|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2009 Җәмгыять
НАИЛ КАМБЕЕВ “49 КИТАПХАНӘ ЯБЫЛДЫ”Элегрәк китапханәләргә йөрү культурасы бар иде. Мәктәпләрдә дә каникул вакытында укучыларга фәлән кадәр китап уку һәм классташлар алдында эчтәлеген сөйләү кебек бирем бирелә, ярышлар уздырыла иде. Китапханәдә теркәлми калган кешеләр сирәк күренеш булды. Бүген компьютер заманында алар арткы планга күчте кебек, йөрүчеләр дә әллә ни юк, бигрәк тә авыл җирендә китап йортлары бушап калды, яңа басмалар белән тәэмин ителми. 27 май Русиядә китапханәләр көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсе директоры Наил Әкрам улы КАМБЕЕВ белән очрашып, китапханәләр турында сөйләштек. – Наил әфәнде, ТР Милли китапханәсендә бүген ничә китап саклана?
– ТР Милли китапханәсе – дөньяда Татарстан, татарлар тарихы, мәдәнияте турында мәгълүмат туплый торган бердәнбер урын. Анда 20 дән артык бүлек бар. Биредә 3 миллион 200 китап саклана, шуларның 110 меңе татарча, 80 меңе чит телләр, калганнары урыс телендәге басмалар. Борынгы китаплар һәм кулъязмалар бүлеге фондында татар, гарәп, төрек, фарсы, урыс телләрендәге 14 мең экземпляр китап, 1378 кулъязма, фотоматериал, революциягә кадәр чыккан татар газеталары саклана. Бу бүлектә XIV гасырга караганнары да бар: 1699 елда кулдан күчереп язылган Коръән, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Г.Тукай үзләре исән чакта чыккан китаплар.
Ел саен безнең китапханә хезмәткәрләре археографик экспедицияләргә бара. Бик күп төбәкләрдә булып кайттылар. Шактый кулъязмалар, документлар, фотосурәтләр, открыткалар, кайбер язучыларның моңа кадәр ишетелмәгән әсәрләре табылды.
– Чит ил архивларында татарларга кагылышлы, татар авторларының кыйммәтле борынгы китапларын барлау эше барамы? Аларны Казанга кайтарту буенча нинди эшләр башкарыла?
– Бу эш бара, яшь галимнәребез Оренбург, Уфа, Мәскәүнең дәүләт китапханәсендә дә еш була. Анда үз вакытында алып кителгән татар китаплары шактый саклана. Мәскәү китапханәләрендә гарәп шрифтында татарча укый белүче юк диярлек. Ә элеккеге китапларны өйрәнергә гарәп, фарсы телләрен белү таләп ителә. Шөкер, бездә андый белгечләр бар.
Әйе, чит илләрдә татар китаплары, басмалары күп. Галимнәр эзләнә, ләкин бу акчага бәйле. Кризис чоры җитсә дә, зарланып утырырлык түгел. Финляндиядә “Шура” журналының бик күп басмалары сакланган, электрон версияләре эшләнгән. Казанга китапханәчеләр форумына килгәч, алар безгә аны бүләк итәбез дип вәгъдә бирделәр. Июльдә кунакка көтәбез.
Без 27 илнең китапханәсе белән хезмәттәшлек итәбез, әдәбият белән алмашынабыз.
– Китапханә фонды ни рәвешле тулылана? Елына ничә татар, урыс китабы булырга, сатып алырга тиешле ниндидер баланс системасы бармы?
– Республикадагы барлык нәшрият, кечкенәме ул, зурмы, басылган китапның 3 экземплярын безгә тапшырырга тиеш. Ел саен Татарстан китап нәшриятына 5 миллион сум күчерелә, шул акчага шәһәр, авыл китапханәләренә китаплар тапшырыла. Башка елларга караганда, басмалар сатып алу, матбагаларга язылу авырлашты. Шөкер, киләсе яртыеллыкка Татарстан хөкүмәте газета-журналларга язылу өчен акча бүлеп бирде, чөнки Милли китапханәдә газета-журналларның нөсхәләре сакланмаса, аларны берничә ел үтү белән табып булмаячак.
– Авыл китапханәләре китаплар искерде, таушалды дип зарлана. Авыл җирендә хәлләр ничек?
– Республика буенча 1576 китапханә исәпләнә. Кызганыч, соңгы берничә ел эчендә 49 ы ябылды. Алабугада өч китапханәне ябарга дигән карар кабул иттеләр, 3-4 мең укучысы булса да, яптылар. Муниципаль үзидарә законы чыккач, китапханәләр район хакимиятләре карамагына тапшырылды. Аларны материаль яктан тәэмин итү – муниципаль берәмлекләр бурычы. Китаплар, җиһазлар сатып алуны үзләре кайгыртырга тиеш. Китапханәләр өчен бу уңайсыз гамәл булды. Без кайсы авыл яисә шәһәр китапханәсенә нинди китап кирәклеген яхшырак белә идек. Җиһазлар алырга да булыштык.
