүләк булыр иде, дигән өмет тә юк түгел.

Сәләй ага Вагыйзов белән әле үзе исән чагында очрашу вакытында төшкән фотоны да җибәрәм.

1998 елның 24 октябре иде бу. Яр Чаллы педагогия колледжында шимбә көнне генә була торган үзгә бер рәхәтлек белән дәресләр бара. Мәктәптә практика үтүнең тәмен татыган, инде методика өйрәнүнең әһәмиятен ныклап аңлап өл¬гергән студентларым, дәрестә әйтелгән бер мәгълүматны да читкә җибәрергә теләмәгәндәй, бөтен барлыклары белән эшкә йотылганнар. Студентларның узган атнада күрсәтелгән сынау дәресләренә - грамо¬тага өйрәтү чоры, ягъни әлифба дәресләренә - гомуми күзәтү ясала, дәрес үткәрәчәк студентларга төгәл күрсәтмәләр бирелә. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасының яңа бүлеген өйрәнү дәвам итә: татар теле дәреслекләре буенча практик эш башлана. Сүз дә юк, Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы “Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы” дәреснең төп материалы булып тора.

Шул арада, шакымыйча гына ишекне ачып, китапханәчебез өр-яңа газета-журналлар калдырып китте. Аларны читкәрәк алып ку¬йыйм әле дигәндә, “Мәгариф” журналының соңгы бите ачылды һәм шунда: “Сәләй Гатат улы Вагыйзовка - 90 яшь… Самара өлкәсе, Байтуган авылы”, - дип язылган сүзләрне күреп алдым.

Тыелган эштә тотылгандай, үз-үземне гаепле санап: “Ничек бу турыда белмәгәнмен?!” - дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калганмын. Ничек, нигә?

Сәләй аганың туган авылы Байтуганга күрше булган Иске Усман авылында туып, аның сигезьеллык, соңрак Камышлы урта мәктәбендә укыганда да, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә мәшһүр тел һәм әдәбият галимнәреннән белем алганда да, башлангыч мәктәп өчен татар теле дәреслекләре, уку китаплары, методик хезмәтләр, дидактик материаллар, шулар арасыннан иң уникаль булган “Әлифба” китабы авторының якташым икәнлеге турында ишетмәгәнмен бит.

1992 елны Арча педагогия колледжында татар теле һәм музыка укытучылары өчен үткәрелгән зур семинардан соң оештырылган мәҗлестә Сәләй ага һәм аның укучысы танылган язучы Гариф Ахунов белән бер өстәл янында янәшә утырганда да, мин бу хакта хәбәрдар түгел идем. Әллә үзем игътибарсыз булганмынмы? Төбәгебездән чыккан танылган шәхесләрне биш бармагым кебек беләм дип исәпли идем бит үземне.
Ул чагында 84 яшендә булган җор телле, мә¬һабәт гәү¬дәле мәҗлес¬тә¬шем¬нең үзен яшь егет¬ләрдәй тотып безнең күңелне күрергә ты¬рышуы, Га¬риф Аху¬нов белән чират¬лашып, тормыш¬та очраган төрле җитди хәлләрне дә мәзәк өстәп мавыктыргыч итеп сөйләве безне телсез калдырган иде. Без бары тик аның автордашы, хезмәттәше, гомерлек юлдашы һәм фи¬кердәше Рәмзия апа¬ның монда бул¬мавының сәбәбен генә белешергә җөрь¬әт итә алдык.

Кунакчыл хуҗа¬лар очрашуны һәр¬вакыттагыча оста оештырганнар: сурәткә төшәр¬гә теләгән кеше өчен, өчаяклы фотоаппаратка кадәр көйләп куелган иде. Мәҗлес програм¬масының семинар күтәргән мәсьәләләре чишелешен га¬мәлдә күрсәтү юнәлешендә корылуы һәм әлеге матур очрашу башыбызны шулкадәр әйләндергән булган: без шундый шәхесләр белән фотога төшүнең тарих өчен зур вакыйга булачагына соңыннан гына төшендек. Җитәкчебез Флюра Хафизова да, тормышта вак нәрсәләрнең дә әһәмиятле булуын яхшы белгән хезмәттәшем Рәгыйдә апа Габдуллина да соңрак кат-кат үкендек моның өчен.

Галим-мөгаллим якташымны телефоннан олуг юбилее белән котлау ниятеннән колледж директорының кабул итү бүлмәсенә ашыктым. Хәтерем сызыгыннан яшен тизлеге белән аның белән тәүге очрашуны үткәреп чыктым. Үзем күңелемне биләп алган сорауларга җавап эзлим. Кабат очрашулар насыйп булырмы?...

Өметләнүем бушка булмады: ничектер, җиңел итеп, Арча белән элемтәгә кердем, тиз арада Сәләй ага белән тоташтырдылар.
Якташы икәнемне аңлаттым, тәбрикләү сүзләрен җит¬керә алдым. Җавабының беренче сүзләре исемдә калмаган. Ләкин аның сабыйларча сөенүле: “Рәмзийәәәә!!! Мине якташларым котлый!!! Алар мине беләәәә!!! Алар мине онытмагаааннн”, - дигән ачык дикцияле сүзләре, матур тембр¬лы тавышы һаман да колагымда яңгырый кебек.

Бу вакыйгадан соң дүрт ел үткәч, юллар мине кабат Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә китерде. Бирегә без урта һөнәри белем бирүче педагогия уку йортлары студентлары арасында узачак татар теленнән республика олимпиадасына җыелдык.

