поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.09.2015 Җәмгыять

Бурычка алмыйча бер җәйдә йортлы булган, яки Рибасыз йорт төзүнең сере

”ВТ” журналисты бурычка алмыйча бер җәйдә йортлы булды” дигән язма уңаеннан социаль челтәрдә моңарчы таныш булмаган кешеләрдән хәбәрләр алдым. Аларның төп эчтәлеге: ”Рибасыз йорт төзүнең серен ачыгыз әле” дигән үтенечкә кайтып кала.

Төп серне мин беренче язмада ук ачкан идем, ләкин, кызганыч, ул язманы газета мәйданына туры китереп кыскартканда төшеп калган. Язманы исә мин танышларның берсе урамга чыгып: ”Каян алган ул йорт та салырлык, чит илгә дә барырлык акчаны? Беләбез бит инде: хатыны да акча эшләми бит аның...” – дип кычкыруын ишеткәч, язарга булдым.

Нәкъ бер ел элек яңа йорт төзү ихтыяҗы алга тулы кискенлеге белән килеп басканда, минем кулымда ике йөз мең сум тирәсе акча, абзарда өч баш сыер, газетада бер штатлык хезмәт урыным бар – бөтен активлар менә шул иде. Тормышның чыгымнар өлеше исә шактый мул һәм йорт төзелешенә акча арттыру, объектив фикер йөрткәндә, мөмкин дә түгел шикелле. Әмма моннан ун еллар тирәсе элек минем мондый хәлдә калганым булды: ул чакта терлекләр өчен торак төзү мәҗбүрияте туган иде. Шунда тормышта көтмәгәндә кис­кен үзгәрешләр башланды: уйламаган җирләрдән заказлар ява, кыска гына вакыт эчендә эшләп тапшырган эшләрнең бәясе минем айлык хезмәт хакыннан күпкә артыграк булып чыга. Берничә ай эчендә мин кирпечтән 16га 6лы үлчәмдә терлек абзары төзерлек матди мөмкинлеккә ия булдым һәм бик кыска вакыт аралыгында төзе­лешне тәмамладым да.

Ул чакта әле мин ни өчен тормышта матди планда кискен үзгәрешләр тууын аңлап ук бе­термәдем, шуңа күрә төзелеш тә­мамлануга, барысы да кире үз урынына кайтты, очын-очка ялгап барган тормыш яңадан башланды. Тик бер нәрсә ачык иде: кешенең малы, ризыгы, сулаган һавасына кадәр Аллаһы Тәга­ләдән. Аллаһ теләсә, малыңны арттыра, ризы­гыңны киң итә, теләсә, тарлыкта яшәргә мәҗбүр итә. Иман миндә ул чакта да бар иде, хәзер исә ныгыды гына. Соңгы елларда мин Аллаһның китабын өйрәндем, тәкъдирләр хуҗасының адәм балаларына биргән вәгъдәләрен күрдем, ул вәгъдәләр арасында матди киң­лекнең кайсы очракларда тәэмин ителәчәге турындагылары да бар иде. Шул турыда рус телендә ”Ключи успеха от Всевышнего” дигән китап язарга ният­ләдем, әмма тормыш мәшәкать­ләре белән ул ният гел артка чигерелеп килде. Вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә ул китапны язарга үзе этәргеч бирде: илнең бөтенләй башка почмагындагы мөселман­нардан үзләре өчен материаллар язуын үтенгән хат алдым һәм китапның аерым бүлекләрен язып тапшырырга керештем. Эш күп булу сәбәпле, мин әлегә ул китапны язуны туктатып тордым, Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, киләчәктә аны төгәлләргә ниятлим.

Социаль челтәрдә серне тәф­силләп сөйләүне сораучыларга җавап бер: барлык нечкәлекләрен сөйләү өчен газета мәйданы гына җитмәячәк, тик Аллаһның китабын һәркем үзе укый ала, сер шунда. Аллаһы Тәгалә куйган берничә таләпне генә үтәү дә кеше тормышында кискен борылышлар башлануга китерә. Әйтик, ”Ибраһим” сүрәсенең 7 аятендә Галәмнәр Хуҗасы: ”Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын...” – дип вәгъдә бирә. Риясыз һәм йөрәк белән шөкер итәргә өйрәнү – бәрәкәткә беренче адым ул.