2008-2010 елларга тәгаенләнгән махсус программа буенча, йөздән артык китапханәгә компьютер алып бирелде, алар интернетка тоташтырылды, программалар сатып алынды. 54 енең үз сайты, электрон почтасы булдырылды. Әкрен генә виртуаль китапханә дигән әйбер кулланылышка керә башлады.
– Бүген китапханәләр буш дип зарланалар, шәһәрдә бу, бәлки, әллә ни сизелмидер, ләкин авыл җирендә вәзгыять башкача. Элеккеге кебек китапханәләргә халык ябырылып йөрми. Ә кешеләрне китертү буенча нәрсәләр эшләнә? Моның өчен ниндидер яңа PR-акцияләр кулланганыгыз бармы?
– Авылда китапханәгә йөрмиләр дип әйтә алмыйм. Дөрес, 49 ы ябылды, ләкин шул ук вакытта, бераз ярдәм итсәгез, без аларны эшләтеп җибәрер идек, диләр. Туган авылыма еш кайтып йөрим, китапханәгә кайсы көнне кермә, һәрвакыт кеше. Заявкалар биреп, мөрәҗәгатьләрен әйтеп торалар. Чувашстан, Удмуртия, Мари Иле, Башкортостан нәшриятлары белән дә тыгыз эшлибез. Үз машиналарыбызда китапларны алып кайтып, чувашлар, марилар, удмуртлар яшәгән авыл китапханәләренә тапшырабыз.
ТР Милли китапханәсенең 56 мең кулланучысы бар, элекке елларда 62 мең иде. Аларның һәркайсы елына 10-15 тапкыр килә, интернеттагы kitaphane.tatar.ru сайтына ел дәвамында 365 мең тапкыр керелә дигән статистикабыз бар. 90 илдән керүче теркәлгән. Безнең эшчәнлек планын алып карасаң да, аена икешәр чара уза, әдәби кичәләр, китаплар, картиналар күргәзмәләре оештырыла. “Ел китабы” чарасы киң җәмәгатьчелеккә билгеле.
Шунысын әйтергә кирәк, ТР Милли китапханәсенә реклама кирәкми. Халык безгә агылсын дигән максат куймыйбыз. Һәрбер хезмәткәребез болай да норманы арттырып эшли. Мең кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш булсалар да, алар һәркайсы мең ярым кеше белән эшли булып чыга. Китапханәгә халык йөрсен өчен, аның тиешле бинасы да булу мөһим. Мең кешелек зал кирәк, ә без бүген иң күбе 300 не сыйдыра алабыз.
– Милли китапханә өчен яңа бина төзибез дигәннәр иде. Голландия архитекторы проекты җиңеп чыгып, аның эскизлары күрсәтелде, төзелеш урыны да билгеләнде. Ләкин нигез салу эшләре күренми. Булачакмы инде милли китапханәнең яңа бинасы, әллә икътисадый кризис дип аны оныттылармы?
– Казанның җир комитеты урын бүлеп бирде, аның конкрет гектарлары күрсәтелгән. Карардан кире чигенү булмады, ул төзеләчәк, Минтимер Шәймиев та моны исеннән чыгармый.
Ә җиңгән архитекторга килгәндә, кризис чорында аның компаниясе бөлгенлеккә төште. Шуңа күрә ТР Милли китапханәсе бинасының яңа проекты булачак.
– Китапханә хезмәткәрләре социаль яктан ничек куәтләнгән? Яшьләр киләме, әллә электән үк эшләгән апалар гына эшләренә тугры каламы?
– Бүген хезмәткәрләрнең 75 %ы электән үк эшләүче кешеләр. Безгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап киләләр, ләкин 2800 сум хезмәт хакына эшлиләр дә, аннары кибетләргә, төрле ширкәтләргә офис-менеджер булып урнашалар. Яшьләр 5 ел саен үзгәреп тора, яңа кадрларны мондый аз акчага туплау, саклау мөмкин түгел. Без 4500 сум минималь хезмәт хакы бирергә тиеш. Китапханәдә түләүле хезмәтләребез бар: ксерокстан чыгару, мәгълүмат бирү, патент бүлеге, диссертацияләр базасындагы материалларны куллану мөмкинлеге...
– Башкалар, мәсәлән, башкорт, чуваш, мари милли китапханәләре хезмәткәрләре белән аралашасызмы? Аларның эшләре ни хәлдә?
– Русия буенча китапханәләр белән чагыштырганда, без шөкер итәргә тиеш. Кайсысы яхшы эшли дигәндә, иң беренчеләрдән булып Чувашстанны билгеләр идем. Аларда өч ел элек барлык авыл һәм район үзәкләре китапханәләре компьютерлаштырылды, интернетка тоташтырылды. Бездә бу эш сүлпәнрәк бара.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|