Арчага мин Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы белән берлектә күңелемә кереп урнашкан олы максат – Сәләй ага белән очрашыр өчен дә килдем. Студентлар көч сынашкан арада, гадәт буенча, килгән укытучылар өчен төрле чаралар да оештырыла. Минем башымда бер генә уй: тизрәк якташымның өен табарга, үзен күреп сөйләшергә. Туган абыема мөрәҗәгать иткәндәй читенсенүсез колледж директоры Илдус Габдрахман улына теләгемне белдердем. Эшнең бөтен нечкәлеген дөрес аңлаган башлык Сәләй агага үзе шалтыратып, машина җибәрәсен әйтте, безнең күрешүне колледжга билгеләде.

Ләкин гомер буе якташлары игътибарына сусап, алар белән элемтәсе булмаудан күңелендә ятимлек сизеп яшәгән 94 яшьлек мәшһүр мөгаллимнең, бу очрашуга бару өчен, ниндидер йомыштан кайтып өлгерә алмаган машинаны көтәрлек тәкате калмаган: ул, таягына таянып, ярсып, колледжга үзе килеп җиткән. Аны каршы алырга без Мөнирә Әхмәтовна белән чыктык. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Мөнирә апа Исхакова олы кешенең җәяү килүенә борчылуын яшерә алмыйча: “Сәләй Гатович (Мөнирә апа аңа Гатович дип, дөрес итеп эндәшә иде), алай ярамый ич инде, светофор аша чыгу да куркыныч бит...”, - дип кисәтү ясамакчы булган иде. Әмма ул: “Ачык авызлар гына машина астына эләгә, ә мин юл йөрү кагыйдәсен яхшы беләм”, - дип ярым җитди, ярым шаяртып аның авызын йомып та куйды.

Сәләй ага белән без күп нәрсәләр турында сөйләштек. Камышлы, Байтуган, Яңа Усман авылларын искә төшердек. Андагы үзгәрешләр телгә алынды. Мин аның безнең авылда булу-булмавы турында сорадым. Ул безнең авылга кияү егете булып баруы, Нурмөхәммәт исемле егеткә мәчет янындарак урнашкан бер йорттан Байтуганга кыз алып кайтуларын сөйләде. Гәптәшемнең бу сүзләре минем күңелемә хуш килде. “Димәк, Сәләй ага, сез безнең Иске Усман авылына аяк баскан кеше булып чыгасыз. Димәк, Мәтеби (халык телендә авылыбыз Иске Усман атамасы) җире сезнең аяк эзләрен саклый,” - дидем. Әллә минем артык ваклануымны өнәмәде, әллә кияү егетенең дәрәҗәле кеше булуын нык¬лап аңлатырга теләдеме: “Аяк эзләре генә түгел, кияү егете булып, тарантаста, җилдереп, кыз алып кайттым мин сезнең Мәтебидән,” - диде.

Мин алар төзегән дәрес¬лекләр, методик хезмәтләр белән озак еллар эшләвем турында сөйләдем, алар белән горурлануымны яшермәдем һәм үземнең дә кечкенә генә методик кулланма чыгаруымны әйтеп, кулланманы аңа бүләк иттем. Бүләгемне алгач, фамилиямә игътибар итте, Хуҗа Әхмәт Ясәви килене дип шаяртып, ХII гасыр суфичылык поэзиясе вәкиле, ислам динен таратучы шәех турында сөйләп алды. Аннан соң әлеге методик кулланманы игътибар белән карап чыкты һәм аңа югары бәя бирде. Һөнәри осталык баскычының иң югары басмасына күтәрелгән мөгаллим, уникаль гыйльми хезмәтләр авторы, нәрсә генә турында сөйләшсәк тә, педагогикадан, рус әдәбиятыннан, шәрык әдәбиятыннан, тарихтан ике телдә мисаллар китерде, бик еш кына Аллаһы Тәгаләне искә алды. Аның шул яшендә дә рус телендә акцентсыз сөйләшүенә, җор теленә, зиһен зирәклегенә, аек акылына, хәтеренең яхшылыгына таң калдым. Шушы яшендә дә һаман гыйльми хезмәтләр чыгара алуына бу очрашуга кадәр булган беркадәр икеләнүләрем инде юкка чыккан иде.

Санаулы вакыт тиз үтә, сау¬буллашыр чак җит¬кәч, ул ничектер моң¬суланып калды. “Ник син элег¬рәк кил¬мәдең, ник без иртәрәк очрашмадык, кызым?” - дигәндә, көр тавышы кинәт калтыранып китте. Машинага утырганда ул ничектер үзгәреп китте. Баягы төртмә телле, шаян, киң эрудициясе йөзенә, теленә чыккан якташым әллә ничек сүз табалмый торды, кечерәеп калгандай булды, күзләре яшьләнде, машинага утыру җаен таба алмаган кебек азапланды. Арча педагогия колледжының биек баскычында басып калганда, мин бер генә теләк теләдем: “Я Раббем! Озын, авыр сынаулы, әмма бәрәкәтле гомер биргәнсең бу бәндәңә, бир тагын бераз, кызганма. Бу очрашуыбыз сәбәп булмасын иде аның китүенә”. Теләгем кабул булды. Сәләй ага әле тагын берничә ел яшәп, бакыйлыкка 96 яшендә генә күчте.

2005 елда Арча безне “Әлифба” - милли һәм го¬мум¬мәдәни казаныш: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исеме астында республика фәнни-методик семинарга җыйды. Се¬минар Сәләй Гатат улы Вагыйзов һәм Рәмзия Рәмзия Гый¬лаҗ кызы Вәлитованың якты истәлегенә багышланган иде.

 


Гөлсинә ЯСӘБИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 01.10.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»