Тормышыңның нәкъ менә шушы миз­гелендә үзеңә бирелгән нәрсәләрнең барысына да сөенеп риза булу, аз гына да канәгатьсезлек белдермәү, нигъмәтләрнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләгә тулысынча буйсыну, өстеңә авырлык төшкән икән, моның вакытлыча гына икәненә инану, “Файдалы җиңеллек авырлыктан соң килә” дигән Аллаһы Тәгаләнең икенче бер вәгъдәсенә иман китерү, югалтуларда да Аллаһның рәхмәте чагылуын күрә белү – тормышта кис­кен үзгәрешләргә китерә торган беренче гамәл. Моны мөселман булмаганнар да таный. Шөкер итү өчен тормышта ниндидер җи­ңеллекләр килүен көтәргә кирәкми, җиңеллекләр шөкер итә башлаганнан соң килә.

Тормышны үзгәртүнең икенче ысулы – фәкыйрьләр, ярдәмгә мохтаҗлар белән мал уртаклашу, хәләл малыңның бер өлешен сәдака итү. Сәдака риясыз, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен дип бирелгән очракта гына нәтиҗәле була. Кешеләр алдында мактанырга тырышып яисә байлыгым артсын дигән ният белән мал бүлешү акчаның югалуына гына китерә. Малны саклауның һәм артты­руның иң яхшы һәм гарантия­ләнгән ысулы – ихлас сәдака.
Бу ике ысул турында гына да тәфсилләп китаплар язарга ихтимал булыр иде. Шулар икесе генә дә тормышта тирән матди үзгә­решләр башлануга сәбәп була ала. Уңышның тулы формуласын исә имам әл-Газали: “Мес­кен Адәм баласы! Әгәр ул фәкыйрьлектән курыккан кебек, җәһәннәмнән курыкса, ул аларның икесеннән дә котылыр иде! Әгәр ул байлыкка омтылган кебек, җәннәткә омтылса, ул аларның икесенә дә ирешер иде. Әгәр ул йөрәге белән Аллаһ­тан үз гамәлендә кешеләрдән курыккан кебек курыкса, ул бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр иде”, – дип аңлата.

Скептикларга ни дип әйтим, минем башка серем юк. Телисез икән, үзегезне үзгәртәсез дә ике дөньяда да уңышка омтыласыз һәм, Аллаһ теләсә, ирешәсез дә. Теләмисез икән, стресслы, бурычлы тормышыгызны дәвам итәсез, бу сезнең ихтыярыгызда. Аллаһы Тәгалә үзе ача хәләл мал эшләү мөмкинлекләрен. Минем очракта, әйтик, редакцияләрдән, нәшрият­лардан, башка матбугат ресурсларыннан заказлар ява башлый. Мин беркайчан да күпме тү­ләячәкләре белән кызыксынмыйм, заказ бирүчеләр күбрәк үзләре әйтә бәяне. Тик заказ үтәлгәч, бирелгән вәгъдәнең үтәлүен таләп итәм, үз хакымны калдырмыйм. Бервакыт “Учительская газета” бирергә вәгъдә иткән йөз мең сум акчаны түләүдән баш тартты. Мин берничә ай буе редакция хезмәткәрләрен вәгъдәләрен үтәргә яхшылык белән үгет­ләдем. Аларга төзәлергә мөмкинлек биреп сабыр иттем. Шуннан соң гына вәгъдәсезлек өчен җәза бирәчәгемне алдан әйтеп кисәтеп берничә адым ясадым. Бу адымнарның үз бизнес-проектлары өчен үтергеч нәтиҗә­ләргә китерәчәген аңлаган Евгений Агошков, “Учительская газета” нәшрият йортының генераль директоры, өй телефонына шалтыратып, каушаган тавыш белән гафу үтенде, акча күчерү өчен банк хисабы сорады.

“Акчаны каян ала?” дип кычкыручы танышларга мин курыкмыйча әйтә алам: “Кредит тарихларым юк, хәрам мал кертмәдем”. Күптән түгел генә мин, көтүгә чыккач, хуҗалык җиреннән бер уч яшел борчак өзеп алдым һәм аны авызыма каптым. Егерме бер яшьлек улым шунда ук яныма килеп җитте һәм: “Син авызыңа хәрам ризык капканыңны беләсеңме? Син чәчмәдең, син үстермәдең бит аны”, – диде. Мин акланмакчы булдым, әмма ышандырырлык дәлил тапмадым, улым хаклы иде. Малымны хәрамнан саклаучылар, хаталарымны төзәтергә булышучылар, әлхәмдүлилләһ, янымда яши. Бу үзе Алаһтан килгән зур нигъмәт бит инде.


Ришат ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 127 | 29.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»